Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә дүрт айда 62 кешегә штраф салганнар


Казанда сугышка каршы чарада катнашучыны тоткарлау күренеше. 27 февраль 2022
Казанда сугышка каршы чарада катнашучыны тоткарлау күренеше. 27 февраль 2022

Штрафларның гомуми суммасы бер миллион сумнан артып киткән.

Татарстан мәхкәмәләре марттан июньгә кадәр 62 кешене Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодесының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип табып, штрафка тарткан.

Бу хакта юрисдикция мәхкәмәләренең административ эшләрне каравына бәйле хисапта әйтелә, аны Татарстандагы Мәхкәмә департаменты идарәсе чыгарды.

Документлардан күренгәнчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан мәхкәмәләренә гаскәрне "дискредитацияләү" турында 77 административ эш килгән, 10 эшне беркетмәләрдәге кимчелекләр аркасында кире кайтарганнар. Ике административ эш туктатылган.

Үз көченә кергән хөкем карарларындагы штрафларның гомуми күләме – 1 миллион 220 мең сум.

Русия Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, март башында Административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "Дискредитацияләү" турындагы маддә өстәделәр. Ул 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота. Русиядә бу маддә нигезендә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне хөкем ителәр.

12 августта Мәскәүнең Украинага каршы сугышына каршы чыкканы өчен Әлмәттә яшәүче Фәйрүзә Канәфиевага "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. "Минем сүзләрдә берсен дә дискредитацияләү юк. Безне балачактан бирле сугыш булмасын дип өйрәттеләр, 9 май саен шул кабатланды. Мин дә "сугыш тукталсын" дим. Шуның өчен миңа эш ачалармы? Ачалар икән, ачсыннар! Әмма хакыйкать барыбер миндә!", дип сөйләде ул Азатлыкка.

22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы да Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарган иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килде.

Британия рок-музыканты Джон Леннон җырындагы "Make love, not war" ("Мәхәббәт белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел") дигән сүзләрне бишмәтенә яздырган Казан укытучысына да "дискредитацияләү" өчен 15 мең сум штраф салдылар. Укытучы гаебен танымаган, джинс бишмәтенә җырдагы сүзләрне 2021 елда ук яздыруы турында әйткән. Ләкин мәхкәмә аны барыбер Русия гаскәрләрен дискредитацияләде дип тапкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG