Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җәйге һәм кышкы вакытка күчәргә тәкъдим иттеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан белән Татарстан вакыты күпъеллар бәхәсләр уятып килә.

Башкортстанда җәйге һәм кышкы вакытка күчәргә тәкъдим иттеләр. Бу хактагы мөрәҗәгатен Уфа кешесе Даут Зәйни республика башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге аккаунтында язган. Аның сүзләрен NewsBash китерә.

Аның сүзләренчә, җәйге һәм кышкы вакытка күчү электр энергиясе чыгымнарын азайтырга ярдәм итәчәк.

"Август аенда караңгы кичке 11дә генә төшә иде. Хәзер сәгать 9а ук караңгы. Элек халык кичен ял итеп йөрде. Мәскәү вакыты белән яшәүче төбәкләрдән килүчеләр безнең сәгать зонасын мактады. Электр энергиясе чыгымнары да азайды. Яктырткыч ут баганалары соң гына кабызыла, фатирларда утны соң кушыла иде. Моның өстенлекле яклары күбрәк. Бакчада да кешеләр кич эшли алды. Җәйге вакытка күчүне халык арасында тавышка куймыйча бетерделәр. Кышкы вакытка иртәрәк тә күчәргә була. Мәсәлән, октябрь азагы түгел, ә караңгы тизрәк төшә башлаганда - сентябрь ахырында. Җәйге вакытны боздылар. Бик күп кешеләр җәен тиз караңгы төшүгә зарлана", дип мөрәҗәгать иткән ул.

Башкортстан белән Татарстан вакыты күпъеллар бәхәсләр уятып килә. Аны даими рәвештә үзгәртергә чакыралар. 2014 елда Татарстан белән Башкортстан арасындагы ике сәгатьлек вакыт аермасын бер сәгатькә генә калдырырга мөмкиннәр иде.

Русия Дәүләт думасында җәйге вакытка күчү турында канун өлгесе илдә вакыт зоналарын сигездән унга җиткерүне күздә тотты. Ахыр чиктә бу канун кабул ителмәде. 2015 елда Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме белән "Аурупалы Татарстан" блогы чыкты.

Бу очракта Башкортстан вакыты белән аерма нибары бер генә сәгать булачак. Димәк, ике республика халкы арасында мөнәсәбәтләр тагы да якынаячак. Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәүче татарларга Казан вакыты белән эшләүче татар телевидениесен карарга тагы да уңайлырак булачак, дип әйтелде.

Узган ел Чаллыда яшәүче пенсионер Рифат Бәдретдинов Казан вакытын бер сәгать алга күчерүне сорап Татарстан Дәүләт шурасына хат юллаган иде.

Депутат Лотфулла Шәфигуллиннан килгән җавапта бу эшнең кирәксезлеге аңлатылды. Шул ук вакытта "Русия җәмәгатьчелеге инициативасы" ("Российская общественная инициатива") сайтында илдәге вакыт зоналарын реформалау тәкъдиме барлыкка килде.

Анда Татарстан, Чуашстан, Мари иле, Мордовия республикалары һәм башка төбәкләрдә вакытны бер сәгать алга күчерүнең әһәмияте аңлатыла. Башкортстан иң дөрес вакыт белән яшәүче төбәкләр арасында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG