Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГКЧП фетнәсенә 30 ел. 5 мөһим факт


Ельцин Мәскәүдә танк өстенә менеп халыкны каршылык чаралары башларга өнди. 19 август 1991

Горбачев катгый эш итәргә кушып ялга китә, Янаев төркеме фетнә оештыра, Шәймиев фетнәчеләрне яклап чыга, берлек килешүе имзаланмый кала, Татарстан бәйсезлек форсатын югалта. ГКЧП фетнәсенә 30 ел. Азатлык тарихи вакыйгаларны искә ала.

ГКЧП фетнәсе оештырылуга быел 30 ел тулды. 1991 елның 18-21 августында СССРның вице-президенты Геннадий Янаев рәислегендәге төркем Кырымга ялга киткән Михаил Горбачевның хакимияттән читләштерелүе турында игълан итә. Совет берлегендә яңа вакытлы хакимият – Гадәттән тыш хәл дәүләт комитеты (ГКЧП) оештырылуы турында белдерелә.

Үзләрен игълан иткән яңа хакимият СССР президенты Михаил Горбачев алып барган "үзгәретеп кору" реформасына һәм Совет берлеген конфедератив дәүләт итеп коруны күз алдында тоткан яңа килешүне кабул итүгә каршы чыга. ГКЧП оештыручылар СССРны элеккеге кебек авторитар режим рәвешедә саклап калырга тели.

Борис Ельцин җитәкләгән РСФСР хакимияте фетнәчеләргә каршы күтәрелә, мәскәүләр урамга чыгып Югары шура бинасы тирәли тере калганга баса. Соңрак ГКЧПны дәүләт түнтәрелеше оештыру омтылышы дип атыйлар.

Совет берлеген юк иткән биш көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

ГКЧП Татарстан язмышында хәлиткеч рольләрнең берсен уйный. Нәкъ бу вакыйга аркасында республика союздаш статусыннан колак кага. "Август фетнәсе" вакытында Татарстанда болгавыр хәлләр булып ала. Азатлык ГКЧП турында биш мөһим фактны барлады.

1. Татарстан бәйсезлек форсатын югалта

1991 елның 20 августында яңа берлек килешүе имзаланырга тиеш була. Анда Татарстанның да мөстәкыйль рәвештә кул куеп, союздаш республика статусын алуы көтелә. Ләкин ГКЧП яңа килешүгә каршы чыга һәм барлык планнарны боза.

Яңа килешү төзелгән очракта СССР конфедератив дәүләткә әйләнергә тиеш була. Илдә дәүләт идарә итү системы һәм хөкүмәт әгъзалары тамырдан үзгәрәчәге әйтелә.

Аңа кадәр яңа берлек килешүенең "9+1" дигән документы барлыкка килә. Анда Татарстанның союздаш республика буларак керүенә каршы чыгалар. Ахыр чиктә бу проект тормышка ашмый кала. Тарихчы Индус Таһиров Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Русия Татарстанның союздаш булуына күнгән иде дип белдерде. Горбачев татарның дәүләтчелеген ныгытуга каршы булмаган. Ләкин Татарстанга бәйсезлек алырга өч көн җитми кала. Әгәр дә килешү төзелеп, СССР таркалса, Татарстан башка союздаш республикалар сыман бәйсез булыр иде, дигән фикер бар.

2. Шәймиев ГКЧПны яклап чыга

"Август фетнәсе" вакытында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Мәскәүдә була. Ул Борис Ельцин белән очраша алмый, ләкин ГКЧПны оештыручылар төркеме башлыгы Геннадий Янаев белән күрешә.

1991 елның 21 августында Миңтимер Шәймиевнең газетта басылган мөрәҗәгате
1991 елның 21 августында Миңтимер Шәймиевнең газетта басылган мөрәҗәгате

Шушы очрашудан соң Татарстан президенты ГКЧПны яклап белдерү белән чыга. "Илне һәлакәт алдына китергән вакыйгалар һәм хәлләр Гадәттән тыш хәл дәүләт комитетының (ГКЧП) 18 август мөрәҗәгатендә мөмкин кадәр туры итеп чагылган. Ул игълан иткән карарлар һәлакәт булдырмый калуга, илдә хәлне тотрыклы итүгә юнәлдерелгән", диелә әлеге белдерүдә. Шәймиев урам чараларын тыя, цензура кертә.

ГКЧП тар-мар ителгәч, Миңтимер Шәймиев һәм фетнә вакытында КПССның Татарстан рескомын җитәкләгән Рево Идиатуллинга карата мәхкәмә эше ачыла. Президент бу гаепләүләрдән коры чыкса, Идиатуллин ярты ел прокуратура күзәтүендә кала. Шуннан соң гына аннан гаепләүләр алына.

Август ахырында халыкта, Шәймиевны тимер читлеккә утыртып, Мәскәүгә алып китәргә җыеналар, дигән сүзләр тарала. 26 август Шәймиевне мәскәүләрдән яклап урам җыены оештырыла. Митингка 20 мең кеше җыелуын язалар. Татарстан президентын милли хәрәкәт вәкилләре кулга алынудан саклап кала, дигән фикер яши.

3. Татарстанда цензура урнаштырыла

20 август Миңтимер Шәймиев матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итүче вакытлыча комитет булдыра. 90нчы елларда искән демократия җилләре вакытында җәмәгатьчелек моны Татарстанда цензура кертелү буларак кабул итә. Шул ук көнне Шәймиев журналистлар белән очраша һәм уйлап эш итәргә чакыра. Ул ГКЧП карарлары һәм Татарстан президенты күрсәтмәләрен үтәргә чакыра һәм килешмәүчеләр үзләренең киләчәген боза, дип катгый кисәтү ясый.

Татарстан матбугатына басым башлана. Аерым алганда, "Вечерняя Казань" газетының җаваплы сәркатибе президент хакимиятеннән шалтратулар булуын әйтә. Ләкин редакция әгъзалары "тыелган" хәбәрне бирергә карар итә. КПСС рескомына таянып нәшрият мөдире В.Гаврилов мөрәҗәгатьне юк итәргә һәм газетта бастырмаска чакыра. Шуннан соң Ельцин белдерүе газеттан алына.

Мәскәүдә генә түгел, 20 августта Казанда да халык урамга агыла башлый. Гәрчә, урам җыеннары тыелса да. Милли хәрәкәт вәкилләре Татарстан бәйсезлегенә каршы булган демократлар белән бергә фетнәгә каршы чыга. Протестчылар белән куәт оешмалары вәкилләре бәрелеше була. Тарихчы Индус Таһиров шаһитларга сылтанып язганча, кайбер катнашучыларның кулларын борганнар, кемнедер чукмар белән кыйнаганнар, ә ятып калганнарны – типкәләгәннәр. Ул көнне алты кеше кулга алына.

Казан Кирмәненә юл тоткан урам йөрешен туктатыр өчен хәрби көчләрне кулланырга җыенганнар. Моның өчен Идел буе бүлгесе хәрби көчләре әзерлек эшләре башлый. Таһиров язганча, хәрбиләр Самардан килергә тиеш була.

150 кешедән торган биш төркем Кирмән–Ленин–Акчарлак–Гвардия урамнарында урнашыр дип көтелә. Тагын җиде машинада, бер БТР һәм танкта 150 хәрби Вишневский һәм Гвардия урамын, тимер юл, үзәк универмаг, Киров урамын чолгап алырга тиеш була. Фетнә тәмамлануга шифрограмнарны юк итәргә кушыла. Өч телеграмм сакланып кала.

4. Мәскәүдә корбаннар һәм кулга алулар

"Август фетнәсе" вакытында Мәскәүдә бәрелештә өч кешенең гомере өзелә. Соңрак Горбачев аларга "СССР каһарманы" исеме бирә.

СССР эчке эшләр министры, ГКЧП әгъзасы Борис Пуго үзенең кулга алыначагын белгәч, үз-үзенә пистолеттан атып кул сала. 24 августта Совет берлеге маршалы, Горбачевның киңәшчесе Сергей Ахромеевның үле гәүдәсен табалар. Моннан тыш, КПССның үзәк комитетында эшләгән өч югары түрә үз фатиры балконыннан егылып төшә.

22-29 августта ГКЧПны оештыручылар һәм аларга ярдәм итүчеләр кулга алына. Алар 1992 елның июненнән ярты елга читкә чыкмау шарты белән өйләренә җибәрелә. 1993 елда мәхкәмә эше башлана. Бер елдан Русия думасы аларга амнистия игълан итә.

5. ГКЧП оешуда Горбачевның роле

ГКЧП оештыруда Горбачевның катнашы булган дигән шик тә бар. Фороска китәргә бер көн кала ул хөкүмәтттә тар даирәне җыеп: "Катгый эш итәргә кирәклеген истән чыгармагыз. Әгәр, кирәк булса, без ахырга кадәр барачакбыз, хәтта гадәттән тыш хәл кертүгә кадәр", дип әйтеп калдыра. Кырымга очар алдыннан, ул очкычта ГКЧПны оештыручыларның берсе Янаевка: "Кирәк вакытта катгый эш ит, ләкин кан койма", дип фетнәгә, янәсе, фатихасын бирә.

Янаев Горбачев кушуы белән ГКЧП документлары әзерләнгән булуын берничә тапкыр белдерә. Аның сүзләренчә, гадәттән тыш хәл кертүнең дүрт варианты булган.

Горбачев тирәсендә йөрүчеләр аның ГКЧП турында барысын да белүен сөйләп килде. СССР президентының бу адымын кайсы көчләрнең җиңүенә карап, шуларга иярергә теләвеннән чыгып эш иткән, дип аңлаталар.

Ләкин Горбачев бу гаепләүләрне кире кага. Аңа каршы эш ачылмый.

ГКЧП булмаса, Татарстан йә союздаш, йә бәйсез республика булыр иде

Тарихта шарт фигыль юк диләр. Шулай да, ГКЧП фетнәсе оештырылмаган булса, Татарстанны нинди киләчәк көтәр иде? Әлеге вакыйгаларның шаһиты булган тарихчы Индус Таһиров һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин фикерләрен тәкъдим итәбез.

Индус Таһиров:

Индус Таһиров
Индус Таһиров

— ГКЧП булмаса да, Татарстанны шушы ук юл көткән булыр иде. Ничек кенә булмасын, Татарстан Русия уртасында урнашкан. Моңа кадәр Русия СССРдан чыгу мәсьәләсен куйды. Фетнә булмаса да, ул үзенең теләген тормышка ашырыр иде. Русиянең суверенлык декларациясендә автоном республикаларның хокукы бөтенләй күрсәтелмәгән. Нәкъ шуның өчен дә без үзебезнең суверенитетны игълан иттек. Әгәр дә ГКЧП булмаган булса, без үзебезнең бәйсезлек юлыбызны дәвам итә алыр идек.

ГКЧП булмаган булса, без үзебезнең бәйсезлек юлыбызны дәвам итә алыр идек

Без мөстәкыйль рәвештә Совет берлегенең яңа килешүенә кул куярга тиеш идек. Әгәр килешү төзелсә, Татарстан да союздаш республика булыр иде. Бу ил барыбер таркалачак иде. СССР үзенең гомерен яшәгән. Аны конфедератив дәүләт итеп кенә үзгәртеп була иде. Горбачевның кабатлап әйткән сүзләре: Совет берлеген конфедератив дәүләт итеп төзү проекты бар. Әгәр дә СССР конфедератив дәүләткә әверелә икән, Татарстан аның йогынтылы бер өлеше була. Республиканың юлы билгеле, ул теләсә-кайсы рәвештә дә бәйсезлек юлын дәвам итәчәк иде.

Конфедерация төзелсә, СССР берничек тә таркала алмый, чөнки ирекле дәүләтләр берлегенә әйләнә. Конфедератив дәүләттә республикаларның үз хокуклары өстенлек итә. Хәрби, атом корал, чил илләр белән элемтә мәсьәләсе генә уртак вәкаләт була, калган хокуклар республика карамагында кала. Әгәр СССР конфедерация булса, Татарстанның тулы бәйсезлегенә юл ачыла иде.

Фәндәс Сафиуллин:

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

— Татарстан союздаш республика булыр иде. ГКЧПның зуррак сәбәпләре дә булгандыр. Ләкин сәбәпләрнең берсе – республикага бу хокукны бирергә теләмәү булды. Ул вакытта Татарстан моделе дигән төшенчә бар иде. Аның идеясе – СССРда бер генә федерация булырга тиеш. Ягъни федерация эчендә федерация оештырылмый. Чөнки союздаш республикалар эчендә автоном республикалар утыра иде. Без СССРны тигез хокуклы республикалар дәүләте итүгә юл ачтык. Бу кайберәүләрне, империя яклыларны бик нык куркытты. Халыкларга ирек бирү Русиядә күнегелмәгән хәл. Әгәр дә СССРны тигез хокуклы дәүләт берәмлеге итеп корып булса, Совет берлеге һаман да яшәр һәм иң алдынгы илләрнең берсе булыр иде.

Әгәр 20 автоном республика союздаш статусын алган булса, СССРны өч республиканың исерек җитәкчеләре генә бетерә алмый бит. Алар күпчелек тавыш җыя алмыйлар. Союздаш республика статусы алган кайсы автоном республика үзен бетерүгә кул куйсын? Беловежски фетнәсенә беренче итеп Татарстан, Башкортстан, Чуашстан каршы төшәр иде. Алар кайтып керү белән төрмәгә утыртуны сорар идек.

Кайбер югалтуларыбыз мәгълүмати сугышта җиңә алмавыбыз белән бәйле

Безгә нәрсә җитми – без мәгълүмати сугышта җиңелеп киләбез. Безне сепаратизмда гаеплиләр, аны фаш итә алмыйбыз, тырышмыйбыз. Бүген дә мәктәпләрдә татар телен бетергәндә, Татарстанда урысларны татарлаштыру бара дигән мөрәҗәгать Путинга китте. Аны да без фаш итә алмадык. Кайбер югалтуларыбыз мәгълүмати сугышта җиңә алмавыбыз белән бәйле. Көч, гаделлек, Конституция безнең якта булуына карамастан, җиңелеп киләбез. Югыйсә, мөмкинлегебез бар иде.

Татарстанның суверенлык декларациясе СССР исән калса гына үз-үзен аклый ала иде. 100 процентлык мөстәкыйльлек аны игълан иткәннән соң бер көн генә яши. Бераз күпертеп әйтәм. Башта бөтен хокукны үзеңә аласың. Аннан карый башлагач, тимер юллар, почта, гаскәр, шымчылык безнеке түгел икәне күренә. Нигә аны безгә йөкләргә? Уртак мәсьәләләр бар. Башка булдыра алган вәкаләтләрне үзебез хәл итәбез. СССРның җимерелүе Татарстанның идеясен сүндерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG