Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Иске Татар бистәсенә федераль бюджеттан субсидия биреләчәк


Иске Татар бистәсендә
Иске Татар бистәсендә

Әлеге акчалар туристлар йөргән урыннарда утыргычларны яңартуны, фотога төшү урыннары булдыруны, мәгълүмати күрсәткечләр урнаштыруны күзаллый.

Казанның Иске татар битәсендә туристик код үсеше өчен Ростуризм оешмасы 202,5 млн сум күләмендә субсидия бүлеп бирәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Аерым алганда, бистәдә 84 яңа утыргыч, 10 фотозона, шул исәптән "Казан тәрәзәсе" ("Окно в Казани"), "Итек" ("Сапоги") зоналары, 24 пюпитрдан торган туристик навигация, 3 харита, 12 мәгълүмати күрсәткечләр куелачак.

Казанның Күнче урамында күнчеләргә багышланган декоратив бизәлеш ясалачак. Татар өе атрибутына бәйле сандыклар урнаштырылачак.

Шулай ук Иске татар бистәсендә 5 санитар зона барлыкка киләчәк. Алар туристлар йөри торган төп маршрутларда булыр дип көтелә. Казан кунакларын җәлеп итәр өчен мультимедияле инсталляцияләр куелачак.

Иске татар бистәсен төзекләндерү өчен барлыгы 202,5 млн сум акча бүленгән. Татарстан үз бюджетыннан да чыгымнарны каплаячак дип хәбәр ителә.

Иске татар бистәсенең туристик код үсеше концепциясе Ростуризм үткәргән бәйгедә иң күп балл җыеп, беренче урын алган. Анда Русия шәһәрләреннән 85 гариза килгән булган. Барлыгы 31 проектка 6 млрд сум акча бүленгән.

Моңа кадәр Казан хакимияте Иске һәм Яңа бистәләрне бергә реновацияләргә җыенуы турында белдергән иде. Төзекләндерү Кабан күленнән алып Елга портына кадәр колачлар дип көтелә.

Шул ук вакытта Казанның татар бистәләрендә тарихи биналарга куркыныч яный. Быел юл төзелеше вакытында Казанда Ак мәчетнең диварлары ярылды. Мәрҗани урамында урнашкан "Касыймия" мәдрәсәсенә җимерелү куркынычы яный, дип кисәтте уку йорты мөдире.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG