Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гриф Хәйруллин: "Казакъстан татарлары сугышка кычкырып каршы чыкмады, ләкин тавыш бирмәде"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев

Татар галиме Казакъстан делегациясенең резолюция өчен тавыш бирмәячәген алдан килешеп куюлары, Русиядән Казакъстанга да "махсус операция" яный, Украинаның үзен сакларга хокукы бар дип исәпләве турында сөйләде.

Татар конгрессы корылтаенда Русиянең Украинага каршы сугышын хуплау карары турында фикер алышу дәвам итә. Казакъстан ватандашы, галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гриф Хәйруллин да үз фикерләрен Азатлыкка уртаклашты.

Казакъстан Русия президенты Владимир Путинның Украинага каршы зур сугыш башлавын хупламый. Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев Петербур халыкара икътисад форумында Украинаның "ДНР" һәм ЛНР" дип аталган фетнәчел төбәкләрен бәйсез дәүләт дип танымаячагын әйтте. "Бу квазидәүләт җирләре" диде ул. Шулай ук Токаев Русия дәүләт бүләген алудан баш тарткан дигән хәбәр дә булды. Казакъстан санкцияләргә кушылмаса да, Украина яклы булуын шактый ачык күрсәтте.

Шулай да, Казакъстаннан шактый зур татар делегациясе һәм кунаклар (барлыгы 30лап кеше) Мәскәүнең бу сугышын яклаучы Казан оештырган җыенда катнашырга булды. Казакъстанда 200 меңләп татар исәпләнә, татарларның 31 милли оешмасы теркәлгән. Иң зурысы – Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы. Галим Гриф Хәйруллин – әлеге оешманың рәис урынбасары.

Конгресста кабул ителгән резолюциягә каршы торып була идеме? Бәхәс шул хакта дәвам итә. Русиядә яшәүче татарлар Мәскәү сәясәтенә каршы сүз дәшми икән, нигә, үз дәүләтләренә берни янамаган килеш, читтәге татарлар сугышка каршы сүз катмады дигән сораулар бирелә. Мисал өчен, Казакъстан ватандашлары булган татарлар бу функцияне үз өстенә ала ала идеме? Русиянең Украинага бәреп керү сценарие Казакъстанда да кабатланырга мөмкинме? Казаннан кире үзләренең имин илләренә кайтучыларга карата андагы ватандашларның карашы нинди була ала?

Гриф Хәйруллин
Гриф Хәйруллин

Гриф әфәнде, Казакъстан "ДНР", "ЛНР" кебек фетнәчел республикаларны танымавын, Украина яклы булуын күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Казакъстан ватандашы булган татарлар Татар конгрессы корылтаенда Украинага каршы сугышны хуплаган карар өчен тавыш бирә. Моны ничек аңларга?

— Казакъстан татарлары шуны белгәч тә, тавыш бирүдә катнашмаска дигән үзара карарга килде. Һәр кешенең үз фикере була ала, әмма уртак карар шундый булды. Мин шәхсән Украина яклымын, чөнки Русия дошман буларак, чит илгә бәреп керде. Украинаның үзен сакларга хокукы бар. Әгәр дә күршем минем өемә балта тотып керә икән, мин мылтык тотып аңа каршы чыгам. Үземне хаклы дип саныйм. Башка кешеләрдә нинди фикер хөкем сөрүен ачыклап та тормадык. Без – Казакъстан ватандашлары, Казакъстан президенты битараф булуын күрсәтте, без, шуны истә тотып, резолюция өчен тавыш бирмәдек.

Рәислек иткән Васил Шәйхразиев та "күпчелек тавыш белән кабул ителде" дип бик дөрес эшләде. Һәркемне исәпләп, ничек тавыш биргәннәрен санарга була иде, ләкин ул күпчелек тавыш биргәнен күргән икән, димәк шулай.

Тавышлар саналмагач, бу карар кануни булып чыгамы?

— Гадәттә кемнәрнең хуплап, яки каршы тавыш бирүен санап язалар. Монда эш ничек оештырылгандыр, мин конгресс эшен әзерләүдә катнашмадым. Бәлки алдан ук шулай эш итәргә уйлаганнардыр.

Сез резолюция тексты белән алдан таныш идегезме?

— Резолюция тексты утырыш башланыр алдыннан таратылды. Шунда ук Казакъстан татарлары делегациясе белән җыелып киңәшләштек һәм үз фикеребезне әйттек.

—​ Корылтайда резолюциянең мәгънәсен аңлатмыйча, аны тиз арада кабул итеп, сез үзегезне кулландылар дип санамыйсызмы?

— Юк. Әгәр дә белмичә тавыш биргән булсак, безне кулландылар дип әйтер идек. Без кычкырып чыкмадык, ләкин тавыш бирмибез дип җитәкчелеккә алдан әйтеп куйдык.

—​Бу ничек кабул ителде?

— Алар аңлады, чөнки без беренче ел гына бергә эшләмибез. Безнең президентыбыз, илебез бар, хакимият битараф, шуңа күрә Казакъстан вәкилләре буларак та, битараф кына кала алабыз.

—​ Русиядән Казакъстанга да "денацификацияләү" янарга мөмкин. Урыс теле кимсетелә дип тәкрарлыйлар. Күптән түгел Русия имимнлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның "ВКонтакте"дагы аккаунтында да "Казакъстан — ясалма дәүләт", "урыс җирләре", дигән пост чыккан иде. Соңрак аның аккаунтына җимереп кергәннәр дип аңлаттылар. Әмма мондый фикерләр күптән һәм даими әйтелә. Украинадагы "махсус операция" сез яшәгән дәүләткә дә яныймы?

—Мондый хәлдә курку туа, әлбәттә. Моны басар өчен Русиянең рәсми хакиме сүз әйтергә тиеш. Ул сүз әйткәнче, кешедә курку булачак. Бу мөнәсәбәтләргә тәэсир итәчәк, сүз дә юк.

—​ Шулай да, Русия җитәкчелеге Украинага сугыш булмый дип әйтеп килде, әмма сугыш башлады, ягъни сүз гарантия була алмый.

Русиядә моны дөрес эш дип санаучылар булса да, үзем моның белән килешә алмыйм

— Бүген гарантия бирү кыен. Мисал өчен, мине яшь чактан ук "Киев – мать городов русских" дип өйрәткәннәр иде. Хәзер 75 ел урыс телендә сөйләшеп йөрим. Миңа, татар буларак, әлеге хәл әниең өстенә бомба ташлау булып чыга, шуңа да әлеге хәлләр акылыма сыймый. Русиядә моны дөрес эш дип санаучылар булса да, үзем моның белән килешә алмыйм.

—​Резолюциягә каршы торып була идеме?

— Әйтә алмыйм. Халык күп җыелды, утырыш күптән тәмамланырга тиеш иде, карар кабул ителү белән "Туган тел"не җырлый башладылар. Берәр кеше каршы кычкырырга өлгерер идеме? Без алдан сөйләшеп куйгач, дәшмичә тыныч утырдык.

—​ Мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмова протест белдереп, корылтайдан чыгып китте...

— Мин икенче рәттә утырганга, аны күрмәдем. Тәнәфес вакытында Фәүзияне күрдем, исәнләштем. Мин беренче-икенче рәттән кузгалучы кешене күрмәдем. Миңа чыгыш ясыйсы булганга, алда урын бирелгән иде, күрәсең.

—​ Бу резолюцияне кабул иткәннән соң чит ил татарларында каршылыклар туды, конгрессның эше кискен тәнкыйтьләнде, хәтта кайбер оешмалар конгресстан чыгабыз дип белдерде. Казакъстан татарлары нишләячәк?

Конгресстан чыгып, без татарлардан аерылабыз түгелме?

— Безнең әлегә беркайдан дә чыгарга теләгебез юк. Без хәтта Русия ватандашлары координацион шурасында да торабыз. Әлегә. Чыгып китү җиңел, аның белән нәрсә отарга була? Бу шәхсән үзем өчен түгел, ә эш өчен кирәк. Чыгып китсәк, анда нәрсә сөйләшкәннәрен, халыкка нәрсә янаганын белмичә калачакбыз. Әле болай да соң гына хәбәр алабыз. Татар конгрессыннан чыгу мәсьәләсе чыннан да туа икән, бу авыр эш түгел. Киңәшеп, уртак карар кабул итеп чыгып китәсең. Ә чыгып киткәч, без шундагы татарлардан аерылабыз түгелме? Гәрчә, Казан татарлары белән Казакъстан татарларын чагыштырсак, беренчеләрендә милли үзаң түбәнрәк. Дөресен әйтергә кирәк, әллә алар коллыкка ияләнгәнме, әллә татарлар күпләп бер урында яши дип алданалармы? Белмим, ләкин урыслашканнан урыслаша баралар. Без читтәге татарлар тырмашып телебезне сакларга, ялгышып булса да, казакъча-татарча сөйләшсеннәр дип тырышабыз. Аерылып китү кыен түгел.

Милли үзаң мәсьәләсендә безнең Казан татарларына үпкәбез бик күп. Мин Казанда булганда тәүлек буена телевизор каналларын карадым. Шулар арасында бер генә татар сүзе дә ишетелмәде, аңлыйсызмы? Бөтен Татарстанда бер генә татар каналы бар. Бер татар каналы гына дистәләгән урыс каналларын җиңә алмый. Урыслаштыру сәясәте дәвам итә. Бу, әлбәттә, телнең, милләтнең югалуы. Мин үз чыгышымда шуны әйттем, балаларны татарча укытмагач, институтларда укырга мөмкинлек булмагач, нәрсәгә ышанырга була?

—​ Үз чыгышыгызда милли университет мәсьәләсен дә күтәредегез. Президиумда утыручылар, әйтик, Миңтимер Шәймиев бу темага карата ни дә булса әйттеме?

— Юк, бер сүз әйтмәделәр. Узган ел да шуңа охшаш чыгыш ясаган идем. Һәрхәлдә, татар халкының түбән хәлгә төшкәнен аңлатырга тырыштым. Бу юлы да миңа ялгыш сүз бирделәр кебек хис калды.

—​ Милли шурага Казакъстаннан Тәүфыйк Кәримов та керде. Чит илдәге кайбер әгъзалар Конгресс кабул иткән резолюциягә риза булмыйча шурадан чыгачагын белдерде. Сездә мондый фикерләр ишетелмиме?

— Әле сайланды гына бит. Үзеннән сорарсыз, анысын Кәримов хәл итә.

—​ Резолюция темасына кайтып, Татар конгрессы сугышны яклаган карар кабул иткәннән соң Казакъстан делегациясенә Касыйм-Җомарт Токаев хакимиятеннән шалтрату булган, шелтә белдергәннәр, дигән сүзләр йөри. Бу дөреслеккә никадәр туры килә?

Безне сугышны хуплаган резолюциягә карата ничек тавыш бирдегез дип сорамыйлар

—Казакъстан делегациясе Казакъстан халыклар ассамблеясы белән элемтәдә торды. Казакъстан татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфыйк Кәримов ассамблея рәисенең урынбасары да булып тора. Алар хәзер дә элемтәдә, сөйләшәләр, хәл итәләрдер, дип уйлыйм мин. Һәрхәлдә, бу хакта Тәүфыйк Кәримов белән сөйләштем. Ул миңа андый-мондый хәлләрне әйтмәде. Әлегә бер рәсми оешмадан да Казакъстан татарларының сугышны хуплаган резолюциягә карата ничек тавыш бирүе турында сорау килмәде.

—​ Корылтайда катнашучыларның бер өлеше, мәсәлән Төркия татарлары бу резолюциянең мәгънәсенә соң төшендек диләр. Алдан аңлату булмады, урыс телле делегатларга татар телендәге резолюция бирелде, чит ил делегатларына татар телле, әмма кирил хәрефләрендә язылган текст тәкъдим ителде. Һәрхәлдә, бу хәл сезгә сәер тоелмыймы?

— Мин резолюциянең татарча гына язылганына сөендем генә. Безгә латин имласына күчәргә мөмкинлек бирмәделәр. Шулай булгач, кирил хәрефләре генә кала. Аңлату булмау дигәннән, мин конгресс җитәкчелеге эше өчен җавап бирә алмыйм.

—​ "Азат Идел-Урал" хәрәкәте сугыш резолюциясен хуплаган кешеләрнең кара исемлеген булдырды. Анда Казакъстаннан дүрт вәкил, шул исәптән сез дә бар. Сез моңа нинди карашта?

— Бу исемлеккә кертелү табигый хәл. Тәүфик Кәримов – рәис, мин аның урынбасары. Аңа аптырыйсы да юк. Һәркемнең үз фикере.

—​ Галим Дамир Исхаков Азатлыкка корылтай карарыннан соң, Татарстанның абруе дөнья каршында төшәчәк диде. Тел кануныннан соң Казакъстанда яшәүче татарлар казакълар алдында татарларның абруе шунда ук төште дип сөйләгәнен искә төшереп, хәзер дә шулай булачак дип кисәтә. Сез нинди фикердә?

— Дамирны күрдем, ул миңа андый сүз әйтмәде. Кем белән сөйләшеп шундый фикергә килгәндер, ул үзе беләдер. Әлбәттә, казакъ милләтчеләре арасында шундый сүз булырга мөмкин. Бу табигый хәл. Шуңа күрә без җитәкчелеккә барып алдан фикеребезне әйттек.

—​ Сез галим һәм милли хәрәкәт вәкиле буларак, бу корылтай татарның бердәмлегенә, бөтенлегенә зыян салырга мөмкин дип саныйсызмы?

Сугышка милли батальоннар татарлар арасында да каршылык тудыра

— Татарның бердәмлеген төрле сәбәп какшатырга мөмкин. Мәсәлән, Татарстанда, 1,5 млн татар яшәгән Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашыр өчен милли батальоннар төзиләр. Бу шулай ук татарлар арасында каршылык тудырырга мөмкин, чөнки берәүләр моны яклый, икенчеләре – башка тарафлы. Русиядә шундый сәясәт алып барыла ки, "сугыш" дигән сүзне кулланган өчен җинаять эше ачылырга мөмкин. Шуңа күрә хәлләрнең нинди икәнен аңларга була. Алар арасында укыган, башка фикерле кешеләр дә бар, аларда да каршылык туа. Корылтайда башка төрле карар, Русиянең Украинага каршы сугышын хупламау булса, ул да каршылык тудырырга мөмкин. Хәтта татарлар арасында сугышны чын күңелдән яклаучы кешеләр бар. Бу – четрекле мәсьәлә. Аңа гомумән кагылмау – иң дөресе иде.

Мине иң борчыганы – халкымның кимүе, шундый хәлдә яшәве, акрынлап эри баруы. Бөтен нәрсәне җыр-биюгә генә калдырып, сувенир халык булганны көтәбезме? Мин моны чыгышымда да әйттем. Татарстанда бер татар телевизион канал белән нишләп була? Мин татар конгрессының беренче корылтаеннан бирле катнашам. Берсендә генә була алмадым. Шуннан бирле татарның артык үсеше күзәтелми. Конгрессны да, башка татарны да мәктәпләрдә атнасына бер татар теле дәресе һәм алты сәгать урыс теле укыту борчырга тиеш. Беренчедән, бер сәгать белән генә тел өйрәнеп булмый, икенчедән, укучы бу телне сайламый да, чөнки киләчәктә татарча укый торган урын юк.

Минем халкымны сугыш белән түгел, башка юл белән бетерәләр. Бүген сүгелгән Сталинның сүзләре бар: Һитлерләр килә дә китә, алман халкы кала. Ә татар халкы кала дип әйтә аламмы мин? Юк, 85 яшьлек гомеремдә мин аның бетеп баруын гына күрәм. Менә шушы мәсьәлә күбрәк борчый мине.

Гриф Хәйруллин – Казакъстанның татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары, галим, укытучы, шагыйрь (тәһәллүсе Тимер Заһит). "Татарлар", "Татар тарихы", "Татар халкының традицион мәдәнияте" һәм башка дистәләгән китаплар авторы. "Туран" университеты профессоры. Чыгышы белән Башкортстанның Дүртөйле районыннан. 1960 елдан Үзбәкстанда, 1976 елдан Казакъстанның Алматы шәһәрендә яши.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG