Татарстан Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында алыштыру зарур булган импорт тауарлар исемлеген раслаган. Бу боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый актлар порталында чыккан.
Исемлектә 1792 төрле тауар бар. Мәсәлән чүпрә, микрофоннар, видеокамералар, медицина эшләнмәләре, кондиционерларга җиһазлар, кислоталар, карбонатлар, целлюлоза, тукыма материаллар һәм башкалар.
Шул ук вакытта карарда аларны кайсы вакытка алыштырып бетерергә кирәклеге әйтелми.
24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Моңа җавап итеп Европа илләре Русиягә берничә мәртәбә чикләүләр кертте. Көнбатыш ширкәтләре Русиядән китте, чит илләрдә җитештерелгән тауарларны кайтартуда авырлыклар барлыкка килде.
Март аенда Русия президенты Владимир Путин "Бу санкцияләр Русиягә файдага гына булачак" , дип белдергән иде.
Апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та санкцияләрне мактады. "Иллюзияләр белән яшәп, зәгыйфь урыннарыбызны күрмәгән булуыбыз аңлашыла. Әмма моның плюслары да бар. Гел әйтеп киләм: иң мөһиме, бу санкцияләрне биш елдан да иртәрәк бетермәсеннәр, юкса без тагын җиңел юллар табачакбыз" диде ул.
Тик җитештерү тармагында эшләүчеләр дә, сәүдә өлкәсендәгеләр дә, гади халык та, түрәләр үзләре дә санкцияләрнең нәтиҗәләрен нык сизә. Белгечләр Русиянең эчке җитештерүен үстерү күп елларга сузылачагын фаразлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!