Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банкы Русиядә инфляция 23 процентка җитүен фаразлый


Русия банкы
Русия банкы

Шулай ук банк төп ставканы 17дән 14 процентка төшерде.

Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русия Үзәк банкы беренче тапкыр 2022 елга инфляция фаразын ясады.

Фаразга ярашлы, 2022 елда бәяләр 18-23 процентка күтәреләчәк, 2023 елда – 5-7 процентка, 2024 – 4 процентка җитәчәк.

Инфляция кимүенең төп сәбәбе дип "рубльнең ныгуы һәм кулланучылар активлыгының сүрелүе" әйтелә.

Русия икътисад үсеше министрлыгы мәгълүматларына караганда, апрельдә, март аена караганда, бәяләрнең күтәрелүе әкренәйгән. Март башында бәяләр атнасына 2 процентка үссә, узган атнада 0,25 процент дәрәҗәсендә торган. 22 апрельгә еллык инфляция 17,7 процентка җиткән.

"Инфляциянең үсешендә мөһим фактор булып импортны алыштыру эшеннән, шулай ук тауарларга, чималларга һәм эшләнмәләргә импорт торгызылуның тизлеге һәм күләменнән тора", диелә Үзәк банк хәбәрендә.

"Бәяләрнең һәм финансның тотрыклыгына куркыныч янау киеренкелеге тукталган вакытта" Үзәк банк төп процент ставкасын 17 проценттан 14 процентка төшерергә карар кылуын әйтә.

Владимир Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң рубль үз кыйммәтен югалтты. Русия Үзәк банкы төп ставканы 9,5 проценттан 20 процентка күтәргән иде. Апрель башында ул 17 процентка төште.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республикада инфляция март аенда 9 процентка, ел башыннан 11 процентка җиткән. Аерым төр тауарларга һәм азык-төлеккә бәяләр нык күтәрелде. Март аенда бер атна эчендә шикәр – 23 процентка, помидор – 15 процентка кыйммәтләнде.

Башкортстанда исә еллык инфляция 22 проценттан артып киткән.

Күптән түгел Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева азык-төлеккә, даруларга торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр үсүгә каршы имзалар җыя башлады. Тормыш өчен әһәмиятле тауарларның кайберләре 50-100 процентка кыйммәтләнде, дип язды депутат һәм кәбестәне мисалга китерде, ул аны "алтын"га тиңләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG