Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре Украинага каршы сугышны хуплаучы митинг уздырырга рөхсәт иткән


Альфред Вәлиев
Альфред Вәлиев

Чараны уздырырга “Русия коммунистлары” рөхсәт сораган, анда 400гә кадәр кеше катнаша алачак.

7 сентябрьдә Казанда Русия гаскәрләрен һәм Украинадагы "махсус операция" дип аталучы сугышны хуплау митингы узачак. Аны "Русия коммунистлары" фиркасе оештыра. Бу хакта фирканең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе, Казан думасы депутаты Альфред Вәлиевкә сылтанып "Коммерсантъ" яза.
Чара Казанның Җиңү паркында үтәчәк диелә.

Казан мэриясе митингны уздырырга рөхсәт биргән. Вәлиев сүзләренчә, бу чарада 400гә кадәр кеше катнаша алачак.

Шул ук вакытта Украинадагы сугышка каршы булган, тынычлык яклы чараларны Русиядә һәм шул исәптән Татарстанда да уздыру тыела.

Март башында Административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "Дискредитацияләү" турындагы маддә өстәделәр. Русиядә бу маддә нигезендә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне хөкем ителәр. Ул 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота.

Татарстан мәхкәмәләре марттан июньгә кадәр 62 кешене Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодесының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип табып, штрафка тарткан.

Документлардан күренгәнчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан мәхкәмәләренә гаскәрне "дискредитацияләү" турында 77 административ эш килгән, 10 эшне беркетмәләрдәге кимчелекләр аркасында кире кайтарганнар. Ике административ эш туктатылган.

Татарстанда үз көченә кергән хөкем карарларындагы штрафларның гомуми күләме – 1 миллион 220 мең сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG