Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта КФУның яңа ректоры Ленар Сафинга каршы петиция чыккан


Ленар Сафин
Ленар Сафин

Петиция авторы "Тотктопротив" дигән тәхәллүс белән теркәлгән

Интернетта КФУның яңа ректоры итеп Ленар Сафинны билгеләүгә каршы петиция чыккан. Бу хакта "Гроза" Telegram-каналы хәбәр итә.

"Русиянең иң борынгы университетларының берсенә әшнәлек ярдәме белән академик даирәдән булмаган кеше, зур коррупционер, сенатор Ленар Сафин билгеләнде. Русия мәгарифенең тәмам хәрабәләргә әверелүенә юл куймагыз!" диелгән петициядә.

Мөрәҗәгать Change.org сайтында чыккан. Аның авторы үзен "Тотктопротив" дип теркәгән. Әлеге язма язылган вакытка петицияне 30дан артык кеше имзалаган иде.

Берничә көн элек Яшел Үзән шәһәр шурасы депутаты Евгений Ефремов Казан федераль университетының төп бинасы янында яңа ректор Ленар Сафинга каршы ялгыз пикет оештырды.

Ул плакатына "КФУга икенче Гафуров нигә кирәк?" дип язган иде.

Сүз хәзерге вакытта сак астында тотылучы элекке ректор Илшат Гафуров турында бара. Гафуров, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнелеп 2021 елның декабрендә тоткарланган иде.

Ленар Сафин 2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG