Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан автобусларында шәһәр турында язмалар тыңлап булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу 2нче, 6нчы, 90нчы һәм 91нче маршрутта йөрүче автобусларда булачак. Татарстанның суверенитет көне уңаеннан Казан мэриясе шундый проект әзерләгән.

30 августта Казан автобусларында татар һәм урыс телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид сөйли башлый. 2нче, 6нчы, 90нчы һәм 91нче маршрутта йөрүче автобус юлчыларына Казанның микрорайоннары, бистәләре, тарихи шәхесләре, урам исемнәре хакында, шәһәрнең үзенчәлекле урыннары, парклары, һәйкәлләре, тарихи биналары турында сөйләячәкләр. Казан мэриясе "Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү кысаларында" "Юллар. Казан" исемле проект әзерләвен хәбәр итте.

Бу язмаларда шәһәр риваятьләре дә, гореф-гадәтләр, күренекле урыннар турында моңарчы ишетелмәгән хикәяләр дә, кызыклы фактлар да бар диелә.

Аудиогидны автобус барганда, тукталышлар арасында кушып куячаклар. Бер үк урын турындагы мәгълүмат берничә вариантта, чиратлаштырып, төрле атналарда яңгыраячак. Бу кешеләрнең көн саен бер үк маршрутта йөрүе һәм бертөрле мәгълүматтан арырга мөмкин булуы белән аңлатыла. Шул рәвешле, һәр маршрутта 100дән артык мавыктыргыч фактлар тәкъдим ителәчәк. Аудиогидны танылган театр актерлары, радио алып баручылары яздырган.

Аудиогидлы автобуслар эчке һәм тышкы яктан үзенчәлекле итеп бизәләчәк, анда урыс-татар телләрендә сөйләүлек, Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән кызыклы рәсемнәр, транспортта үз-үзеңне тотуның юмор катыш язылган кагыйдәләре, татар телендәге сүзтезмәләр, автобусларда куллану өчен кирәкле сүзләрне күрергә мөмкин булачак.

Узган елның 20 сентябреннән Казан метросында Татарстандагы телләргә багышланган махсус поезд йөри башлады. "Туган телләр поезды" республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG