Accessibility links

Быелгы TAT CULT FEST фестивале Казан Кирмәнендә үтмәячәк


Казан кирмәнендә Tat Cult Fest, 30 август 2021
Казан кирмәнендә Tat Cult Fest, 30 август 2021

Яңа мәйдан сайлауның сәбәбе фестивальнең техник биреме шартлары белән бәйле, дип аңлаткан мәдәният министрлыгы.

Быел TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале башка урында узачак. Бу хакта "Бизнес Online"-га Татарстан мәдәният министрлыгында хәбәр иткәннәр.

2018 елдан башлап чара 30 августта – Татарстан суверенитеты көнендә Казан Кирмәнендә уза иде, әмма быел аны Татарстанның Милли китапханәсе янына күчергәннәр.

Яңа мәйдан сайлауның сәбәбе фестивальнең техник биреме шартлары белән бәйле, дип аңлаткан министрлык.

Чараны оештыручы итеп Мәскәүнең "Сателлит" оешмасы сайланган. 7,3 миллион сумлык килешүне чара уздырырга берничә көн кала – 22 августта имзалаячаклар.

Фестивальне оештыручылар аның төп бурычы итеп соңгы елда татар музыкасы, театры, дизайны, кино һәм гомумән сәнгатендә барлыкка килгән иң кызыклы әйберләрне бергә туплап, шулардан мәдәни эчтәлек булдыруны атый.

2019 елгы фестивальдә Зөлфия Камалова үзенең "Алты көн ярату" альбомын тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG