Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңгол Галиев: "Рухи тәрбияне акчага алыштырган җирдә берни дә алга китә алмый"


Миңгол Галиев
Миңгол Галиев

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка 27 августта 81 яшь тула. Аның белән татар музыкаль театры турындагы хыяллары, яраткан җырчылары, шәкертләре, алынмаган Тукай премиясе, милләтнең киләчәге турында сөйләштек.

— Тормышның һәр чорында кешенең уй-хыяллары, борчулары төрле була. Миңгол абый, 81 яшьтә кеше нәрсә турында уйлый?

— Шушы көннәрдә үзем дә уйлап йөрдем: 81 яшь бит ул! Үз гомеренең бу вакытына күпләр килеп тә җитми. Мин инде әти-әниләрнең, әби-бабайларның күбесенең яшен узып киткәнмен. Әти сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алынып, 1941 елның декабрь айларында ук һәлак булган. Мин август аенда, урак өстендә 7 айлык булып туганмын, исән калуыма да ышанмаганнар. Балачакта да, күләгә кебек, чандырның чандыры булдым. Кечкенәдән чирләшкә булып үстем, гел башым авыртты. Шуңа карамастан, Аллаһка шөкер, миңа шушы яшькә кадәр яшәргә, бу көнемә кадәр эшләргә насыйп булган. Күпме кеше гомерен озынайту өчен халыктан миллионнар җыя, күпмесе инвалид булып туа. Мин әле 81 яшемдә йөгереп йөри алам икән, бәхет түгелме бу? Күрәсең, гел хәрәкәттә булу, җырлау яшәтә, гомерне озынайта.

Әле тагын уйлыйм: Габдулла Тукай 26 ел гына яшәп тә үзеннән күпме мирас калдырган, ә мин нәрсә эшләдем соң? Мин нинди мирас калдырам дип уйлыйм.

— Үзегез турында мин гомерем буе татар халкына хезмәт иттем, милләтем өчен яшәдем, эшләдем дип әйтә аласызмы?

Авазлы җыр сәнгатенең методикасын булдырдым, шуны танырга кеше юк

— Мин гомер буе татар халкына яхшылык эшләргә, ярдәмче булып яшәргә теләдем. Һаман да шуны телим, әмма үземнең булдыра алганнарымны, белгәннәремне халкыма бирә алмавыма, шуңа матди мөмкинлегем булмаганга йөрәгем әрни. Безне консерваторияләрдә итальян җыр сәнгатендәге манер белән авызны зур итеп ачып җырларга өйрәтәләр. Татарның җыр сәнгате андый түгел. Бервакыт Тукай да әйтә: "Шәкерт авызын ачмый гына җырлады", ди. Авызны зур итеп ачып җырлаганда, тавыш таралып бетә, ә лазер нуры туп-туры бара. Авызның ачылуына карап түгел, телнең торышына карап тавыш чыга. Элек бит телевизорлар, микрофоннар булмаган, кычкыруны шулай аклап була. Ә хәзер акырырга кирәкми, моңны йөрәктән чыгарып тыңлаучыга туры илтеп җиткереп була. Тукай теләгәнчә тудырылган, бөтен дөнья халкының күңеленә ләззәт бирә торган авазлы җыр сәнгатенең методикасын булдырдым, шуны танырга кеше юк. Мин инде сәнгать үзәге дә теркәдем, әмма эшләтерлек матди мөмкинлек юк.

— Нинди сәнгать үзәге турында әйтәсез, Миңгол абый?

Тәүфыйк Әйди исемендәге Халыкара тәрбияви сәнгать үзәге булдырдым, аны Милләт йортында юридик яктан теркәдек тә, әмма әлегә эше бармый. Минем хыялым – музыкаль театр булдыру, аңа кадрлар әзерләү. Әгәр миңа ышанып, берничә бүлмә, тавыш яздыру студиясе булдырып, шундый бер үзәк оештырсалар, анда композитор, режиссер белән бергә эшләсәм, иманым камил, бер ел эчендә музыкаль театрга кадрлар әзерли алам. Бар халык алдында шушы сүзләрем өчен җавап бирергә әзер! 2017 елда, татар теленә каршы күп эшләр башкарылган чакта, Рөстәм Миңнехановның да, Миңтимер Шәймиевнең да музыкаль театр турында әйткән сүзләре булды. Шуннан соң да кабат талпындым, кара моңа ярдәм булачак икән, дип уйладым. Илдар Гыйлметдинов белән очрашуда да ул: "Жирными буквами написать, музыкальными театру быть", дигәч, мин президентка да хат яздым. Татар музыкаль театры булдырырга кирәк, аны Миңгол Галиевка йөкләргә дигән хат астына 21 галим, сәнгать эшлеклеләре имзалар куйган иде. Аңа җавап та бирмәделәр, ул беркемгә кирәк булмады. Мин исән чакта шул музыкаль театрны күреп китәмме инде юкмы.

— Нишләп ул сәнгать мәктәбен Тәүфыйк Әйди исеме белән атарга булдыгыз?

— Ул гомерен милләтне яклауга, саклауга багышлаган шәхес. Әйди белән очрашмасам да, иҗатын, ул язган әсәрләрне укыгач аңладым. Ул үзе исән чакта аңа караш яхшы булмаган, бәяләмәгәннәр. Безнең МВД системасы хәзер дә, ялгышлык булмасын дип, һәрвакыт бөтен кешене тикшереп тора. Аңа да тикшерүләр күп булган, өенә килеп тентүләр дә уздырганнар. Мин аларны начар эшләгәннәр димим, алар тормышны хөкүмәт теләгәнчә, тигез, тыныч барсын дип, илнең иминлеге өчен тырышканнардыр, бәлкем. Тик Тәүфыйк Әйди бит шулар аркасында үз теләкләрен тормышка ашыра алмый. Бер юбилей да уздырмыйча үлеп китте. 60 яшенә юбилей уздырасы килеп исемлек тә төзегән булган, исемлектә мин дә булганмын. Насыйп кына булмады.

Белгәннәремне халкыма бирә алмавыма, шуңа матди мөмкинлегем булмаганга йөрәгем әрни

Ел азагында, кемнең күпме кереме булганын язып чыгалар бит әле. Фәлән түрә фәлән кадәр миллион эшләгән, хатыны аннан ун мәртәбә күбрәк эшләгән... Менә аларның милләткә яисә кемгәдер ярдәм итүе турында ишеткәнем юк. Пенсионерлар да авыруларга тиенләп булса да ярдәм итәргә тырыша. Без дә милләткә ярдәм итәргә телибез, әмма матди мөмкинлегебез юк.

— Татар музыкаль театры турында республика җитәкчеләре, депутатлар еллар буе сөйләп тә бернинди алга китеш булмадымы?

— Аны Казан дәүләт консерваториясе күтәреп алды да, Опера һәм балет театрында "Алтын Казан" мюзиклын әзерләп карадылар. Болгарда "Кара пулат"ны куйдылар. Әмма бу татар халкын дөньга таныта торган юл түгел, чөнки, әйткәнемчә, алар бөтенесе итальян вокалы белән авызын киң итеп ачып җырлый. Безгә үзебезчә музыкаль драма артисты әзерләргә кирәк. Безнең консерватория, музыка училищесы, мәдәният институты бар. Барысы да менә дигән җырчылар чыгара. Әмма музыкаль театр өчен җырга сәләтле драма артисты булуы шарт. Бүген кайсы театрга керсәм дә, мине яхшы каршы алалар, алар белән эшләргә дә мөмкин бит. Режиссер нәрсә күрсәтә ала, балетмейстер нинди хәрәкәтләр ясатты дип карарлык тамаша түгел, ә артистның мөмкинлекләрен, аның йөрәктән-йөрәккә барып җитәрлек хисләрен, җан җылысы, фикерне музыка аша күрсәтергә өйрәтәсе иде. Үзәктә Кеше булырга тиеш. Музыкаль театрыбыз белән без дөньяга таныла алабыз.

— Миңгол абый, сез Татарстанның халык артисты, мөгаллим, татар сәнгатенә керткән өлешегезне искә алып, безнең Татарстан мәдәният министрлыгы юбилей чараларыгызны зурлап уздырырга җыенадыр. Кайда, нинди чаралар булачак?

Зинһар өчен, исән чакта тыңлагыз, файдаланыгыз мине

— Ишеткәнем дә, белгәнем дә юк. Аллага шөкер, күренекле кешеләребезнең юбилейларын, искә алу кичәләрен ул үлгәннән соң да үткәрәләр. Зөлфәтне, Хәмдүнә Тимергалиеваны үзләре үлгәч ничек зурладылар. Мин бит әле яшим, кемгә кирәк мин бүген?! Аларның мине уйлаганнары да, искә алганнары да юк, чөнки артларыннан елап йөрмим, ә еламаган балага имчәк каптырмыйлар. Бәлки, сәбәбе шулдыр. Нидерландтан килгән күренекле композитор мине дөньякүләм җырчы дип атаган һәм үзләрендә күрергә теләүләре турында әйткән икән, бу да минем өчен зур бәя һәм мин шуңа да бик риза. Зинһар өчен, исән чакта тыңлагыз, файдаланыгыз мине, бергә тарихка керер идек, дип әйтәсем килә дә, тик кемгә әйтергә?!

Миңгол Галиев
Миңгол Галиев

— Юбилейларыгызны үткәрмәүләренә, Тукай бүләге бирмәүләренә, игътибар булмауга үпкәләмисезме соң?

— Илһам Шакиров премиясен булдырдылар бит. Шуны башкаларга тапшырганда миңа: "Сез моңа гына түгел, зуррак премиягә лаек", диделәр. Узган ел Конгресс каршындагы Аксакаллар шурасы белән Республика аксакаллар шурасы мине Тукай премиясенә тәкъдим иткән иде.

Мин аны бирмәячәкләрен белә идем, әмма аларның хөрмәте булгач, тәкъдим иткәч, күндем инде. Ахыр чиктә, мине намзәтләр исемлегенә дә кертмәделәр. Минем методика турында дүрт студентым диплом яклады, ничә еллык иҗатым бар... Мин кем инде дип уйлыйм, чынлап та. Урамда узып баручы, бер белмәгән кешеләр минем белән исәнләшкәч тә күңелем була. Мине беләләр бит дип уйлыйм. Гомер бушка яшәлмәгән.

— Тукай премиясен алсагыз, акчасын нәрсәгә тотар идегез?

Миңа Тукай бүләгенең акчалата өлеше түгел, ә исеме кыйммәт

— Бүген миңа берни дә кирәкми инде, әмма милләткә кирәк. Аны изге эшләргә тотар идем, үземә тотмас идем. Миңа аның акчалата өлеше түгел, ә исеме кыйммәт. Чөнки Тукай премиясе алган кешене ишетә башлыйлар. Аңа берәү дә җавапсыз калмый, язган хатларына да җавап бирәләр. Президент кабул итә торган шәхес була ул. Шәкертләремнең берсе, музыкаль театрга күпме акча кирәген исәпләп, проектын да ясап китерде. Анда елына 44 миллион сум кирәк иде. Аны Ирада Әюпова (Татарстан мәдәният министры - ред.) карады да: "Каян алыйк без моның кадәр акча", диде. Ул да хаклы, Мәдәният министрлыгына да акчаны санап кына бирәләр. Телевизорда, радиода да сүз күбрәк спорт турында, ә сәнгать турында сүз юк. Кичә генә тыңладым, бер спортсменны бер клубтан икенче клубка саталар. Без музыкаль театрга елына 44 миллион сум таба алмыйбыз, ә ул бер спортсменга, бер сезон уйнаган өчен 2,5 миллион евро түлиләр. Бу бит 150 миллион сум була! Шәп, булсын! Стадионнары да, спорты да булсын! Әмма сәнгать спорттан югарырак бит. Рухи тәрбияне сәнгатьтән дә көчле бирә торган өлкә юк. "Иң башта – җан тәрбиясе, икенчесе – тән тәрбиясе, өченчесе һәм соңгысы – акча", дигән Платон. Бүген бу канатлы гыйбарә нәкъ киресенчә башкарыла. Алдан акча, аннан тән, аннары гына җан йөри.

— Сез Хәтер көненә бер дә калдырмый йөри торган кеше. Быел Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип игълан иттеләр. Моны ничек кабул иттегез?

1937нче елларда кешене халык дошманы дип атасалар, хәзер аннан да куркынычрак атама таптылар – экстремист

— Бер-ике ел элек Татар иҗтимагый үзәгенә йөргәч, сорау алуга мине дә чакырдылар. Халык өчен тырыша торган оешма, аның беркемгә зыяны юк, дидем. Русиянең үз Конституциясендә үк, һәр халыкның саклауга, яклауга, яшәүгә, белем алырга хокукы бар, диелгән. Хәзер дә, халыкларны бетерә-бетерә, аны саклыйбыз диләр. Бернинди экстремизм юк иде ул оешма эшчәнлегендә. Аларның утырышларында да, чыгышларында да фикер әйтү бара. ТИҮдә әйтелгән фикерне инкарь итеп булмый икән, димәк, ул бернинди экстремист та түгел, ә дөреслекне сөйләүче генә. Алар әйткән сүзләргә ил җитәкчеләреме, депутатлармы, каршы фикерен әйтеп, менә ул алай түгел, дип әйтә алырга тиеш. Аларның җыелышлары булган урында депутатлар да булырга, аларны төзәтеп, дөрес юлга кертергә тиеш бит. 1937нче елларда кешене халык дошманы дип атасалар, хәзер аннан да куркынычрак атама таптылар – аны экстремист диләр.

— Бүген илдә барган вакыйгаларга карап, киләчәктә татар халкы, Татарстан белән ни булыр дип фаразлыйсыз?

— Бүген татар халкына каршы шулкадәр зур эшләр бара. Без совет халкы дигән исем өчен эшләдек, яшәдек. Совет халкы булса да, анда телләргә ирек бар иде әле. Ә хәзер дәләтне коручы халык – урыс халкы. Калмык, чечен, татар, тывалы – барыбыз да урыс, дип алга сөрү бара. Милләтләрне яклау-саклау урынына кыса торгач, соңгы чиктә бу зур шартлау булырга мөмкин. Татар бетә икән, башка милләтләргә урын калмаячак. Милләтләрне бетерү урысның үзен дә бетерүгә китерәчәк. Башка милләтләрне дә урыс дип атау хисабына урыс санын үстереп буладыр анысы, әмма башкача атап кына ул урыска әйләнми шул. Геннары барыбер үз ягына каерачак. Ахыр чиктә, халык арасында үз тамырларын да югалту һәм бер халыкка берләшә алмау да барлыкка киләчәк. Русия федерациясе буларак, кечкенә халыкларга хөрмәт белән, аларга ярдәм итеп яшәгәндә генә ил бөтен калачак. Бердәмлек ул бер-береңне хөрмәт итүдән, яратудан гына килә ала.

— Һәр җырчының үз тамашачысы, аудиториясе бар, алар үз артыннан кешене ияртергә сәләтле. Җырчы әйткән сүзгә тамашачы да колак сала. Сезнең укучылар арасында милләтне яклап сүз әйткән җырчылар булдымы? Сез аларның милли позициясеннән канәгатьме?

Мин җырчылар әзерләмим, шәхесләр әзерлим

— Әгәр кеше уңышларга ирешә икән, аның үзен мактыйлар. Әмма кешесе барып чыкмаса, аның укытучысын хурлыйлар, ди. Укучылар арасында да төрлесе бар бит. Менә Айдар Галимов Казанга килеп концерт куйса, ул анда чакыра. Мин аның концертына барам. Ә мин җаным-тәнем белән үстергән укучыларым бер концертына да чакырмаска да мөмкин. Ләкин кайда гына булсалар да, милли моң, сәнгать аша алар халыкка хезмәт итә. Бу уй мине җылытып тора. Мин җырчылар әзерләмим, шәхесләр әзерлим. Юристлар, табиблар, дәүләт эшлеклеләре һәм башка һөнәр ияләре арасында да минем укучылар бар. Хәзер мин үз эшемне дәвам итүчеләрне әзерләү турында уйлыйм.

Миңгол Галиев
Миңгол Галиев

— Шул ук Хәтер көнендә сезнең укучылар бармы соң? Нишләп алар анда килми?

— Аларның үзләреннән сорарга кирәк аны. Сирәк кенә булса да, анда шәкертләрем дә була, килеп исәнләшәләр. Килми калучылары шул ук экстремист, террорист дигән исемнән, "допрос" юлында йөрүдән куркадыр, бәлки. Татар чаралары, түгәрәк уеннар, кичке уеннар була, анда да күбрәк өлкәннәр катнаша, яшьләр юк диярлек. Бөтен иле шулай барганда минем шәкертләр генә башка юлдан йөрермени?!

— Хәзер җырчылар глобализациягә кушылып, миллилекне югалта. Моннан ничек котылып була?

Бүгенге шау-шуга корылган җыр сәнгате – ул сәнгать түгел

— Котылу бик авыр. Бу бит бер ел гына бармый, 20-30 ел дәвам итә. Әйтүләренә караганда, хәзер бар каналлар да шәхси. Хәтта тәрбия инструментлары да шәхси кулларга күчкән, бар әйбер акчага корылган икән, моннан ничек котылып була соң? Бездә дә тәрбияви юнәлештә эшләрлек, талантлы җырчылар бар. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин бик халыкчан, әйбәт җырчы. Аның тавышы табигый, куелган академик тавыш белән җырламый. Филүс Каһиров, Артур Исламовлар – татарны дөньяга таныта торган шәхесләр. Халык аларны таныган, исемнәр биргән икән, хәзер алар тәрбияви якны карарга тиеш, әмма алар халыкка ошый дип, попсага кереп бара. "Халык ярата бит", диләр. 20-30 ел буе, халык ярата бит дип, халык сораганга гына иярергә ярамый. Бүгенге шау-шуга корылган җыр сәнгате – ул сәнгать түгел. Көчле ритмик музыка кешенең акыл сәләтенә начар йогынты ясый, әмма аны наркотик кебек үзенә тарта. Музыка йөрәк тибешенә дә турыдан-туры йогынты ясый. Йөрәкнең ритмы бар, аритмия бар. Тиз ритм, каты музыка йөрәк тибешендә тайпылышлар барлыкка китерә, нерв эшчәнлеген боза. Бар күңел моңы, бар шайтан туе. Боларны аерырга өйрәнергә кирәк. Күңел моңы ул диндә дә тыелмый. Коръән укыганда да көйләп укыйлар, аны укыгандагы ягымлы авазлар Коръәнне тел белмичә дә аңларга ярдәм итә, фикере күңелгә сеңә. Мөнәҗәт әйткәндә дә, андагы фикерне җиткерү – иң көчле сәнгать. Ритмга корылган, транска кертә торган музыкалар куркыныч әйбер. Кеше шуны аңлап, үз-үзендә зәвык тәрбияләргә тиеш.

— Соңгы ярты елда урыс җырчыларының күбесе илдә барган вакыйгаларга риза булмыйча чит илләргә чыгып китте. Ә татар җырчылары йә битараф, йә сәясәткә кысылмыйбыз, диләр. Мондый чакта битараф булып калып буламы соң?

Хәзерге оҗмах кебек җир шарында, бөтен кешегә бөтен нәрсә җиткән заманда кан коеп яту минем башка сыймый

— Беркем дә битараф калмый, ләкин кычкырып йөрми. Хәзерге оҗмах кебек җир шарында, бөтен кешегә бөтен нәрсә җиткән заманда кан коеп яту минем башка сыймый. И, Ходаем, син тудырган җир, син тудырган кешеләр бит бу. Нишләп син ул кешеләрне бер-берсенә каршы сугыштырасың? Нигә син аларның йөрәкләренә миһербан, мәхәббәт салмыйсың, дип уйланам. Аларның барысына да оҗмахта урын беткәнмени?! Бу сүзләрне язсаң, мине төрмәгә утыртачаклармы? Син бит җырчы, нигә сәясәткә тыгыласың, дияргә мөмкиннәр. Без бала арбасыннан төшкәннән бирле шушы илгә хезмәттә булдык. Тәпи йөри башлаганнан бирле башак калмасын дип, әти-әни артыннан басудан башак җыеп йөри идек. Малга ризык кирәк булганда да урманнан капчык-капчык имән чикләвеге җыеп тапшыра идек. Шушы эшләрдә катнашкан кеше, фикер әйтергә хакым юкмы?! Беләсеңме, әгәр безнең илне, совет замынындагы сыман, бар яклап ябып куйсалар, ил чынлап та бөек булыр иде дип уйлыйм мин. Бездә бөтен чимал бар, эшче куллар җитәрлек. Санкцияләр белән чикләрне япканнар икән, без бар әйберне үзебездә җитештерә алырлык дәрәҗәдә бит. Ул санкцияләр илнең үсешенә бер этәргеч булыр дип уйлыйм.

— Аны санкцияләргә кадәр үк үстереп, бар яктан җитеш ил итәргә нәрсә комачау итә иде?

Зиратлар да хосусый милеккә күчкән икән, бу дөньяның бетүе дигән сүз

— Бизнес бит. Безнең заманда бер әйберне сатып алып, икенче бәядән сатып кара: спекулянт дип шунда ук төрмәгә утырталар иде. Ә хәзер спекулянтлык бизнеска әверелде, илдән читкә сатып байыйлар. Үзеңдә җитештерүне җайга салганчы, чит илдән сатып алу кулайрак. Акча хакимлеге булган җирдә оҗмахка урын юк. Зиратлар турында бер мәкалә укыдым, алар хәзер хосусый милеккә әверелгән икән. Хәзер кешене җиренә җиткереп күмү 40-50 мең сум торганын белгәч, йөрәгем әрнеп китте. И, Ходаем, шушы илебезнең шушы җирләрен саклар өчен, әтием сугышта һәлак булган. Мин үлгәч, балаларым миңа дигән 2 метр җир өчен, әтием гомерен салган җир өчен, 40-50 мең сум түләргә тиеш буламыни? Әгәр бу чын хәл булса, зиратлар да хосусый милеккә күчкән икән, бу дөньяның бетүе дигән сүз. Бала туганнан алып үлгәнче дәүләт карамагында бит. Аны тудыралар, үстерәләр, укыталар. Әйе, хәзер күбесе акчага, әлбәттә. Бервакыт аягым авыртып чыдый алмагач, рентгенга төшәргә дип хастаханәгә барган идем. Ике айга чиратка язып куйдылар. Чыдап булмый инде, акчасын да түлим, дигәч, туп-туры рентгенга кереп чыктым. Беркем юк. Минем кызым Аксубайдан яман шешнең иң соңгы стадиясе белән Казанга килде. Аны ике атнадан соңга консультациягә чиратка куйдылар. Шунда ук түләү белән бар да оештырылган. Түләгәч, барысын да бернинди чиратсыз кереп чыктык. Ни кызганыч, кызым яман шештән 37 яшендә үк вафат булды. Врачлар да гаепле түгел инде монда, әмма Платон әйткәнчә, рухи тәрбияне акчага алыштырган җирдә берни дә алга китә алмый.

Миңгол Галиев — татар җырчысы, тенор, мөгаллим, Татарстанның халык артисты.
1941 елның 27 августында Татарстанның Мамадыш районы Иске Комазан авылында туган.
1969-1974 елларда "Татарстан АССРның 10 еллыгы" исемендәге мәдәният сарае каршындагы татар хоры җитәкчесе.
1970 елда Казан консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган.
1978-2001 елларда — Казан педагогика институтының музыка факультеты укытучысы.
1998-2001 елларда — институтның вокал әзерләү кафедрасы мөдире.
1979-1987 елларда — Совет берлеге музыка фондының Татар бүлеге мөдире.
1981 елда — Татарстан АССРның атказанган артисты.
1992 елда — Татарстанның халык артисты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG