Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров һәм төбәк министрлары йөзә торган бассейннарны карап тору бюджетка миллион сумга төшә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Килешүдән күренгәнчә, республиканың югары дәрәҗәле түрәләре сигез бассейнда йөзә. Бассейннарның зурлыгы төрле: иң кечкенә икесе 3×4 метрлы, иң зурысының киңлеге – 10 метр, озынлыгы 25 метр, ул Уфаның Октябрь районында урнашкан.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм республика министрлары йөзә торган бассейннар өчен ай саен 91 мең сум акча тоталар, дип яза Mkset дәүләт сатып алулары порталында чыккан документка таянып.

Моңа заказны Башкортстанның "2нче хуҗалык идарәсе" дәүләт оешмасы биргән булган. Эшләрне үтәргә Уфаның "Бассейны и Спа" оешмасы алынган, хәзер ул бассейннарга һәм суны чистарта торган фильтрларга техник хезмәт күрсәтә.

Килешүдән күренгәнчә, республиканың югары дәрәҗәле түрәләре сигез бассейнда йөзә, дип яза басма. Аларның өчесе Уфаның Октябрь һәм Киров районнарында, калганнары исә Хәбировның һәм башкорт түрәләренең шәһәр читендәге резиденцияләре булган җирдә - Кырмыскалы районының Вязовка авылыннан 1,8 километр ераклыкта урнашкан диелә.

Бассейннарның зурлыгы төрле: иң кечкенә икесе 3×4 метрлы, тагын икесе 4×5 метрлы, 5×3 метрлы – бер, 7×2,6 метрлы – бер, 7,5×3,5 метрлы бер бассейн бар диелә. Иң зурысының киңлеге – 10 метр, озынлыгы 25 метр, ул Уфаның Октябрь районында урнашкан.

Бассейннарның идарә итү системнары барысы да Германия, Испания, Италия, АКШ, Швеция кебек илләрдән кайтартылган, импортлы җиһазлар.

Подрядчы оешма аларны төзек хәлдә тотарга, фильтрларын юдырырга, суның бакыр, көмеш, кислород кебек күрсәткечләрен анализларга, су суырткычларны, суны әзерләүче, SPA һәм башка җайланмалар системын күзәтеп торырга тиеш. Шулай ук бассейннарны чистартырга да бурычлы. Килешүдә әйтелгәнчә, бу объектларда хезмәткәрләргә фото, аудио һәм видео язмалар ясау тыела.

2022 елда бөтен бассейннарга еллык хезмәт күрсәтү республика бюджетына 1 миллион сумга төшәчәк диелә. Ел башыннан хезмәт күрсәтүче оешмага 637,4 мең сум күчергәннәр инде. Соңгы мәртәбә акча августта күчерелгән, ул 91 мең сум булган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG