Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия: 1980нче еллар кайтамы?


Владимир Путинның хәзерге хәле турында сөйләгәндә, экспертлар Михаил Горбачевны телгә алды
Владимир Путинның хәзерге хәле турында сөйләгәндә, экспертлар Михаил Горбачевны телгә алды

Хәзерге Русия һәм җимерелер алдыннан Совет берлегенең охшашлыклары һәм аермалары турында белгечләр фикере.

Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның күчеш чорының беренче елларындагы киңәшчесе Андерс Ослунд (Anders Åslund) "Idel.Реалии" га Русияне үзгәрешләр көтә дип сөйләде. Ул шулай ук хәзерге кризис аркасында илнең эчке тулаем җитештерүе 9%ка кимиячәк дип фаразлады. Русиядәге хәзерге хәлләр СССРның соңгы елларында хәлләрне ни дәрәҗәдә хәтерләтә? "Idel.Реалии" бу турыда төбәктәге белгечләр, федераль үзәк, Европа һәм АКШ экспертлары фикерен белеште.

ТАТАРСТАННАН КАРАШ

Совет берлеге таркалуның төп сәбәпләренең берсе дип милли мәсьәләне атыйлар. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин 2020 елдагы Русия белән 1980нче еллар ахырындагы Совет берлеге арасында бигрәк тә икътисадый хәлдә ниндидер уртаклык бар дип саный.

— Чыннан да, Русиядә икътисади вазгыять СССРның 1980нче еллар ахырындагы икътисади вәзгыятенә якынлаша. Әмма ул еллардан аермалы буларак, хәзер көнбатыш илләре үз иллюзияләреннән инде арынган, — ди ул.

Аның сүзләренчә, сәяси вазгыять тә 1980нче еллар башында булган хәлне хәтерләтә.

— Коронавирус тирәсендәге биюләр аек акыллы кешеләрнең бик аз булуын һәм иң көтелмәгән вариантлар килеп чыга алуыни күрсәтә, - дип фаразлый Татарстан аналитигы.

МӘСКӘҮДӘН КАРАШ

Мәскәү политологы Аббас Галләмов та ике чор арасында күп уртак нәрсәләр күрә.

— Төп күрсәткечләр, әлбәттә, туры килә. Читләшү хисе булган кешеләр саны артканнан-арта бара. Кешеләр хакимиятне үзенеке дип санамый. Сәясәттә катнашуга, яңа идеяләр һәм альтернатив фигураларга ихтыяҗ бар. Болар барысы да 1980нче елларда да булды, — ди Галләмов.

Русиядәге сәяси процесслар белгече Константин Калачев алдагы ике экспертка каршы чыга. Ул аермалар күпкә күбрәк дип саный.

Ул чакта хакимият ирек чикләрен киңәйтте. Бөтенләй башка иҗтимагый атмосфера иде. Барысы да калын журналлар укыды. Яхшы киләчәк турында хыялландык, — ди ул.

Хәзер халык влоглар карый, блоглар укый һәм шулай ук ирек турында хыяллана дигәнгә ул 1980 еллардагы сәяси чынбарлыкны хәтерләтә.

— Үзгәрешләр тарафдарларында 1980нче еллар ахырына кадәр Горбачевның китүе турында хыяллары юк иде. Популярлык югалу — ул инде 1989-1991 еллар. Ирек турында хыяллар булды. Ә хәзер күбрәк муллык турында хыялланалар. Хокуклар һәм ирекне беренчел дип санаучылар — 20-25 процент, — дип саный Калачев.

Ул шулай ук коронавирус пандемиясе аркасында туган хәзерге кризистан соң вакыйгаларның ничек буласын фаразлый.

— Коронавирустан соң тормышка килгәндә, әлегә ике төп сценарий күзаллана. Беренчесе — карантин бетә, депрессия кала. Моннан тыш, стагнация кризиска әйләнә. Башта икътисади, аннары социаль. Әгәр икътисади югалтулар бик зур булса, ә халыкка ярдәм итү чаралары, Путин чыгышыннан соң хакимият гамәлгә ашыра башлаган компенсацияләр җитәрлек булмаса, бу очракта хәләлр, чыннан да, Кремль өчен куркыныч булырга мөмкин, чөнки альтернатив фигураларга һәм альтернатив курска ихтыяҗ туачак, бу протест артуга ярдәм итәчәк. Икенче сценарий — вирустан котылганнан соң кискен эмоциональ күтәрелеш. Минималь югалтулар белән. Ниндидер куркыныч тәмамланды дигән гомуми хис. "Исән калдык" һәм нормаль тормышка әйләнеп кайта алабыз дигән шатлык, — дип аңлата белгеч.

Калачев сүзләренчә, тормышның болай нормальләшүе Русия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирергә рухландырырга һәм хәтта икътисадны җанландырырга мөмкин.

— Путин янә атта. Шулай да мин күбрәк беренчесенә ышанам — югалтыр әйбер юк дигән гомум хис фонында үзгәрешләргә ихтыяҗ арту, — дип йомгаклый федераль аналитик.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе тикшеренүчеләр белән генә түгел, Русиянең сәяси тормышында катнашучы белән дә сөйләшеп алды. "Яблоко" партиясе рәисе урынбасары Борис Вишневский бу ике чор арасында күп уртаклыклар күрә һәм илнең киләчәгенә карата пессимистик карашта.

— Хәзерге вакытта илдә барган хәлләр күбесенчә 1980нче еллар ахырында булган хәлләрне хәтерләтә. Хакимиятнең икътисади кризис белән бәйле проблемнарны хәл итә алмавы һәм халыкның аңа ышамавы кризис шартларында халыкта үзгәрешләр, хакимият алыштыру теләген тудыра. Минемчә, барысы да кабатланыр, — дип йомгаклый ул.

ЕВРОПАДАН КАРАШ

Көнчыгыш Финляндия университеты профессоры, Русия һәм Көнчыгыш Европа тикшеренүчеләр ассоциациясе идарәсе һәм Үзәк Европа һәм Көнчыгыш Европа илләре тикшеренүчеләренең халыкара конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Джереми Смит фикеренчә,бу ике чорда уртаклык аз.

— Чагыштырырлык берни дә күрмим. 1980нче елларда ил сәясәттә дә, икътисадта да кискен үзгәрешләр кичерде. Горбачев совет бюрократиясе ягыннан каршылыкларны Путинга (аның проблемнары булса да) караганда күпкә күбрәк күрде һәм дә Путин илне үзе һәм бик кечкенә төркем мәнфәгатьләрендә алып бара. Икътисади проблемнар ул кадәр структур характерда түгел һәм күпчелек дәрәҗәдә ресурсларга бәйле һәм кайбер өлкәләрдәге технологик проблемнар белән бәйле, — дип саный Смит.

КУШМА ШТАТЛАРДАН КАРАШ

Русия өлкәсендә американ белгече Пол Гобл хәзерге Русиядә 1980нче еллар ахыры билгеләре күзәтелә дип саный.​

— Минемчә, бу шул ук дәрәҗәдә куркыныч һәм хәтта куркынычрак та: кешеләр хәзер нәрсә югалтасыларын белә, алар башка илләрдәге хөкүмәтләрнең Путин белән чагыштырганда яхшырак булуын белә һәм аларның ачулары килә. Шул ук вакытта Путинның Горбачевта булмаган бер өстенлеге бар: ул — КГБның элекке офицеры, ә КГБның элекке офицерлары булмый — хакимияттә калу өчен илне канга батырырга әзер, — дип саный Гобл.

Ул арада рубль янә төште, Русия Үзәк банкы валюта курсын ныгытуга 222 миллион доллар, яисә 16 миллиард 800 миллион рубльдән артык акча бүлде. Бу быелгы яз башыннан иң зур сан. Моңа кадәр 17 һәм 20 апрельдә ике миллиардка кимрәк бүлеп бирелгән иде.

Русия валютасының көчсезләнүен экспертлар нефтькә бәяләр төшү һәм коронавирус пандемиясе белән бәйли. Әйтик, 20 апрельдә WTI маркалы нефтьнең бер мичкә бәясе минус 40 доллар тәшкил итте: тарихта иң түбән сан.

Русиянең Urals нефте мичкәсе 15 доллар торса, Русия муллык фонды ресурслары ике елга җитәргә мөмкин дип саный Deutsche Bank белгечләре.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG