Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасының Украина офисы мөдире Оксана Пакальчук вазифасыннан китүе турында белдерде. Мондый карарны ул оешма украин хәрбиләренең сугыш кануннарын бозуы турында хисаптан соң кабул иткән.
Покальчук сүзләренчә, ул "хисапны алып куюга ирешергә теләгән, ләкин моның булмаслык хәл икәнен аңлаган.
"Үзе моны теләмәсә дә, оешма Русия сөйләгән сүзләрне хуплаучы материал әзерләде. Сивилләрне якларга тырышып, әлеге хисап Русия пропагандасы коралына әйләнде", дип язды ул.
Amnesty International-ның 4 августта чыгарган хисабында украин хәрбиләре Русия һөҗүменә җавап бирү өчен торак районнарда, шул исәптән мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә базаларын булдыра, коралларын урнаштыра һәм тыныч халыкны куркыныч астына куя диелгән иде.
Украина президенты Владимир Зеленский һәм украин җәмәгатьчелеге әлеге хисапны тәнкыйтьләп чыкты.
Хокук яклау оешмасы башлыгы Агнесс Каламар тәнкыйть Amnesty International-ның "риясызлыгын йомшатмаячак", "фактларны үзгәртмәячәк", дип белдерде.
Журналист Татьяна Козырева мәгълүматынча, хисаптан соң Украина кораллы көчләре Amnesty International-ның аккредитациясен алган.
Хисап турында Русия матбугат чаралары да күп язды, гәрчә моңа кадәр Amnesty International-ның Украинадагы сугышка кагылышлы башка хисаплары турында язганы булмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!