Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 95 яшендәге Икенче дөнья сугышы ветеранын үтергәннәр


Рафаис Мөслехов
Рафаис Мөслехов

Илеш районы Кадер авылында яшәүче Икенче дөнья сугышы ветераны, 95 яшьлек Рафаис Мөслеховның җәсәде өенең ишек алдында булган диелә. Тәнендә күпсанлы пычак эзләре табылган.

Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында яшәүче Икенче дөнья сугышы ветераны, 95 яшьлек Рафаис Мөслеховны үтергәннәр. Бүген, 25 август иртәсендә аның мәетен көн дә янына килеп йөрүче социаль хезмәткәр тапкан. Бу хакта "Башинформ" яза.

Ветеранның җәсәде өенең ишек алдында булган диелә. Тәнендә күпсанлы пычак эзләре табылган. "Үтерү" турында җинаять эше ачылган, тикшерүчеләр булган хәлләргә ачыклык кертә диелә.

Рафаис Мөслехов 95 яшен быел май аенда гына үткәргән булган. Басма аның районда хөрмәтле кеше булуын, өлкән яшьтә булуына карамастан актив тормыш рәвеше алып баруын, социаль челтәрләрдә дә утыруын яза.

Ике ел элек, 2020 елның июлендә Башкортстанда 100 яшьлек сугыш ветеранын газаплап үтергәннәр иде. Аның зур күләмдә акчасын да урлаганнар.

Тикшерү фаразларына күрә, үтерүчеләр Башкортстанның Кыйгы районында ялгыз яшәүче 100 яшьлек ветеран Иван Несмеяновның җыелып куелган акчасы барлыгын белгән.

Алар 2020 елның июлендә төнлә исерек килеш ветеранның өенә кергән, аны бәйләп куйганнар һәм акчаларын бирүне таләп итеп, каты гына кыйнаганнар, дип саный тикшерү. Газаплаулардан соң ветеран 2,4 миллион сумнан артык акчасын биргән, җинаятьчеләр бу акчаларны тигез итеп бүлешкән диелә.

Быел февральдә үтерүчеләргә хөкем карары чыкты. 34 яшьлек Юрий Никитинны – 23 елга, 42 яшьлек Виктор Валавинны – 10 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр һәм кырыс тәртипле колониягә җибәрделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG