Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда сәүдә үзәгендә шартлауда зыян күрүчеләр саны 50дән артты


Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бер кешенең һәлак булуын белдерде. 

14 август көнне Ереванның "Сурмалу" сәүдә үзәгендә шартлау яңгыраган. Бу хакта илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Министлык хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматка күрә, пиротехника бүлекләрендә ике көчле шартлау яңгыраган, шуннан соң янгын башланган, аның нәтиҗәсендә бина җимерелгән.

Әрмәнстан сәламәтлек саклау министрлыгы кимендә 57 кеше зыян күргән дип хәбәр итте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бер кешенең һәлак булуын белдерде.

Каза урынында кешеләр калырга мөмкин, эзләү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә Ереван мэриясе.

Социаль челтәрләрдә шартлау нәтиҗәләре видеоларын күпләп урнаштыралар.

Азатлыкның әрмән хезмәте каза урыныннан җанлы эфир алып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG