Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышка каршы чыккан Башкортстаннан бертуган апалы-сеңелле активист Рәхмәтуллиналар Русиядән киткән


Илмира (с) һәм Амрита Рәхмәтуллиналар
Илмира (с) һәм Амрита Рәхмәтуллиналар

Уфада яшәүче Русиянең Украинадагы сугышына каршы булучы активистлар Илмира һәм Амрита Рәхмәтуллина Русиядән киткәннәр. Алар бу хакта "Idel.Реалии"хәбәрчесенә әйткәннәр. Кая китүләрен алар әлегә әйтми.

Илмира Рәхматуллина сүзләренчә, 18нче августта аның сеңлесе Амритага ике билгесез кеше һөҗүм иткәннән соң, ул һәм сеңлесе илдән китәргә карар иткән.

Һөҗүм Уфа шәһәре паркында иртәнге җидедә кыз йөгерергә чыккач булган иде.

Ике егет мине паркта аулак урында көтеп торганнар, диде Амрита Рәхмәтулина. Башта алар минем исемемне ачыкладылар, аннары мине ике ягымнан тоттылар һәм кыйный башладылар. Аларның кыйнаулары аркасында мин артка егылдым. Аларның берсе мине аякларыма ниндидер металл таяк белән суга башлады. Шул вакытта алар гел апам Илмира турында "үз башына аза" диделәр, "без үз ватаныбызны сатабыз, Украинага булышабыз" дип сүгенә-сүгенә кычкырдылар. Алар мине ун-унбиш минут чамасы кыйнады. Нәтиҗәдә, алар ике тапкыр эчемә типте һәм зарлансак, "эшләр җитдирәк булачак" һәм апама каршы җинаять эше ачачаклар, дип тиз генә киттеләр. Мин җирдә ятып калдым. Булган вакыйгаларга бик аптырадым.

Амрита сүзләренчә, ирләрнең берсе славян кыяфәтендә, икенчесе шәрык кешесенә тартым. Ул һөҗүм итүчеләрнең яшен 25-30 һәм 35-40 дип бәяләде.

Мондый хәлләр белән яхшы таныш Idel.Реалии чыганаклары, "һөҗүм итүчеләрнең үз-үзен тотышлары экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре гамәлләренә бик охшаш", ди.

Илмира Рәхмәтуллина сугыш башланганнан бирле, даими пикетларга чыга. Нәтиҗәдә, быелның яз һәм җәй айларында ул полиция тарафыннан дүрт тапкыр тоткарлана. Соңгы тапкыр, 12 августта, Русия административ хокук бозулар кодексының 203.3 маддәсенең беренче өлеше нигезендә активистка каршы беркетмә төзелде ("Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү") турында.

"Нәтиҗәдә, соңгы хәлләрдән соң без Русиядән китәргә булдык", диде Илмира Рәхмәтуллина.

"Моннан тыш, соңгы тоткарлау вакытында полиция миңа янады, кирәк булса, мине тиз табачакларын әйтте. Безне күзәтәләр. Кыскасы, мин инде сеңлемнең сәламәтлеге һәм иминлеге, шулай ук үз сәламәтлегем һәм иминлегемне куркыныч астына куя алмыйм. Алардан зарлану, минемчә, файдасыз. Бездә Русия хакимиятенә, хәзерге вакытта хокук саклау оешмаларына бер дә ышаныч юк. Кыскасы, без киттек, һәм хәзер Русиягә кайчан әйләнеп кайтуыбызны белмибез.

Ахырда, Илмира Рәхмәтуллина үзенең сугышка каршы эшчәнлеген чит илләрдән дәвам итәргә теләге барлыгы әйтте.

"Без кул кушырып утырмаячакбыз. Украинага тынычлык килү һәм Русия хакимияте Буча, Виннице, Мариупольдәге кебек башбаштаклык булдырмас өчен ... Русиядә Путин режимы алыштырылсын өчен, сүз иреге, сайлау иреге һәм адекват хакимият булсын өчен көрәшәчәкбез, диде активист.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG