Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Маҗарстанга, Чехиягә һәм Словакиягә Украина аша нефть җибәрүне туктаткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Европа берлеге керткән чикләүләр аркасында Русия ширкәте нефть транзиты өчен түли алмый, ә Украина тулысынча алдан түләү булганда гына Русия ягулыгын кудыра диелә.

Украинаның "Укртранснафта" магистраль үткәргечләр дәүләт операторы "Дружба" нефть үткәргеченең көньяк тармагы аша Русия нефтен Маҗарстанга, Чехиягә һәм Словакиягә җибәрүне туктаткан. Моңа Русиянең әлеге хезмәт өчен түләмәве сәбәпче булды, дип хәбәр итә Русиянең "Транснефть" ширкәте.

Европа берлеге керткән чикләүләр аркасында Русия ширкәте нефть җибәргән өчен түли алмый, ә Украина тулысынча алдан түләү булганда гына Русия ягулыгын кудыра. Әлегә "Укртранснафта" бу хәлгә фикер белдермәде.

Июньдә Европа берлеге Русиягә каршы алтынчы чикләүләр җыелмасын хуплады, ул Русия нефтеннән баш тартуны күз уңында тота. Әмма "Дужба" үткәргече аша нефть җибәрүгә тыю кертмәделәр, чөнки Маҗарстан һәм Словакия Русия нефтенә тиз арада гына алмаш таба алмый.

"Транснефть" хәбәренчә, түли алмауга июль аенда хупланган санкцияләрнең җиденче җыелмасы сәбәпче булган.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады, әмма шуңа карамастан Киев Русия газын һәм нефтен Европага кудыруын, ә Мәскәү моның өчен түләвен дәвам итә.

"Экономическая правда" искәртүенчә, нефть кудыру турындагы гамәлдәге килешү 2019 елда төзелгән һәм 2030 елның гыйнварына кадәр үз көчендә булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG