Русия саклану министры Сергей Шойгу Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең хәрби оешмалары башлыклары киңәшмәсендә Русия гаскәренең Украинага һөҗүме акрынайды дип белдерде. Шул ук вакытта ул моны аңлы карар дип атый, бу "тыныч халык арасында корбаннар булмасын өчен" эшләнә дип аңлата.
Шойгу сүзләренчә, "махсус операция" дип аталучы бу сугышта Русия хәрбиләре "һуманитар хокукларны җитди рәвештә үти": янәсе һөҗүмнәр югары төгәллекле коралдан дошманның хәрби объектларына ясала.
"Тыныч халык арасында корбаннар булмасын өчен барысы да эшләнә. Әлбәттә, бу һөҗүм темпларын акрынайта, әмма без моңа аңлы рәвештә барабыз", диде Шойгу.
Шул ук вакытта Русия саклану министры Украинадагы "махсус операция" ниятләнгәнчә бара һәм аның бөтен бурычлары да үтәләчәк, дип ышандыра.
Сугыш башланып, өч ай узгач, майда Русия саклану министры Сергей Шойгу ил гаскәрләренең Украинага һөҗүме махсус акрын бара, бу тыныч халыкка эвакуацияләнергә мөмкинлек бирү һәм халык арасында корбаннар булдырмау өчен эшләнә дип әйткән иде инде.
Киев исә украин гаскәрләренең нык каршы торуы Русиянең тиз генә җиңү яулау турындагы ниятләрен юкка чыгарды дип белдерә. Көнбатыш илләренең күзләве дә шундый ук фикердә.
Күптән түгел The New York Times Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана дип язды. Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең халыкара иминлек програмнары мөдире Сет Джонс сүзләренчә, бу югалтулар Русия гаскәрен шактый зәгыйфьләткән һәм аның сугыш кырындагы гамәлләренең нәтиҗәлелеген киметкән.
- 24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлады. Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.
- Украина баш хәрби штабы исә сугыш башыннан алып Русиянең 43 меңнән артык хәрбие һәлак булды дип белдерә.
- Гадәттә низагта катнашучы тарафлар үз югалтуларын киметеп, дошманныкын арттырып күрсәтә. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!