Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 150 кешелек хәрби һоспиталь төзелеп бетте


Һоспитальгә беренче истәлек ташы  2021 елның август ахырында салынган иде. Бер ел эчендә төзелеп беткән хастаханә 150 кешегә исәпләнгән, бирегә һава транспорты белән китерелгән авыруларны дәвалаячаклар диелә.

Казанда 150 кешегә исәпләнгән хәрби һоспитальне төзеп бетергәннәр. Объектның ачылырга әзер булуын тикшерергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов килгән, бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бинаның гомуми мәйданы 12,5 мең дүрткел метр. Әлегә һоспитальне барлык кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландыралар диелә. Ул Казандагы Республика клиник хастаханәсе (РБК) һәм Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) янында, Рауис Гәрәев урамында урнашкан.

Һоспитальгә беренче истәлек ташы 2021 елның август ахырында салынган иде. Бу чарада Русия саклану министры Сергей Шойгу да катнашты.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, "һоспиталне һәлакәтләрдә, хәрби конфликтларда җәрәхәтләнүчеләргә, авыруларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә алу мөмкинлеген исәпкә алып төзегәннәр".

Биредә һава транспорты белән китерелгән авыруларны кабул итәчәкләр диелә.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Элегрәк аннексияләнгән Кырымда Украина президенты вәкиллеге Кырымдагы хастаханәләр Русиянең Украинага каршы сугышында яраланган урыс солдатлары өчен һоспитальләргә әйләнеп бара дип хәбәр иткән иде.

  • Күптән түгел The New York Times Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана дип язды. Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.
  • Украина баш хәрби штабы исә сугыш башыннан алып Русиянең 43 меңнән артык хәрбие һәлак булды дип белдерә.
  • Гадәттә низагта катнашучы тарафлар үз югалтуларын киметеп, дошманныкын арттырып күрсәтә. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG