Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрендә "Адымнар" күптелле мәктәпләр ачылды


"Әлмәттә"ге "Адымнар" мәктәбе
"Әлмәттә"ге "Адымнар" мәктәбе

Кайбер дәресләр өлешчә инглиз телен кулланып татарча укытылачак, диелә.

Бүген Татарстанның Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә "Адымнар" күптелле мәктәпләр ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнашты. Ике мәктәпне дә бер ел эчендә төзеп тапшырганнар.

"Монда иң заманча технологияләр һәм укыту методикасы. Балалар да, ата-аналар да канәгать булырлар дип ышанам. Бу мәктәпнең стандарты дөнья дәрәҗәсенә туры килә торган", диде ул.

Ике мәктәпне дә бер ел эчендә төзеп тапшырганнар. Аларның һәммәсе 1 224 балага исәпләнгән.

Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, Түбән Кама шәһәрендәге мәктәптә белем бирү полилингваль һәм билингваль юнәлештә алып барылачак. Башлангыч сыйныфларда дәресләр урыс һәм татар телләрендә алып барылачак. 1 сыйныфтан балалар инглиз телен дә өйрәнәчәкләр. Тәнәфесләрдә укучылар инглиз һәм татар телендә аралашачак диелә. Дәресләрдән тыш чаралар өч телдә алып барылыр дип көтелә. Кайбер дәресләр өлешчә инглиз телен кулланып татарча укытылачак, диелә.

Уку йорты "Түбән Кама Нефтехим", "Түбән Кама шина" һәм "ТАНЕКО" ширкәтләре белән хезмәттәшлек итәчәк.

Әлмәт шәһәрендәге мәктәп ачылышында Миңтимер Шәймиев аны "кыйммәткә төшүен, ләкин балалар өчен уку бушлай булуын" искә төшерде. Бу уку елына 773 укучыны кабул иткәннәр.

Дәресләрдән тыш тел юнәлешендә "түгәрәкләр" эшләячәк. Бу – татар телендә журналистика, "Мин татарча сөйләшәм", "Туган телем – иркә гөлем", сәнгать, җыр, бию дәресләре, кытай, инглиз француз, гарәп теле дәресләре һәм башкалар.

Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020 елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Былтыр мондый мәктәп Чаллы һәм Актанышта ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG