Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Марина Овсянникованы “дискредитацияләү” эше нигезендә янә штрафка тарткан


Марина Овсянникова
Марина Овсянникова

Административ эшне Facebook-тагы посты өчен ачканнар, диелә. Аның язмасын экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре күргән һәм беркетмә төзегән. Июль ахырында Овсянниковага "дискредитацияләү" эше нигезендә 50 мең сум штраф түләттерү карары чыгарганнар иде инде.

Беренче каналның элекке мөхәррире Марина Овсянниковага Русия гаскәрен "дискредитацияләгән" өчен тагын бер штраф салганнар. Социаль челтәрләрдә язган башка бер сүзләре өчен аннан 40 мең сум түләттермәкчеләр.

Административ эшне Овсянникованың Facebook-тагы посты өчен ачканнар, дип яза "Осторожно, новости" Telegram-каналы. Аның язмасын экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре күргән һәм беркетмә төзегән диелә.

Яклау эшне полициягә кайтаруны сораган, чөнки Овсянниковага эш ачылуы турында мәгълүматны тиешенчә җиткермәгәннәр – документларны ул күптән яшәми торган адреска юллаганнар. Овсянникова үзе бу вакытта чит илдә булуын, эш ачылуын журналистлар аша белүен сөйләгән.

Июль ахырында элекке мөхәррирне Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы башка бер эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартканнар иде.

Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырганнан соң танылды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG