Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Русия Украина инфраструктурасына һөҗүмнәр әзерли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бүген, 23 августта Украинада Дәүләт байрагы көне, ә иртәгә - 24 августта Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Куркыныч янарга мөмкин булуын күбрәк кеше белсен өчен, АКШ хакимиятләре күзләүнең бу кисәтүен яшермәскә булган.

АКШ күзләве мәгълүматынча, якында Русия Украинаның сивил инфраструктурасына һәм дәүләт объектларына яңа һөҗүмнәр ясарга ниятли. Бу хакта Америка түрәләре белдерүләренә сылтанып, Reuters һәм The New York Times яза.

Куркыныч янавын мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, АКШ хакимиятләре күзләүнең бу кисәтүен яшермәскә булган.

Бүген, 23 августта Украинада Дәүләт байрагы көне, ә иртәгә - 24 августта исә Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Украина хакимиятләре бу көннәрдә Русия хәрбиләре украин шәһәрләренә, шул исәптән Киевка һөҗүмне арттырырга мөмкин дип фаразлый.

Президент Владимир Зеленский фикеренчә, 22 августтан 25 августка кадәр Русия "аеруча рәхимсез, аеруча әшәке әйбер эшләргә мөмкин".

Украиннарны Украина күзләве дә кисәтте. Аеруча Украина бәйсезлеге көнендә халыкны сак булырга чакырдылар. "Ил эчендә дә, читтә дә ракет һөҗүмнәре һәм башка провокацияләр булу куркынычы зур", дип белдерде оешма вәкиле Андрей Юсов дәүләт телемарафоны эфирында.

Бу чорда Киевта киңкүләм чаралар үткәрүне тыйдылар. Шәһәр полициясе Киевта яшәүчеләрне 23-25 августтагы сирена тавышларына игътибарлы булырга чакырды. Харьков өлкәсендә исә 23 август киченнән 25 август иртәсенә кадәр комендант сәгате кертелә.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG