Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Горбачев аркасында Татарстан мөстәкыйльлек юлына басты"


Горбачев халык белән очраша, 1980нче еллар

Михаил Горбачев баштарак Татарстанның союздаш республика булуына каршы булган. Соңрак ризалашкан. Татарга ирек китергән шәхесне бүген ничек бәялиләр?

2 март – СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевка 90 яшь тула. Бүген аны каршылыклы шәхес дип бәяләсәләр дә, нәкъ ул Салкын сугышка нокта куйган, Совет берлегенә иреклек, ачыклык биргән, халыкта курку хисен бетергән кеше. 1987 елда Михаил Горбачев игълан иткән "үзгәртеп кору" реформасын башлый. Шул демократия җилләре Татарстанга да суверенитет китерә. Республиканың мөстәкыйльлек яулавында Горбачевның өлеше нинди? Ни өчен ул башта Татарстанның союздаш республика булуына каршы торган? Гомумән, Горбачевның татар-башкортка мөнәсәбәте нинди булган? Азатлык тарихчы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, язучы Ринат Мөхәмәдиев һәм икътисадчы Вадим Хоменко белән аралашты.

"Ул татарның да, башкортның да дошманы түгел"

Тарихчы Индус Таһиров СССР президентын, беренче нәүбәттә, Татарстанга мөстәкыйльлек китергән шәхесләрнең берсе дип атый. 1990 елның 30 августында кабул ителгән суверенлык декларациясе нәкъ ул идарә иткән чорга туры килә.

Индус Таһиров
Индус Таһиров

"Аның төп казанышы – юкка чыгарга мөмкин дәүләтне үзгәртеп кору юлына бастыруында. Ул чын мәгънәсендә илне кузгатты. Горбачев реформасы аркасында без суверенитет юлына бастык, мөстәкыйльлекне аякка бастыра алдык. Ул елларда безнең статус Русия тарафыннан танылды. Республика үзенең милкенә хуҗа була алды. Бу Горбачевның эшләгән эшләренең бер күренеше. Мин аны безнең заманның иң күренекле шәхесләренең берсе дип әйтә алам. Хатасыз кеше булмый, ГКЧП вакытындагы хатасын да әйтергә кирәк. Әгәр дә яңа союздаш килешүе проектын тормышка ашыра алган булса, Татарстан союздаш республикага әверелер иде. Әгәр дә ул Фороска ял итәргә китмәгән булса, башлаган эшен курыкмыйча тормышка ашырса, бәлки СССРның гомере озынрак булыр иде. Бу Горбачевның зур хатасы. Ләкин ул илне кузгатып, аны демократик федератив дәүләт итеп кору өчен зур көч куйды", ди Таһиров.

Шул ук вакытта Михаил Горбачев башта Татарстанның союздаш республика булуына каршы булган. Ләкин соңыннан моңа ризалашкан.

Горбачев реформасы аркасында без суверенитет юлына бастык

"Ул тулысынча аңлап бетермәгән рәвештә ризалашкан иде. Бу өлкәдә аның кайбер хаталары булды. Чөнки союздаш республикаларның берничәсе Татарстанның бу килешүгә мөстәкыйль рәвештә кул куюына каршы чыкты. Аларны Горбачев яклады. "9+1" дигән документ барлыкка килде. Анда Татарстанның союздаш булуына каршы булдылар. Ләкин ул документ тормышка ашмады. Безнең өчен чын мәгънәсендә союздаш республика булыр өчен юл ачылган иде. Русияне күндерә алдык. Безнең сөйләшүләрнең беркетмәсе дә саклана. Бу безнең җиңү булды. Ә моңа Горбачев һич кенә каршы чыкмады.

Ул демократ кеше. Һич кенә дә ул татарның да, башкортның да дошманы түгел", дип сөйләде Индус Таһиров Азатлыкка.

"Горбачев чорында милли хәрәкәт оешты, демократик сайлаулар булды"

1987 елда Михаил Горбачев "үзгәртеп кору" реформасын башлый. Совет берлегендә башланган "ачыклык, цензураны тыю, сүз иреге" кебек үзгәрешләр Татарстанга да үтеп керә.

Республикада милли хәрәкәт оешты, иң демократик сайлаулар узды, дип искә алды бу чорны җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Бүген прокуратура яптырырга теләгән Татар иҗтимагый үзәге шул вакытта – 1989 елда барлыкка килде. Җыен ачык рәвештә, бөтен СССРдан килгән вәкилләр катнашында театр бинасында тантаналы төстә оешты. Ул биргән ирек артыннан хәрәкәт оешты, шуннан соң халык күтәрелде. Шуңа таянып, иң демократик сайлаулар үтте. Беренче чиратта, Татарстанның Югары шурасының данлыклы 12нче чакырылышы сайланды. Ул вакытта имзалар җыеп йөрү юк, акчалар сарыф итү булмады. Бер оешма үткәргән җыелыштан үзеңне депутатлыкка тәкъдим итеп була иде. Мин Казан ракета училищесының офицерлар һәм курсантлар җыелышында үземнең намзәтне куйдым. 250 кешенең 7се генә каршы булды. Шул җыелыш мине намзәт итеп теркәп куйды. Күз алдына китерегез, хәзер моны башкарып буламы? Аны сөйләп тә торасы юк инде. Мин отставкага чыккан подполковник, Казанда әле беркемгә билгеле түгел. Сайлау кампаниясе кесәдән бер тиен акча чыгармыйча үтте. Ә хәзер депутат булыйм дисәң... Парламентта галим дә, гади эшчеләр дә, укытучылар да, табиблар, милли хәрәкәт вәкилләре бар иде. Бу чорда демократия, сайлау иреге, сүз иреге, ачыклык булды. Бүген инде алар юк.

Ул иреккә капканы ачты. Күпләр аннан файдаланып, үз мәнфәгатьләре өчен суверенитет ясап өлгерделәр. Халык чыкты, күтәрелде. Бүген илдә тулысынча кысрыклауга кадәр барып җиткермәү – Горбачев вакытында алынган ирекнең нәтиҗәсе", дип искә алды Сафиуллин.

"Татарга ирек биргән Горбачевка Казанда кунып чыгарга урын бирми торганнар"

Татарстанга ирек биргән Горбачевның соңрак республика хакимиятенә кирәге калмый. 1996 елда ул Русия президенты сайлавында үз намзәтен куя. Шул елның 4-5 июнендә Казанга сайлаучылар белән очрашуга килә. Ләкин монда Горбачевны көтеп тормыйлар, дөресрәге, күрергә теләмиләр. Шуның бер мисалы – Горбачев делегациясенә кунакханәләрдә кунып чыгарга урын бирелми, дип искә ала Фәндәс Сафиуллин.

Ачкычларны тоттыргач, Раиса ханымның яшьләр чәчрәп чыкты

"Горбачевның Казанга килү хәбәре таралгач, Татарстанның бер кунакханәсендә дә аңа урын бирелмәде. Аңлыйсызмы, Горбачевка Казан кунакханәләрендә кунып чыгу тыелган иде. Менә шулай каршы алдылар. Моны ишеткәч, тормыш иптәшем Рәзинә белән киңәштек тә, әйдә, үзебезнең фатирны биреп торабыз дигән фикергә килдек. Мин ачкычларны алдым да, Горбачевның очрашуы узарга тиешле Казан милли-мәдәни үзәгенә киттем. Аларга зур зал бирелмәде. Килдем. Горбачевны журналистлар чорнап алган. Аның тормыш иптәше Раиса Максимовнаны читкәрә алып, фатир ачкычларын тәкъдим иттем. Мин әйтәм, искиткеч фатир, суыткыч тулы, ул сезнең карамакта. Ачкычларны тоттыргач, Раиса ханымның күзләреннән яшьләр чәчрәп чыкты. Ачкычны кире бирде, визитканы алып калды. Бу хакимият моның кадәр түбәнлеккә төшмәс, диде ул. Янда берничә кеше тыңлап торган иде, бәлки, шуннан соң хәбәр таралгандыр, ахыр чиктә, кунакханәдән бер бүлмә биргәннәр аларга", дип сөйләде Фәндәс Сафиуллин.

"Татар халкы СССР таралудан зур югалту кичермәде, ләкин киләчәген әле дә әйтеп булмый"

Әлбәттә, Михаил Горбачев – каршылыклы шәхес. Бүген дә аны СССРның таркалуында гаепләүчеләр җитәрлек. Язучы, ул елларда Русия Югары шурасы депутаты Ринат Мөхәммәдиев сүзләренчә, Горбачевның Совет берлеген таркатуы татар халкы өчен нәрсә булып бетәчәге һаман да билгесез.

Ринат Мөхәммәдиев
Ринат Мөхәммәдиев

"Һәрхәлдә ул милләтләрне кимсетүче шәхес түгел иде. Аның хатыны Башкортстанда туып үскән. Мәсәлән, Татарстан язучылары корылтайга барган вакытта Раиса ханымга килеп, бергә фотога төшүне сорады. "Безнең татарлар", дип әйтте ул вакытта. Безнең язучылар моны бик зур дәрәҗә дип кабул иткән иде. Горбачев ачык йөзле, ул вакытта абруе да зур. Минем белән очрашкан вакытта да ул хөрмәт һәм белгән атлы кебек сөйләште. Ләкин ул дипломат иде. Бүген Горбачевны мактап утыра торган көн түгел инде. Илне тараткан кешеләр дип саныйм мин аларны. Татар халкы да ил таралудан артык зур югалту да кичермәде, ләкин бу нәрсә белән бетәчәген һаман әйтеп булмый, дип саныйм мин.

Чын мәгънәсендә демократия, үзгәреш, европача яши башлыйбыз дип ышанган идек

Һәрхәлдә, ул елларда чын сайлау булды. Татарстанда сайлауда бернинди административ басым калмаган иде. Сайлау нәтиҗәләрен исәпләүдә мин 100 процент дөреслек булды дип әйтәм. Без чын мәгънәсендә демократия, үзгәреш, европача яши башлыйбыз дип ышанган идек. Нәтиҗәсе ни белән беткәнен үзебез дә аңлап бетерә алмыйбыз.

Аларның төп максаты – милләтләргә ирек бирү түгел. Берсенең (Борис Ельцин) хакимияткә омтылышы, икенчесенең гамәле аңлы рәвештәме, аңсызмы – илне таратуга китерде", дип сөйләде Ринат Мөхәмәдиев Азатлыкка.

"СССРның икътисады илнең җимерелүенә өлеш кертте"

Ләкин СССРның таркалуында Горбачевның реформаларын гына гаепләү урынсыз, дип саный кайбер белгечләр. Совет берлеген икътисади кризис чолгап ала. Моны торгынлык елларында башкарылмаган реформа белән бәйләп аңлаталар. Русия фәннәр академиясе мәгълүматына күрә, 1980 елда америка икътисады белән чагыштырганда, совет сәнәгать оешмалары бер тауар эшләр өчен энергияне 2 тапкырга, цементны 2,3 мәртәбә, ашламаларны 7,5 тапкырга күбрәк тоткан. Өстәвенә, 1985-86 елларда икътисадның зур өлешен алып торган нефтьнең бәясе 27 доллардан 10 долларга төшә. Икътисад илнең җимерелүенә өлеш кертте, ди Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисадчы Вадим Хоменко.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

"Алга киткән илләр белән чагыштырганда, СССРның җитештерүчәнлеге күпкә түбәнрәк була. Кеше башына карасаң, ул бик аз. Ә рубль белән санасаң, җитештерү тагын да кимрәк.

Горбачев хөкүмәт җитәкчесе Алексей Косыгин реформасын үткәрергә омтылды дип әйтергә була. Икътисадны либеральләштерергә, илдә базар икътисадының бер өлешен кертергә тырышты. Ләкин бу модель нәтиҗә бирмәде. Бүген дә нәтиҗәле икътисад корыла алмады.

Бу чордагы икътисади кризис СССРның таркалуына китерде дип берникадәр әйтергә мөмкин. Бу вакыттагы икътисад илнең җимерелүенә өлеш кертте. Ләкин бу таркалу гомум сәяси систем белән дә бәйле. Горбачевның реформасы икътисади нәтиҗә бирмәде. Шуңа башка ресубликалар үзәк хакимияттән аерылып, мөсткыйль яшәргә теләделәр", дип сөйләде Хоменко Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (21)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG