Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 2022-2032 елларда асаба халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрәчәкләр


Харитада Татарстан җирлеге
Харитада Татарстан җирлеге

Бу ун ел эчендә Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә һәм әдәбиятына кагылышлы фәнни әсбаплар нәшер ителәчәк, төрле милләт балалары өчен телләрне өйрәтүгә юнәлдерелгән  аланнар, туган тел укытучылары бәйгеләр оештырылачак, халыкларның мәдәнияте, тарихы турында фильмнар төшереләчәк диелә.

Татарстанда 2022-2032 еллар өчен асаба халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү планын раслаганнар. Боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Бу хакта Татарстан хөкүмәте хәбәр итә.

Документка ярашлы, әлеге чорда Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә һәм әдәбиятына кагылышлы фәнни-методик кулланмалар нәшер ителәчәк, чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләренең фәнни-гамәли конференцияләре, олимпиадалары үткәреләчәк, төрле милләт балалары өчен телләрне өйрәтүгә юнәлдерелгән алан, туган тел укытучылары бәйгесе оештырылачак, халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы турында фильмнар төшереләчәк.

Моннан тыш читтән торып татар теленә өйрәтүче "Ана теле" проектын тормышка ашыру ниятләнә диелә. Татарларның рухи һәм матди мирасын барлау өчен Русиянең төрле төбәкләренә экспедицияләр дә оештырмакчылар.

Бу чараларны оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевны билгеләгәннәр. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән мәгариф министры Илсур Һадиуллин исә рәис урынбасарлары булачак.

Русиядә асаба халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү турындагы фәрманны быел 9 февральдә Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган иде.

Быел Путинның урыс булмаган халыкларның телләрен чикләргә кушуыннан соң 5 ел узды. 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушкан иде. Республикаларда милли мәгарифнең хәле кисәк начарайды: урыс теленә зур игътибар бирелә, урыс булмаган халыкларның үз ана телләрен өйрәнүе кими.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG