Казанда яшәүчеләр бәхет өчен бер айда күпме акча кирәк булуы турында сорауга җавап биргән. SuperJob уздырган сораштыруга күрә, бу – 175 мең сум, бер ел элек булган нәтиҗәләрдән бу 12 мең сумга артык.
Шул ук вакытта казаннар илнең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр белән чагыштырганда тыйнаграк булып чыккан. Тикшеренүгә күрә, уртача алганда русиялегә үзен бәхетле хис итү өчен аена 190 мең сум кирәк.
Мәскәүдә яшәүчеләрнең матди таләпләре иң зуры диелә: анда бәхет өчен аена 230 мең сум кирәк дип җавап биргәннәр. Икенче урында – Владивосток (205 мең), өченчедә – Дондагы Ростов (200 мең), дүртенчедә – Петербур (195 мең сум), бишенчедә – Краснояр (192 мең).
Чагыштырмача күп акча теләмәүчеләр Оренбурда (140 мең), Рязаньда (145 мең), Липецки һәм Әстерханда (150шәр мең) һәм Кировта (155 мең) яши. Сораштырудан күренгәнчә, Чаллыда яшәүчеләргә бәхет өчен аена 167 мең сум кирәк.
Айлык кереме 80 мең сумнан артык булган респондентларның ихыяҗлары да югарырак булган (255 мең сум). Шулай ук ир-атларга (216 мең) бәхет өчен акча хатын-кызларга (166 мең) караганда өчтән бер тапкырга күбрәк кирәк булуы ачыкланган.
Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, күптән түгел Русия Үзәк банкы беренче тапкыр 2022 елга инфляция фаразы ясады. Фаразга ярашлы, 2022 елда бәяләр 18-23 процентка күтәреләчәк.
Апрель уртасындагы мәгълүматларга күрә, Татарстанда ел башыннан инфляция 11 процент булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!