Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Washington Post: Янукович Русия гаскәрләре Киевны алгач Украинаны җитәкләргә әзерләнгән


Шулай ук яулап алынган Украинаның булачак президенты итеп Русия Путинның дусты Виктор Медведчукны да күргән, диелә.

Украинага каршы сугыш башланыр алдыннан Русия федераль иминлек хезмәте Киевны яулап алу очрагына ике марионет хөкүмәт әзерләп торган, диелә The Washington Post тикшерүендә.

Берничә ай дәвамында журналистлар яшерен документларны, күзләү эләктереп алган мәгълүматларны өйрәнгән, Украина, АКШ һәм Европа түрәләре белән сөйләшкән.

Русия хакимиятләре Украинаның элекке президенты Виктор Януковичка исәп тоткан диелә, Янукович 2014 елда Русиягә качты һәм дәүләткә хыянәт, "Украинага каршы агрессив сугыш алып баруга" булышуы өчен Украинада 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Басма язуынча, 2022 елның март ае башында Янукович Беларуста булган һәм Украинага кайтып, илне җитәкләү форсатын көтеп торган.

Янукович фиркасенең элекке әгъзаларыннан торган тагын бер төркем Украинаның көньягында – сугыш башында Русия гаскәрләре басып алган җирдә тупланган диелә.

Ул чакта мәгълүмат чаралары Януковичның Русия-Украина сөйләшүләре алдыннан Беларуска очып килүе турында язган иде. Кайбер украин басмалары күзләүдәге чыганакларына сылтама белән, янәсе, яулап алынган Украинаның булачак президенты итеп Русия нәкъ менә Януковичны күрә, дип язды.

Марионет хөкүмәтнең тагын бер төп фигурасы – Русия президенты Владимир Путинның дусты, депутат Виктор Медведчук булган, дип яза басма. Медведчук хәзерге вакытта берничә гаепләү нигезендә Украинада сак астында тотыла, аны шул исәптән дәүләткә хыянәттә һәм террорчы эшчәнлеккә булышуда гаеплиләр.

Элегрәк Медведчук Украинада тыелган "Тормыш өчен! Оппозицион платформа" фиркасен җитәкләде. Апрельдә ул үзен украин хәрбиләренә һәм Мариуполь сивилләренә алыштыруны сорап Украина һәм Русия президентларына мөрәҗәгать итте.

Тикшерү авторлары ачыклавынча, Русия ФСБсы соңгы берничә ел эчендә Украина өчен җаваплы бүлек хезмәткәрләренең санын нык арттырган. 2019 елда анда 30 хезмәткәр эшләгән, сугыш алдыннан исә 160 кеше.

Сугыш башланганчы ук ФСБ хезмәткәрләре Украинада булган һәм Киевның Русия һөҗүм итәргә ниятләмәгән имин районнарында фатирлар яллап торган диелә тикшерүдә.

ФСБның Оператив мәгълүмат департаменты дип аталучы бүлекчәсе Русия җитәкчелегенә Русия һөҗүменнән соң Киев хакимияте җимереләчәк дип хәбәр иткән булган.

Жуналистлар белән аралашкан Көнбатыш күзләве вәкилләре исә, ФСБ Украинаның ничек көчле каршы торачагын аңламаган, яисә аңлап та, мондый мәгълүматны Владимир Путинга тапшырырга җөрьәт итмәгән, дип искәрткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG