Accessibility links

"Бәллүр каләм"дә гран-прига КФУ профессоры Васил Гарифуллин лаек дип табылган


Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин

Татарстанның журналистика өлкәсендәге төп бүләген быел 25нче тапкыр тапшырдылар.

Татарстанда быелгы "Бәллүр каләм" бәйгесендә иң зур бүләк КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинга бирелгән. Бу хакта "Татмедиа" хәбәр итә. Быел бүләкне 25нче мәртәбә тапшыралар. Җиңүчегә гадәттә машина бүләк итәләр. Быел Lada Granta бирелгән.

Бәйгегә 1,6 меңнән артык иҗади эш кабул ителгән, аларның 718е – урысча, 978е – татарча булган. Иң күп гаризалар – 444 эш "Һөнәрендә иң яхшысы" номинациясенә килгән диелә.

Васил Гарифуллинга 2011 елда да "Бәллүр каләм" бүләген биргәннәр иде инде. Бусы – икенчесе.

Татарстан журналистлары арасында "Бәллүр каләм" бәйгесенә мөнәсәбәт төрле. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы Искәндә Сираҗи Азатлыкка "Бәллүр каләм" бәйгесенә шикләнеп каравын сөйләгән иде. "Бүген бүләкне сәләтле, чын-чынлап эшли белүче, милләтне үстерүче кешеләргә түгел, ә мескен кешеләргә, яраклаша белүчеләргә бирергә тырышалар", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG