Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа гимназиясенә башкорт телен белмәгән укытучыларны эшкә алу ризасызлык тудырды


Уфадагы 20нче башкорт гимназиясендә Белем көне, 1 сентябрь 2022

Уфадагы 20нче башкорт гимназиясендә башкорт телен белмәгән укытучылар эшли башлавы гауга чыгарды. Мәктәптәге ата-аналар исә чакыртылып китерелгән бу мөгаллимнәр милли мохиткә зыян салмаячак дип ышандыра.

Уфаның Фатыйма Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә 700 бала белем ала. Бу - Уфада үрнәкле милли гимназия дип санала. Башлангыч мәктәптә белем бирү тулысынча башкортча барса, өлкән сыйныфларда инде урысчага да күчелә. Бүгенге көн таләбе шул. Биредә милли интеллигенция балалары белем ала, шуңа да аңа игътибар зур. Яңа уку елыннан укытучылар коллективы үзгәргән. Быел өч яңа мөгаллим кушылган. Башкорт гимназиясенә эшкә башкорт телен белмәгән, милләте белән урыс булган укытучылар алынуга карата социаль челтәрләрдә күп сораулар туды. Азатлык ике якны да тыңлады.

20нче башкорт гимназиясендәге хәлләргә җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Ишморат Хәйбуллин игътибар итте, үзенең YouTube каналында видео чыгарды. 10 минутлык видеода ул башкорт милли мохитле уку йортына башкорт телен белмәүче укытучылар эшкә алынуы махсус оештырылган эш дип бәяли. Аның анда балалары укымый, әмма бу уку йортын яхшы беләм, танышларымның балалары анда белем ала дип аңлатты ул Азатлыкка.

Ишморат Хәйбуллин
Ишморат Хәйбуллин

— Башкорт дөньясы кечкенә, без бер-беребезне яхшы беләбез, хәбәр тиз тарала, кайда нинди хәркәт бар – барысы да үч төбендә. Бу гимназиядә булганым да бар, ислам нигезләре турында сөйләгән идем. Үзем кайчандыр Рами Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә укыдым, бу уку йорты белән алар нык охшаш, башкорт теленә, тарихка басым ясалды, укучыларның күпчелеге – башкорт балалары. Милли мохит саклану мөһим, чөнки болай да балаларны башкортча өйрәтү авыр, менә шул башкорт телле мохит милли гимназияләрдә генә калган иде, хәзер саф башкорт уку йортында башкорт телендә ләм-мим белмәгән алты укытучы белем бирәчәк. Ни рәвешле йогынты ясаячагын чамалап була. Урысчага күчәчәкләр. Мин моны урыслаштыру сәясәте дип кабул итәм һәм берничек тә риза була алмыйм бу вазгыятькә, — дип аңлата ул үзенең позициясен.

Ишморат фикеренчә, башкорт гимназиясендә урыс телле укытучыларның эшкә алынуы Мәскәү каршында тәти булып күренергә тырышу. Имеш, менә саф башкорт гимназиясендә милләтләр дуслыгы, барысына да тигез караш.

Бу урыс-башкорт дуслыгын күрсәтү ысулы гына, әмма аннан беренче чиратта башкортлар зыян күрә

— Мин аны катлаулы, мәкерле план дип санамыйм, әмма гимназия мөдире генә уйлап тапкан әйбер дип тә санамыйм. Бу урыс-башкорт дуслыгын күрсәтү ысулы гына, әмма аннан беренче чиратта башкортлар зыян күрә. 49 башкорт янына бер урыс килеп бассын, шунда ук урыс теленә күчәчәкләр, ә гимназиядә укытучы урыс телендә белем бирәчәк һәм ул берәү генә түгел бит, алар алтау! Бер укытучы алынса, аңлар идем, тик башкорт телен белмәүче алты мөгаллимне бер урынга эшкә урнаштыру очраклы була алмый бит. Гимназиядә башкорт телен белмәүчеләр гомумән эшләргә тиеш түгел. Белмәүчеләрне алу ярамый гына түгел, бу – җинаять, — дип фикерләре белән уртаклаша Ишморат. — Теләсәләр, бөтен фәннәргә дә башкорт телендә сөйлшүче, кимендә аңлаучы кешене табып була. Миллионлаган башкорттан бер гимназиягә укытучылар тапмыйлармы? Ышынмыйм. Авылдара эшсез укытучылар ята, башкорт телен белүчеләр әле юкка чыкмаган. Башкорт телен әле уэлс теле кебек юктан бар итәргә кирәк түгел бит. Бөтенләй үлгән тел дәрәҗәсенә төшмәгәнбез. Ингуш телендә укытучы, өйрәтүчене табу авырдыр, ә бу бит Башкортстан! Бу рәвешле эш итү өстән төшерелгән эш дип саныйм.

Ишморат фикеренчә, ата-аналар бу теманы күтәрергә, милләтче, урыс теленә каршы экстремист дигән тамга салынудан курка дип саный. Шундый систем корылды, хокуклары бозылуын күрсә дә кешеләр каршы дәшү генә түгел, сорау бирергә дә курка, ди ул.

— Башкорт теленә басым ясау системлы бара. Башта китапларны юк иттеләр, аннары 2017 елда прокуратура басымы белән телне мәҗбүри укыту туктатылды, аннары дәресләр, сәгатьләр саны киметелеп бара. Мин укыганда химия, тарих, физиканы башкортча укыдым, хәзер бу дәреслекләрне табып та булмый, — ди ул. — Милли темада, телдә шулкадәр артка тәгәрәү күзәтелә. Без шып утырабыз. Кеше бу хакта сүз катарга курка, шулкадәр куркытылган кешеләр. Басым төрле яктан бара, Русиядә хәлләр кая таба барганын күреп торабыз бит. Милли теманы күтәрүчене дошманга әйләндерергә генә торалар. Телне якласаң, ата милләтче, Зәки Вәлиди һәйкәлен алмагыз дисәң, Русиягә каршы дигән тамга салырга гына торалар. Милли җанлы кешеләрне дә куркытып бетерделәр. Миндә курку юк, югалтыр әйбәрләрне югалтып бетердем. Телем өчен борчылам. Дәшми кала алмыйм.

IT белгече Айгиз Кунафин – дүрт бала атасы. Өлкән баласы шушы гимназиядә белем алып чыккан, бер баласы укый, өченчесе әзерлек сыйныфына йөри. Айгиз 20нче башкорт гимназиясенең ата-аналар комитетында инде 10 ел эшлим, ди, моннан тыш ул башкорт ата-аналары комитетының да актив әгъзасы. Интернетта чыккан гауга дөреслеккә туры килми диде ул.

Айгиз Кунафин
Айгиз Кунафин

— Бу вазгыятьне төбеннән беләм. Беренчедән, алты урыс укытучысы дигән сүз – ялган. Быел пенсиягә өч укытучы китте, аларның урынына өч белгеч алынды. Әйе, физика, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән укытучылар урыс милләтеннән. Тагын өч кешене каян алган алар? Белмим, бер мөдир урынбасары татар, калганнары урыс һәм алар күптәннән эшли. Кайбер укытучыларны махсус чакыртып алдык, — дип аңлата ул. — Безнең гимназия башкорт теленнән алдынгылардан санала, әмма берара БДИ күрсәткечләре түбәнәя башлады һәм үзебезгә иң көчле укытучыларны алырга дигән максат куйдык, җитәкчелеккә әйттек. Мөдир, аның урынбасары алмашынды, 10 ел эчендә без беренче тапкыр аларның тырышлыгы белән зур күләмдә грант оттык. Бу – көчле укытучылар, без балаларга төпле белем бирүне үзебез теләдек. Бу – үрнәкле уку йорты, монда язучылар, галимнәр, журналистлар, артистлар балаларын укыта, алар башкорт теленең юкка чыгуына юл куямаячак.

Гимназия мөдире Илшат Зиннуров безнең белән сөйләшергә теләмәде, "имеш-мимешләргә аңлатма бирүне кирәк дип тапмыйм" диде ул итәгатьле генә һәм Азатлыкка башкорт гимназиясе караган Уфаның мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттте. Алар да бу темага аңлатма бирүдән баш тартты. Шулай да башкорт гимназиясе тирәсендә купкан шау-шуның сәбәпләре турында Башкортстан мәгариф министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илдус Каһарманов үз фикерен белдерде.

Илдус Каһарманов
Илдус Каһарманов

— Бу гимназия Уфага карый, башкортмы, татар уку йортымы – аерма юк, педогоглар коллективында төрле кешеләр эшли. Бер милләт вәкилләре генә белем бирергә тиеш дигән сүз була алмый, ул милләтәра низаг чыгыра торган вазгыять була ала. Эшкә милләткә, дингә карап түгел, ә белем дәрәҗәсе, профессионализм, тәҗрибәгә карап алалар. Теге яки бу фәннән укытучы уңай нәтиҗәләр күрсәтә икән, шул әйбәт бит, — ди ул. — Рами Гарипов исемендәге башкорт гимназиясендә гомер-гомергә аерым фәннәрдән, мәсәлән, физика, математика, фикзультурадан урыс укытучылары белем бирде, беркайчан да низаг чыкмады, сорау тумады. Ник хәзер башка гимназиядә мондый хәл килеп чыкканына гаҗәпләнәм.

Түрә әйтүенчә, бу башкорт гимназиясендә белем бирү тулысынча башкорт телендә бармый. Сәбәбе – дәреслекләр. Төрле фәннәрдән тәрҗемә ителгән дәреслекләр бар, әмма алар әлегәчә федераль дәреслекләр исемлегенә кертелмәгән, шул сәбәпле бу эш тоткарлана. Федераль үзәк расламаган китаплардан белем бирү канунны бозу булып чыга.

"Гимназияләр тулаем башкорт телендә белем бирә дип әйтә алмыйбыз, әмма музыка, технология, тарих дәресләрендә башкорт телендә аралашу кулланышка кереп китә", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG