Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктата


Гадиләштерелгән тәртиптә виза бирү килешүе гамәлдән чыккач, русияләргә консуллык җыеннарын күбрәк түләргә туры киләчәк: 35 евро урынына 80 евро. 

Европа берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары Русия белән төзелгән гадиләштерелгән тәртиптә виза бирү килешүен гамәлдән чыгара. Бу хакта Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель белдерде.

Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Боррель.

Шул ук вакытта Европа берлегендә русияләргә виза бирүне тулысынча тыю мәсьәләсендә аңлаша алмаганнар, чөнки күп кенә илләр моңа каршы чыккан.

Гадиләштерелгән тәртиптә виза бирү килешүе гамәлдән чыккач, русияләргә консуллык җыеннарын күбрәк түләргә туры киләчәк: 35 евро урынына 80 евро.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Сугыш сәбәпле АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр кертте, ул түрәләргә һәм сәясәтчеләргә генә түгел, гади халыкка да нык йогынты ясый.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Европа берлегенең кайбер илләре, шул исәптән Балтыйк илләре, Польша һәм Чехия дә Русия ватандашларына виза бирүдән тулысынча баш тартырга яки моны чикләргә - турист визалары бирмәскә тәкъдим итте.
  • 30 августта Германия һәм Франция русияләргә виза бирүне тулысынча тыюга каршы булуын белдерде.
  • Берлин һәм Париж фикеренчә, "сәяси эзәрлекләнүгә дучар булу-булмауларына карамастан" Русия студентларына, рәссамнарына, галимнәренә һәм белгечләренә Европа берлегенә керү мөмкинлеге бирүче хокукны сакларга кирәк.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG