Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халыкның социаль-икътисади торышка һәм хакимияткә мөнәсәбәтен тикшерәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, Татарстанда бәяләр 15 процентка артты.

Татарстанда халыкның социаль-икътисади торышка һәм хакимияткә карата булган фикерен өйрәнәчәкләр. Бу хакта "Реальное время" яза.

Тикшеренү вакытында җәмгыятьтәге социаль проблемнар, кешеләрнең социаль яктан үзләрен ничек хис итүен, социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын өйрәнәчәкләр. Аерым алганда, халыкның матди хәленә, сәламәтлегенә, соңгы бер елда булган үзгәрешләргә, киләчәккә фараз ясауга тукталачаклар.

Моннан тыш, татарстаннарның хакимияткә мөнәсәбәтен, республика түрәләренең эше медиада ни дәрәҗәдә тулы һәм объектив яктыртылуын, җәмәгать иминлеге дәрәҗәсен өйрәнергә җыеналар.

Социалологик тикшеренүдә 2,3 мең кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге тикшерү өчен 630 мең сум акча бүленәчәк.

Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә һәм Татарстанда социаль-икътисади торыш дәрәҗәсе төште. Русия Үзәк банкы 2022 елга ясаган соңгы инфляция фаразына ярашлы, 2022 елда бәяләр 15 процентка күтәреләчәк.

Июль аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан инфляция 15,23 процент булган. Ел дәвамында азык-төлеккә бәяләр 19 процентка, башка тауарларга 14,6 процентка арткан.

Быелның июль аенда "Дром" порталы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүче халыкның 47 проценты республикадагы тормыштан канәгать булуын, 19 проценты – канәгать булмавын белдергән. Татарстанда яшәүчеләрнең 23 проценты чит илгә күчеп китү турында уйлый диелә.

SuperJob уздырган сораштыруга күрә, Казанда яшәүчеләр бәхет өчен бер айга 175 мең сум кирәк дип белдергән.

Росстат белдерүенчә, елның биш аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 49 мең сумны тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG