Мари Иленнән Украинадагы сугышка ихтыяри буларак 135 кеше киткән. Бу хакта матбугат очрашуында төбәкнең башлык вазифаларын вакытлыча үтәүчесе Юрий Зайцев хәбәр иткән. Бу очрашу турында төбәк хакимияте оешмаларының интернет порталы язды.
Зайцев сүзләренчә Украинадагы сугышка республикадан барлыгы 430 кеше киткән, шуларның 135е – ихтыярилар.
Июль ахырында Мари Илендә батырлар, мари җирләрен яклаучылар исемнәре белән аталган "Иден" һәм "Полтыш" исемле ике хәрби бүлекчә оештырылуы турында мәгълүмат чыкты. Алар хәрби күнегүләргә җибәрелде. Өченче хәрби бүлекчәгә дә каһарман "Акпатр" исеме бирелде.
"Idel.Реалии" хисаплауларына күрә, Украинадагы сугышта Мари Иленнән 58 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан алынган мәгүлүматларга таянып ясалган исәпләүләр, чынлыкта үлүчеләр саны тагын да күбрәк булырга мөмкин.
Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан сугышчыларын бер исемлеккә теркәп бара. Хәзергә анда 260тан артык кеше тупланган. Исемлек даими яңартылып тора.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.
Ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум