Accessibility links

Кайнар хәбәр

СССРның бердәнбер президенты Михаил Горбачев вафат


Михаил Горбачев (1931-2022)
Михаил Горбачев (1931-2022)

Совет берлеге җитәкчесе вазифасында Горбачев үзгәртеп коруны башлап җибәрә, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырта.

30 август көнне 91 яшендә Совет берлегенең коммунистлар фиркасе генераль сәркатибе, СССРның соңгы җитәкчесе Михаил Горбачев вафат булды. Бу хакта Үзәк клиник хастаханәсендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Горбачевка 91 яшь иде, соңгы вакытта ул авырган дип хәбәр ителә.

Горбачев Мәскәүнең Новодевичий зиратында, хатыны Раиса Горбачева янында җирләнәчәк.

Михаил Горбачев 1971 елда коммунистлар фиркасенең (КПСС) Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана, ә 1985 елда аның генераль сәркатибе итеп билгеләнә. Совет берлеге җитәкчесе вазифасында Горбачев үзгәртеп коруны башлый, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырта. Илдә сүз иреге рөхсәт ителә, демократик үзгәрешләр башлана.

1990 елның февралендә Горбачев Совет берлегенең президенты булып сайлана, бу вазифада ул беренче һәм соңгы кеше була. 1991 елның августында аның сәясәте белән килешмәгән бер төркем җитәкче аны вазифасыннан бәреп төшерергә теләп фетнә оештыра, ләкин ул илдә тамыр җәйгән демократик көчләр тарафыннан бастырыла.

Горбачев президент вазифасыннан 1991 елның декабрендә, Совет берлеге таркалгач ваз кичә. Сәясәттән киткәннән соң ул "Горбачев-фонд"ын оештыра, әлеге фондта Русия һәм дөнья тарихын өйрәнә.

1990 елда Горбачевка Нобель тынычлык бүләге бирелә.

Горбачев 1990нчы елларда Татарстан тарихына да йогынты ясый. Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Горбачев Татарстанны өметләндерүче гамәлләре белән беррәттән, республикага бу юлны ябучы ике зур адым ясый. Берсе — Совет берлегендәге республикаларның тугызы белән яңа Совет берлеге турында 9+1 килешүен тәкъдим итә. Ул тугыз республика һәм президент Михаил Горбачев килешүе була. Анда автоном республикаларга яңа Совет берлеге килешүен аерым имзалау хокукы бирелмәү турында сүз бара. Икенче адым дип Таһиров аның мөһим вакытта, "ГКЧП булачагын белә торып", Фороска ялга китүен атый. ГКЧП фетнәсе булмый калса, Татарстан йә союздаш, йә бәйсез республика булыр иде, дип саный Таһиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG