Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәясәтче Евгений Ройзманны "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше нигезендә тоткарлаганнар


Евгений Ройзман
Евгений Ройзман

ТАСС чыганагы сүзләренчә, җинаять эшен Ройзманның Youtube- каналында чыккан видео аркасында ачканнар. Аның янына адвокатын кертмиләр диелә.

Бүген, 24 август иртәсендә полициянең махсус көчләре (спецназ) Екатеринбурның элекке мэры, оппозицион сәясәтче Евгений Ройзманны Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше нигезендә тоткарлаган. Аны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Тоткарлау турында беренче булып Mash хәбәр итте.

"Ройзман фонды" офисында тентү бара, дип яза ТАСС дәүләт агентлыгы. Оппозиционерның Екатеринбурдагы фатирын һәм "Невьянская икона" исемле музеен да тентиләр.

Ройзман үзе "дискредитацияләү" турындагы җинаять эшенең Мәскәүдә ачылуын әйтә. "280нче маддә, өченче өлеш. Эш Мәскәүдә", дип кычкырган сәясәтче журналистларга фатиры тәрәзәсеннән.

ТАСС чыганагы сүзләренчә, җинаять эшен Ройзманның Youtube- каналында чыккан видео аркасында ачканнар. Ройзманның фатирына адвокатын - Владислав Идамжаповны кертмәгәннәр, бу хкта "Интерфакс" яза.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Ройзманга Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә өч мәртәбә административ эш ачылды һәм штраф бирелде. Сәясәтче Русия җитәкчелеген кискен тәнкыйтьли, шул исәптән Украинага һөҗүм иткән өчен дә.

2013 елда оппозиция вәкиле Евгений Ройзман Екатеринбур мэры итеп сайланган иде. 2018 елда исә бу вазифасыннан китте. Ул моны шәһәр мэрын турыдан-туры сайлап кую мөмкинлеге бетерелү белән аңлатты.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. "Урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату" яки аларны "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрләрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG