Accessibility links

Германия Русия нефтен Американыкына алыштыра башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мексика култыгында чыгарыла торган Mars маркалы нефть Русиянең Ural нефтенә охшаш диелә.

Бер ай эчендә Америка нефте төялгән икенче йөк корабы Американың Луизиана штатыннан Германиянең Росток портына юнәлде, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. Ise Princess танкерында 570 мең мичкә нефть бар диелә.

Норвегия, Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш Африкадан җибәрелгән нефть белән беррәттән, Америка ягулыгы да Русиянең "Дружба" үткәргече аша кудырылган нефтьне алыштырырга тиеш.

Европа берлеге ел ахырына кадәр Русия нефте импортын 90 процентка киметергә ниятли. Мексика култыгында чыгарыла торган Mars маркалы нефть Русиянең Urals-ы белән охшаш.

Америка нефтенең беренче өлеше Германиягә август башында килеп җитте һәм PCK Schwedt нефть эшкәртү заводына тапшырылды. Бу заводның мажоритар хуҗасы – Роснефть. Узган атнада Роснефть Германиядә ягулыкка бәя артачак, бу диңгез аша китерелгән нефтьнең кыйммәтрәк булуы белә бәйле дип кисәткән иде.

Июнь башыннан АКШ нефтенең бер мичкәсе бәясе 122 доллардан 87ләп долларга кадәр арзанайды. АКШта нефть чыгару исә 12ләп млн мичкәгә җитте. Бу 2021 ел башы белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.

Быел июньдә АКШның нефть экспорты иң югары дәрәҗәгә җитте – көненә якынча 3,5 млн мичкә. Американың энергетика мәгълүматы федераль идарәсе нефть чыгару һәм сату күләме тагын да артачагын фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG