Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Үзәк күзләү идарәсенең төп максаты Кытай булачак


Кытай җитәкчесе Си Цзинпинь
Кытай җитәкчесе Си Цзинпинь

АКШ террорчыларны эзәрлекләүне дәвам итәчәк, әмма аның белән беррәттән Пекинны яхшырак аңлау һәм аңа каршы тору эше дә җәелдереләчәк.

АКШ Үзәк күзләү идарәсе үз эшчәнлеген террорчылыкка каршы көрәштән соң Кытайга юнәлдерәчәк. Бу хакта идарә җитәкчесе урынбасары Дэвид Коэн террорчылыкка каршы көрәш бүлеге җитәкчеләре белән ябык очрашуда әйткән, дип хәбәр итә Associated Press.

Коэн сүзләренчә, АКШ террорчыларны эзәрлекләүне дәвам итәчәк, әмма иң төп максат – Пекинны яхшырак аңлау һәм аңа каршы тору. Моңа Үзәк күзләү идарәсенең акчалары да, башка ресурслары да күбрәк бүлеп биреләчәк, башка өлкәләрдә, шул исәптән террорчылык белән көрәштә чыгымнарны киметү таләп ителәчәк, дип сөйләгән басма чыганаклары. Нинди саннар турында сүз баруы билгеле түгел, чөнки күзләү бюджеты яшерелгән.

Басма язуынча, күзләү идарәсендәге йөзләгән хезмәткәрне, шул исәптән элек террорчылык куркынычы өлкәсендә эшләүчеләрне Кытай белән бәйле вазифаларга күчерәләр. Идарәдә күпләр кытай телен өйрәнә, кытайча сөйләшүчеләрне күбрәк эшкә алырга тырышалар диелә.

АКШ Кытайның сәяси һәм икътисади амбицияләре арта баруга күптән борчыла. АКШ Пекин Америка сайлауларына йогынты ясарга тырышты, кибер-шымчылык белән шөгыльләнде һәм Кытайның Синҗан төбәгендә яшәгән миллионлаган мөселман уйгырларны "тәрбия лагерьларына" япты дип белдерә. Шулай ук АКШ якын елларда Пекин көч кулланып Тайван бәйсез дәүләтен яуларга омтылачак дип шикләнә, бу утрауны Кытай үз җире дип саный.

Үзәк күзләү идарәсе вәкилләре коронавирус пандемиясенең сәбәбен ахыргача ачыклап бетерә алмаганга да Кытай турында күбрәк мәгълүмат кирәклеген искәрткән. Идарәдә Кытайның иң яңа технологияләре турында да күбрәк мәгълүмат алырга өметләнәләр.

Күзләү максатларының үзгәрүен ике фирка депутатлары да, күзләүнең күпчелек элекке офицерлары да хуплый диелә. Вәкилләр пулаты әгъзасы Джейсон Кроу соңгы елларда АКШ игътибарын террорчылык белән көрәшкә артык нык бирде дип фикер белдергән.

"Русия һәм Кытай күбрәк куркыныч тудыра", террорчы төркемнәр "Американың тормыш рәвешен моны Кытай эшли алырлык дәрәҗәдә җимермәячәк" дигән ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG