Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Канаданың чикләүләр исемлегенә кертелгән


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Канада чикләүләренә Хәбировтан тыш Русиянең тагын 26 губернаторы эләккән.

Канада хакимиятләре Русиянең 62 физик затына чикләүләр керткән, алар арасында Русиянең 27 төбәге башлыгы һәм губернаторлары да бар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аерым алганда исемлектә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, Брянски өлкәсе башлыгы Александр Богомаз, Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт, Чиләбе өлкәсе башлыгы Алексей Текслер һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев бар.

Июль ахырында Радий Хәбиров Британиянең чикләүләр исемлегенә кергән иде. Аңа Британиягә бару тыела, ә илдә активларын тапсалар, туңдырачаклар.

  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.
  • Моннан тыш, Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.​🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG