Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиен күп катлы йортка атуы өчен 10 елга хөкем иттеләр


Чернигов шәһәренең җимерелгән йортлар, 2022 елның марты
Чернигов шәһәренең җимерелгән йортлар, 2022 елның марты

31 яшьлек Михаил Куликов Алтай краеның Зарински шәһәрендә туган. Хәрби җитәкчесе кушуы белән күп катлы торак йортка аткан. Ул ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә йортның ике фатиры һәм техник каты җимерелгән, җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр ителми.

Украинаның Чернигов шәһәре Деснянски район мәхкәмәсе Русия танкчысы Михаил Куликовны шәһәр читендәге күп катлы торакка һөҗүм эше нигезендә ун елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул сугыш кануннарын һәм гадәтләрен бозуда гаепле дип табылган.

Куликов гаебен таныган. Ул хәрби җитәкчесе кушуы белән, йортның югары катларына атуын әйткән, җитәкчесе аңа анда корал тоткан кеше бар дип кычкырган булган. Хәрби үзе корал тоткан кешене дә, хәрби объектларны да күрмәвен белдергән, Русия хәрбиләренә атмадылар дип әйткән. Ул ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә йортның ике фатиры һәм техник каты җимерелгән, җәрәхәтләнүчеләр турында хәбәр ителми.

31 яшьлек Михаил Куликов Алтай краеның Зарински шәһәрендә туган. Украинага каршы сугышканда әсир төшкән.

Мартта Украина хакимиятләре аның хатыны белән шалтыратышуы яздырылган видеоны чыгарды. Һөҗүм ясау боерыгын биргән танк батальоны җитәкчесе, майор Леонид Щеткин да әсир төште. Соңрак аны башка Русия әсирләре белән беррәттән украин әсирләренә алмаштырдылар.

Быел 23 майда Киевның Соломенски районы мәхкәмәсе Сумски өлкәсендә сивил кешене үтерүдә гаепләнүче Русия сержанты Вадим Шишимаринны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Соңрак апелляция мәхкәмәсе хөкем карарын йомшатты, 15 елга иректән мәхрүм итү карары чыгарды.

Ул сугыш башыннан бирле Украина мәхкәмәсе каршына баскан беренче Русия хәрбие булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG