Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mkset: Башкортстанда тәреләрне кисәргә чакырган активист Рамилә Сәетова төрмәдән чыга


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә сак астына алынды. Узган елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активистын өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.

Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп өч елга колониягә җибәрелгән Башкортстан активисты Рамилә Сәетова иреккә чыга. Бу хакта Mkset басмасы хәбәрчесенә хокук яклаучы Әлмира Жукова хәбәр иткән. Ул Сәетованы җәза мөддәте тулу сәбәпле чыгаралар дип фаразлаган.

Узган елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активистын өч елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Ул Җинаять кодексының 208.2нче маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Аңа ике ел буе интернеттагы сайтларны идарә итү дә тыелды.

Рәмилә Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2020 елның көзендә ул интернетка видео чыгарды, анда Уралдагы православ тәреләрен кисәргә, 2020 елның 31 декабренә кадәр әрмәннәрне Башкортстаннан китәргә өндәде. Бу видеолары интернетта таралганнан соң активистка каршы җинаять эше ачылды.

Республика җәмәгатьчелеге вәкилләре берничә мәртәбә Сәетованы йорт сагы астына күчерүләрен һәм аның эшен гадел карауларын сорады.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенә нигез салучы Рәфис Кашапов та TÜRKSOY(ТЮРКСОЙ) баш сәркатибе Дюсен Касеиновка мөрәҗәгать итеп, Рамилә Сәетованы яклавын сорады.

Узган ел "Туры элемтә"дә журналистлар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан Рәмилә Сәетова эшенә карата фикерен сорады. Моңа җавап итеп, ул "куллары богауланган Сәетованы күрү авыр" дип белдерде. Әмма шул ук вакытта Хәбиров "мөһим әйберләргә кагылган сүзләр өчен җавап бирергә кирәк", дип санавын әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG