Аннексияләнгән Акъярның (Севастополь) Русия билгеләгән губернаторы Михаил Развожаев шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын тикшереп чыккан һәм аларга ничек барырга икәнен күрсәтүче билгеләр урнаштырырга кушкан. Ул моны шәһәрдә террорчылык куркынычы "сары дәрәҗәдә" булу белән аңлаткан.
Развожаев берничә видеоязма чыгарган, алар янәсе яшеренү урыннарында төшерелгән. Әлеге идән асларында ике катлы ятаклар, ком тутырылган тартмалар һәм противогазлар бар. Видеода губернаторның әңгәмәдәшләре яшеренү урыннарын тиз арада суга тоташтырырга мөмкин дип әйтә.
Моннан тыш аннексияләнгән Акъяр башлыгы ихтыярилар ярдәме белән урам патруле оештырырга кушкан, моңа кушылырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар инде килде дип ышандыралар. Шулай ук ул чат-бот ясарга кушкан, анда кулланучылар шикле кешеләр һәм машиналар турында хәбәр итә алачак. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Соңгы вакытта Кырымдагы берничә хәрби объектта бер-бер артлы шартлаулар булды. Сак районындагы хәрби аэродромдагы шартлауларда Кара диңгез флоты хәрби очкычларының яртысы диярлек юк ителгән булуы бар, дип язды Reuters үз чыганакларына сылтама белән.
Ярымутрауның берничә шәһәрендә һава һөҗүменә каршы системнар эшләп алды.
Украина президенты Владимир Зеленский аннексияләнгән Кырымдагы шартлауларның сәбәбе "бик төрле" булырга мөмкин дигән белдерде. "Әмма аларның мәгънәсе бер: оккупантларның логистикасын, хәрби коралларын һәм техникасын юк итү безнең кешеләрнең гомерен коткара. Оккупантларның явызлык кылырга һәм украиннарны үтерергә мөмкинлекләре ни кадәр азрак булса, бу сугышны җирләребезне азат итеп шул кадәр тизрәк төгәлли алачакбыз", — диде Зеленский.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!