60 яшен тутырган шагыйрь Рамил Чураголов Русияне бөек дәүләт дип саный һәм туган телләрне өйрәнүдә дәүләтне гаепләү урынсыз ди. Барысы да гаиләдән тора, дигән фикердә ул. Урыслаштыру сәясәте татарча һәм башкортча уку-язучылар санын киметер, әмма туган телдә җыр тыңлаучылар кимемәячәк дип ышанып яши ул. Күптән түгел Казанда узган Татар конгрессы корылтаенда Башкорстаннан делегат булып катнашкан. Азатлык ул чараны җентекләп яктыртты. Уфадан чыгыш ясаучы, "Ихлас" мәчете имамы Әлфрид Дәүләтшин Уфа татарлары мәсьәләләре күтәрелмәде, диде. Рамил Чурагулов белән шушы хакта да һәм аның иҗаты, җыр язып нинди күләмдә гонорар алып булуы, нинди җырлар язып популярлык казануы турында да сөйләштек.
— Рамил әфәнде, Сез Дөнья татар конгрессы корылтаенда Башкортстаннан делегат булдыгыз. Бу корылтай зур шау-шу тудырды. Резолюция кабул ителгәндә ризасызлык белдереп залдан чыгып китүче бер Фәүзия Бәйрәмова гына булды. Бу конгрессны ничек бәялисез?
Татар да җырларымны тыңлый, башкорт та
— Донбасска ярдәм итү турында фикеремне әйтмим. Үзем генә белгән әйберләр бар. Үткән җанисәптә син башкорт дип язылдыңмы, татармы дип сорап интектерделәр. Бу – минем шәхси эшем. Илебез өчен зур эшләр башкарам дип саныйм. Иҗатта гына түгел. Татар-башкорт Татарстан белән Башкортстанда гына яшәми. Русия дигән бөек дәүләтебез Татар бугазыннан башлана, татар-башкортлар күп җирләрдә яши. Мине татар да, башкорт та укый. Татар да җырларымны тыңлый, башкорт та. Җырларым аша милләтләребезне берләштерәм, туган телне онытмасыннар өчен иҗат итәм. Конгресс кебек чаралар гадәттә купшы була. Планнарын күрдем, тормышка ашсын дип телик. Мактанудан эшкә күчәргә кирәк. Гомумән, җыелып сөйләшү әйбәт дип исәплим.
— Сез бөек дип атаган ил Русиядә татарлар да, башкортлар да һәм башка азсанлы милләтләр дә үзләрен килмешәк дип саный. 2017 елгы вакыйгалар — дәүләт телләре мәктәптә укытылмау, сәгатьләр саны азаюын ничек бәялисез? Берничә елдан татарча, башкортча китап укучылар, туган телдә иҗат ителгән җырларны тыңлаучылар кимер дигән куркыныч бар. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
— Телне саклау, яклау мөһим. Иң башта аны гаиләдә сакларга кирәк. Дәүләткә килгәндә, без депутатларны сайлыйбыз, алардан туган телдә укытуны арттыруны таләп итәргә тиеш. Без сорый һәм таләп итә белмибез.
Ә туган телдә җырларны тыңлаучылар кимер дип уйламыйм. Китап уку кимүен кимер, тик җыр тыңлау кимемәячәк. Безне кысалар, мөмкинлек бирмиләр дип зарланып утырырга гына кирәкми, таләп итәргә, грантларны юлларга, милли үзаңны күтәрергә тиешбез.
— Конгресс вакытында Башкорстаннан чыгыш ясалды, әмма ни тел, ни мәдәният проблемнары күтәрелмәде, гәрчә республикада алар җитәрлек. Мәсәлән, Башкорстан югары уку йортларында татар белгечлекләрен әзерләүнең кимүен күрәбез. Башкортстанда да ассимиляция, яшьләрнең, балаларның татар теленә караганда урыс теленә өстенлек бирелүе күзәтелә. Бу хакта сөйләшергә кирәк идеме һәм чыгу юллары нинди?
— Конгресста, чыннан да, тел, мәдәният проблемнары күтәрелмәде. Чыгышларга караганда, бездә бар да яхшы. Мин аны махсус күтәрмәделәр дип уйлыйм, чөнки форумда бар дөньядан татарлар җыелган, делегатларга безнең проблемнарны сөйләү белән алар хәл ителмәячәк. Без проблемнарны урыннарда үзебез чишәргә тиеш.
Үземнең гаиләмә килгәндә, улым да, кызым да Уфаның Сипай бистәсендәге 324нче татар балалар бакчасына йөрделәр, аннан 84нче татар гимназиясендә укыдылар. Улым авиация-техник университетын тәмамлады. IT белгече. Үзе дә, балалары, ягъни оныкларым икесе дә татарча да, башкортча да яхшы белә.
Кызым Уфада Башкорт дәүләт университетында хокук факультетын тәмамлады, әле Мәскәүдә яшиләр, балаларына 4 кенә ай.
— Бүген татарга да, башкортка юкка чыгу яный. Урыслашуга каршы Башкортстандагы татар белән башкорт, Башкортстан белән Татарстан берләшә аламы? Нинди юллар күрәсез?
Иҗатымда да, яшәешемдә дә халыкларыбызны берләштерү өчен эшлим
— Акыллы татарлар белән башкортлар күптәннән берләшкән инде ул. Уртак гаиләләр коралар. Зыялылар арасында бармакны үз ягына боручылар гына араны кискенләштерә. Минем Азат Имаев белән "Уфа-Казан арасы" дигән җырым бар. Беренче китабымның исеме дә "Бергәләп җырлыйсы җырлар бар" шул хакта. Ул башкорт композиторы Роберт Тимербаев белән бергә иҗат ителде. Ул татар-башкорт дуслыгы хакында. Иҗатымда да, яшәешемдә дә халыкларыбызны берләштерү өчен эшлим.
— Башкортстанда авыллар бетеп бара, кечкенә авыллардан эрерәкләргә күчү, район үзәкләренә төпләнү процессы бара, ә алар үз чиратында шәһәргә китү ягын карый. Шәһәргә килүчеләр исә анда татар яки башкорт булып яши алмый, йөзләрен югалта. Шәһәрләрдә милли мохитне ничек булдырып була?
— Мин Казанда туган телне белгән татарларга сокланып йөрдем. Анда өченче-дүренче буын татарлар да туган телен белә. Туган телгә мохит булдырырга һәм мәхәббәт уятырга тиешбез. Безгә күбрәк аралашырга, авыллар белән бәйләнешне үстерергә кирәк. Аеруча балаларны каникулларда авылларга алып кайтырга, шәһәрдә милли аланнар булдырырга кирәк. Мәсәлән, Туймазы районында шундый алан бар. Мин һәркайда мәхәлләләр, аксакаллар шурасы төзү кирәк дип исәплим. Шул исәптән шәһәрләрдәге күпкатлы йортларда да. Гомер буе бер йортта яшәп бер-беребезне белмибез. Мин аларны җыеп, тамашалар оештырып, дини бәйрәмнәр үткәреп берләштерергә кирәк дип исәплим. Авылны шәһәргә китерергә кирәк.
— Рамил әфәнде, җанисәптән соң кем булып язылдың дип интектерделәр дидегез, кешеләр юкка бирмидер бу сорауны. Сезне еш кына кирәк булганда мин —татар яки мин — башкорт, дия ул диләр. Килешәсезме?
— Мин бик матур якта, Сөн елгасының Агыйделгә койган урынында, Урал тауларының тармаклары узган җирдә үстем. Әти чыгышы белән Иске Шәрәй авылыннан, ул төбәк Чурагуловларның ватаны дияргә була. Иске Акташка 1966 елда гына ут керттеләр. Ул вакытта миңа дүрт яшь иде. Ярлылар – "өчле", хәллеләр "җиделе" лампа яндыралар иде. Мин нәнәйдә үстем, чөнки әти-әнием партия кушуы нигезендә төрле җирләргә күчеп эшләде. Алар белән районнан-районга күчеп йөргәндә суык тидергәнмен дә, нәнәй: "Баланы үтерәсез бит", дип үзенә алган. Нәнәйгә апалар җыела, төрле китаплар: "Әбугалисина", Коръән аятьләрен, Тукайны укыйлар. Шуларны ишетеп үстем. Бу - Башкортстан!
Русия дигән бөек илебезнең нигез ташларын төрки бабаларыбыз салган
Без Русиядә яшибез. Татар-башкорт мәсьәләсенә килгәндә, бер-береңнен матур якларын күреп, туган булып, башкорт татарны, татар башкортны ихтирам итеп яшәргә кирәк. Русия дигән бөек илебезнең нигез ташларын төрки бабаларыбыз салган. Мәскәүгә нигез салучы Юрий Долгорукийның әнисе кыпчак булган. Ягъни, татар-башкорт кызы дип әйтә алабыз. Русия Алтын Урданың дәвамчысы. Без нигезебезгә таянып яшәргә, киләчәккә барырга тиешбез. Афанасий Никитинның "Хождение за три моря" дигән китабын укыдым. Афанасий Тверь шәһәреннән китеп диңгезләр аша йөреп мөселман булып кайткан. Ул иске төрки телне белгән. Ул телне казакъ та, башкалар да аңлый. Татар теле Бөек ефәк юлының теле булган. Шуңа күрә бүгенгә кадәр мариларыбыз да, удмуртларыбыз да рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә. Идел буенда яшәүче халыклар татар телен яхшы белгән. Бүген дә Тәтешледә күп кенә удмурт авыллары татар авыллары булып йөри. Мәсәлән, Гәрәбаш авылы.
— Бүген ул телне башкорт теле белән алыштырырга тырышалар. Тик ул халыклар башкортча сөйләшми.
— Татар — шул ук башкорт бит инде ул. Башкорт — шул ук татар. Монда бүлү сызыгын күрмим. Мин "ысын башкорт" була алмыйм, чөнки курайда уйнамыйм, ул мохиттә үсмәгәнмен. Милләтне кеше үзе билгеләргә тиеш, ләкин бер яссылыкка гына кереп ятарга кирәкми. Минем җырымны татар да җырлый, башкорт та җырлый. Тыңлау да шулай ук, бүленеш юк. Аллаһка шөкер. Күп кеше Рәмил Сурагул белән Рәмил Чурагулның бер кеше икәнен белми. Кемдер мине башкорт дип, кемдер татар дип саный. Булсын! Мин ризамын.
— Сез иҗат иткән җырларның саны меңнән артык. Бу — зур сан. Җыр — акча дигән сүз. Баеп буламы җырлар язып?
Мин 50дән артык авылга гимн яздым. Миңа барлыгы 19 ат бүләк иттеләр
— Бу кадәр җырларыңның гонорарына очкыч алырлык дип әйткәннәре бар. Чынында гонорарны бик аз түлиләр. Автор хокукларын яклау оешмасы зәгыйфь, начар эшли. Җырчылар аннан алименттан качкан кебек качып йөри. Авторларга, ягъни текстны язучы һәм композиторга тиешле 5 процентны да түлиселәре килмәүчеләр шактый. Дөрес итеп түләү булса, бер җыр гомер буена ашатыр иде. Шулай да зарланмыйм. Дусларым күп, туган ягым бар, алар ярдәм итә. Миңа барлыгы 19 ат бүләк иттеләр. Аларның кайсысын акчалата алдым, кайсысын атлата, итләтә дигәндәй. Аларны юбилейларга да, авыл гимннарын язган өчен дә бирделәр. Мин 50дән артык авылга гимн яздым.
— Рамил әфәнде, туган ягыгызда сезнең исемдәге урам бар. Еш кына билгеле кеше исеме белән урамны атауда проблемнар чыга. Аның үз кагыйдәләре бар, шәхес исән икән, урамга исем бирелми, тактаташ белән һәйкәлгә дә бу кагыла. Исән килеш сезнең урам бар. Моны ничек аңларга?
— Әйе, Прибельски белән туган авылым Иске Акташта бар. Мин урам исеме сорап йөрмәдем, бу — якташларымның карары. Рәсми карар белән эш ителде.
— Һәр шагыйрьнең индивидуаль стиле, ягъни шәхсиятле өслүбе бар. Сез үзегезнең өслүбегезне ничек билгеләр идегез? Рамил Чурагулов җыр сәнгатенә нәрсә алып килде, нәрсә белән баетты?
— Теләсә кайсы иҗатчы матур кызга гашыйк була да шуңа җыр яза. Матур чәчкәләрне күрә дә шуның хакында яза. Матур йолдызларга сокланып шуның хакында иҗат итә. Минем үзенчәлек шунда – күзгә ташланып тормаган әйберләрдә матурлык таба беләм. Менә Фәнир Галимов белән язган "Талчыбык" дигән җыр бар. Әти чыбыгы. Анда акыл чыбыгына мәдхия җырлыйм. Шуннан Урал Рәшитов белән язган "Тигәнәкләр" дигән җырымда шундый юллар бар:
Туган яктан киткән чакта
Елап калды ак чәчәкләр –
Авылымнан ябышып килгән
Илгәзәкләр-тигәнәкләр.
Элек мотлак партия турында мәдхия булырга тиеш иде. Хәзер, шөкер, бу юк
Шуннан минем заман ачысы турында Таһир Асылгәрәй белән язылган "Хәерче" дигән җырым бар. Үзенчәлек дигәннән, бар да әйбәт, бар да яхшы дип язабыз бит. Элек мотлак партия турында мәдхия булырга тиеш иде. Хәзер, шөкер, бу юк. Айдар Галимов җырлаган "Картлар йорты" дигән җырым бүгенге көндәге шеш турында. Балалары ташлап киткән ялгыз ата-аналар. Ни өчен бар алар? Ни өчен караучысыз калалар? Кайчандыр язылган җыр әле дә актуаль. Чечняда картлар йорты да, ятимнәр йорты да юк. Без шулардан үрнәк алып яшәргә тиеш. Ятим балалар булырга тиеш түгел, чөнки андый мохиттә аларда дөньяга нәфрәт уяна.
— Болар аңлашыла, әмма сорауга җавап юк. Мәсәлән, Чурагулов авыл тематикасына күп мөрәҗәгать иткән автор. Бу шулаймы? Яки социаль темалар сезне башкалардан аерып торамы?
— Әйе, авыл тематикасына күп яздым. "Безне көтәләр" дигән җырны язганда миңа 33 яшь иде. Ул чакта андый җырлар юк иде. Җыр сәнгате үсә. Бер-береңнән үрнәк алып үсәсең. Без 1992 елны Альфред Ширгазин белән "Күңелләрне яктырт, ярымай" дигән җыр иҗат иттек. Мәчетләрне кайтару турында иде ул. Аның тексты 1988 елда "Кызыл таң"да басылып чыкты. Ул вакытта "Ходай", "Аллаһ" дигән сүзләрне кертеп язучылар юк иде, минем дини темага да җырларым күп. "Ташландык йорт", "Сатылган йорт" кебек җырларым да бар. Шундый күренешләр бар – черегән йортны балалар бүлешеп, сугышып яталар, бу матур күренеш түгел.
— Җыр тексты белән шигырь тексты аерыла дип уйлыйсызмы?
— Җыр үзенең көе белән килә. Һәр шигырьне дә җыр тексты дип әйтеп булмый. Минем "Бергәләп җырлыйсы җырлар бар" дигән беренче китабымда "Дөнья бит ул" дигән шигырь бар иде. Аңа Илгиз Юмагуҗин җыр язган. Ул шигырьне мин җыр тексты дип әйтмәс идем. "Җир астыннан юллар юк", "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" дигән җырларым бар. Алар такмакка охшамаган, бик тирән шигырьләр. Шуңа иҗатымны такмакка гына әйләндерү бик үк дөрес булмас.
Җыр тексты шул ук шигырь, тик җырлап торырга тиеш. Аны композитор гына түгел, көй язмаган теләсә кем сизә һәм җырлап та карый ала. Анда кытыршы урыннар булмый.
— Сезнең җитәкләгән нәшрият чыгарган китапларда хаталар күп булуы турында еш ишетергә туры килә. Редакторусы да юк, корректурасы да аксый. Соңгы чорда "Автор эшкәртүендә" дип куя башлавы да күзгә ташлана.
Татар-башкорт халкы сәләтле халык. Ул зарын да, шатлыгын да сөйли белә
—Минем әбиләрнең генә түгел, хәтта мәктәп мөдирләре шигырьләрен төзәтеп-нитеп, калыпка салып, хәтта язып бетереп "шикарный" әйберләр ясаганым бар. Алар мине шигырьләремне бозгансың дип гаепләде. Һәр әсәрнең яшәргә хокукы бар. Мисалга Салават Фәтхетдинов башкарган "Салкын чәй" дигән җырны алыйк. Аны белемсез бер әби язган, ә ул нинди популяр булып чыкты. Безнең күпме шундый әсәрләребез чыкмый кала. Татар-башкорт халкы сәләтле халык. Ул зарын да, шатлыгын да сөйли белә. Алар да яшәргә тиеш, кайсысыннан үрнәк, кайсысыннан гыйбрәт алырга тиешләр. Һәр әсәрнең яшәргә хокукы бар. Язучылар берлегенә, журналларга кеше үзенең язганнарын алып килә. Без кызыл каләм тотып максималистик тәнкыйть белән сызгалап атабыз да, ул кеше башка кулына каләм алмый. Тәнкыйть чамалы булырга тиеш.
— Башкортстан "Китап" нәшриятында татар телендә ел саен берничә генә шигырь китабы чыга. Димәк, чыкканы сыйфатлы булсын дип иләк аша үткәреп, тикшереп утыру дөрес түгел. Барысын да үткәреп утырырга кирәк.
— Алар зур әдәбиятка килә торган кешеләр түгел. Ул гаиләсе, авылы, районы өчен яза. Аларга авыр сүз әйтергә ярамый, киңәш бирергә кирәк. Башына сугып кайтарып җибәрсәң, ул явыз кешегә әйләнә. Кеше мактауны гына кабул итә, тәнкыйтьне кабул итми, аның табигате шундый.
— Соңгы елларда Айгиз Баймөхәммәтов белән төрле сәфәрләрдә йөрисез. Сезне нәрсә берләштерә?
— Айгиз белән Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Болгарстанда, Азәрбайҗанда, Казакъстанда булдык. Ул ятим үскән егет. Ятим үсеп кырын юл белән китмәгән. Белмәгән кешеләр аны балалар йортын яптыручы явыз диләр. Чынлыкта аның эче тулы моң. Ул депутат булмаса да, кешеләргә ярдәм итә. Кемнеңдер иҗатын дөньяга чыгарырга, кемгәдер башка төрле ярдәм. Бөтен дөньяга явыз булырга кирәкми. Мин берәүне хастаханәгә салышкан идем, "Энем, син шәп кеше икән", диде. Бер-береңне тулыландырырга мөмкинлекләр бар. Без бер-беребезне аңлыйбыз, күп яклап бер-беребезгә охшаш, фикердәш, иҗатташ.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум