Accessibility links

Радий Хәбиров Украинага каршы сугышкан хәрбиләрне мәктәп мөдирләре киңәшчеләре итеп куярга тәкъдим итә


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

"Махсус хәрби операциядә" катнашкан  һәм балалар белән эшләүдә тәҗрибәсе, моңа теләге булган егетләрне караштырыгыз. Алар акрынлап кайта башлаячак, хәрби тәҗрибә алган, чыныккан булачак. Алар болай да бик ныклы кешеләр һәм ватанпәрвәрлек белән ватанның ни булуын аңлыйлар, дигән Хәбиров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга яки дәүләт хезмәтенә алырга киңәш иткән. Моны ул оператив киңәшмәдә республиканың мәгариф министрына, хөкүмәтнең кадрлар хезмәтләренә һәм республика башлыгы хакимиятенә тәкъдим иткән, дип яза "Коммерсантъ".

— "Махсус хәрби операциядә" катнашкан һәм балалар белән эшләүдә тәҗрибәсе, моңа теләге булган егетләрне караштырыгыз. Алар акрынлап кайта башлаячак, хәрби тәҗрибә алган, чыныккан булачак. Алар болай да бик ныклы кешеләр һәм ватанпәрвәрлек белән ватанның ни булуын аңлыйлар, дигән Хәбиров.

Хәбиров ефрейтор Эдуард Әхмәдовны мисал итеп китергән. Аны Украинадагы Каменка шәһәрен оккупацияләүдә катнашуы өчен (Русия хакимиятләре моны "азат итү" дип атый – ред) бүген, 16 августта Жуков медале белән бүләкләделәр.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Украина сугышын хуплау һәм һуманитар ярдәм күрсәтүдә Башкортстан алгы сафта бара. Республикада ихтыярилардан Доставалов һәм Шәйморатов исемендәге ике батальон да төзелде, Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

Шул ук вакытта Идел буе төбәкләре арасында Украинадагы сугышта иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Ачык чыганакларга таянып Азатлык алып барган исемлектә генә дә 157 башкортстанлының исеме бар. Чынлыкта Украинада сугышта һәлак булучыларның саны тагын да күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG