Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ДНР" Русиядән ике трлн сум көтә


Русия гаскәрләре оккупацияләгән Мариупольдә Z тамгалы танк. Украина хакимиятләре шәһәр 90 процентка җимерелгән дип белдерә
Русия гаскәрләре оккупацияләгән Мариупольдә Z тамгалы танк. Украина хакимиятләре шәһәр 90 процентка җимерелгән дип белдерә

"Важные истории" басмасы хисапларына күрә, 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге, шул исәптән Башкортстан Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән.

Ике ел эчендә Русия Украина җирләрендәге фетнәчел "Донецки халык республикасы" икътисадына ике трлн сумнан артык акча кертәчәк. Бу хакта Мәскәү ярдәме белән эш итүче фетнәчеләр хөкүмәте башлыгы Виталий Хоценко белдерде.

"Русия ярдәме белән безнең консолидацияләнгән бюджет шактый зур, үсеш бюджеты 100-150 млрд сум. Хәзер өстәвенә барлык төбәкләр безнең республикада эшли һәм төзелешкә зур акчалар кертә, анда триллионнар. Ике елга план – ике трлн сумнан артык", дип белдерде Хоценко Петербурдагы икътисади форумда чыгыш ясап.

"Важные истории" басмасы хисапларына күрә, 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге, шул исәптән Башкортстан Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән.

Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.

13 майда Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк дип хәбәр ителде. Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен дә хезмәт хакының бер өлешен Хрустальный шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр итәләр.

  • Быел марта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.
  • Май ахырында Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Донбассны торгызу өчен "махсус штаб" төзелде, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, штаб барлык юлларны һәм җимерелгән торакны, фетнәчел төбәкнең икътисадын торгызырга ниятли.
  • 2022 елның 21 февралендә президент Владимир Путин Донбасстагы вазгыять турында фикер алышу өчен Русия Иминлек шурасының чираттан тыш утырышын җыйды. Иминлек шурасы әгъзалары бертавыштан фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләренең бәйсезлеген таныды. Шул ук көнне Путин бу хакта фәрман имзалады. 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG