Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каракалпакстанда киңкүләм протестлардан соң төбәк җитәкчесе алышынган, яңа башлык - элекке эчке эшләр министры


Каракалпакстанда протестлар. 1 июль 2022
Каракалпакстанда протестлар. 1 июль 2022

Элегрәк Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев Каракалпакстан җитәкчелеген төбәктә протест чаралары килеп чыгуга юл куюда гаепләгән иде.

Үзбәкстанның Каракалпакстан автоном республикасында киңкүләм каршылык чараларыннан соң төбәк башлыгы алышынган. Каракалпакстан Жокаргы Кенесы (парламенты) рәисе итеп чираттан тыш сессиядә республиканың элекке эчке эшләр министры Аманбай Орынбаевны сайлаганнар. Бу хакта Үзбәкстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Каракалпакстан парламентын 2020 елның октябреннән Мурат Камалов җитәкләде. Ул вазифасыннан "авыру сәбәпле" киткән диелә.

Элегрәк Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев Каракалпакстан җитәкчелеген төбәктә протест чаралары килеп чыгуга юл куюда гаепләгән иде, дип яза Gazeta.uz.

Каракалпакстан республикасы конституциясенә ярашлы, Жокаргы Кенес рәисе бу төбәкнең җитәкчесе һәм иң югары вазифаи заты булып тора. Аны Үзбәкстан президенты белән килештереп, яшерен тавыш бирүләрдә Жокаргы Кенес сайлый.

Каракалпакстанда протест чаралары 1 июльдә, Үзбәкстанда яңа конституция өлгесе бастырылганнан соң башланды.

Үзбәкстан Конституциясеннән Каракалпакстан суверенитеты турындагы сүзләрне алып ташлау тәкъдименә каршы республика башкаласы Нөкис (Нукус) һәм башка шәһәрләрендә халык урамнарга чыкты.

Үзбәкстан хакимиятләре тәртипсезлекләрдә 18 кеше үлүен хәбәр итте, аларның 14е – сивилләр, дүртесе – хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре. 516 кеше тоткарланды. Тоткарланучыларның 14е "Конституцион корылышка һөҗүмдә" гаепләнә.

Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG