Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш штабы: Русия хәрбиләре Херсон өлкәсендә яшәүчеләргә Днепрны кичеп чыксалар атып үтерү белән яный


Украина һөҗүменнән соң җимерелгән Антонов күпере янында, Русия хәрбиләренең Днепр елгасы аша чыгу өчен төзегән понтон кичүе. 3 август 2022
Украина һөҗүменнән соң җимерелгән Антонов күпере янында, Русия хәрбиләренең Днепр елгасы аша чыгу өчен төзегән понтон кичүе. 3 август 2022

Русия хәрбиләре Херсон өлкәсенең оккупацияләнгән җирләрендә чикләү чараларын кырыслаткан һәм халыкның хәрәкәт итүен чикләгән диелә штаб хәбәрендә.

Русия хәрбиләре Херсон өлкәсенең басып алынган җирләрендә чикләү чараларын кырыслаткан. Бу хакта бүген 5 сентябрьдә Украина кораллы көчләренең баш штабы хәбәр итте. Җирле халыкка хәрәкәт итүне тыйганнар диелә, аерым алганда күпер аша да, йөзү җайланмалары белән дә кешеләргә Днепр елгасын кичеп чыгу тыелган. "Тыюны бозган очракта оккупантлар атып үтерү белән яный", дип хәбәр итә Украина баш штабы.

Штаб мәгълүматынча, Русия гаскәрләре Донецки өлкәсен басып алырга, көнчыгышта һәм көньякта оккупацияләнгән җирләрне тотып торырга тырыша.

Украинаның басып алынган җирләрендә сивиләрне мәҗбүри мобилизацияләү бара, ди украин хәрбиләре. Украина кораллы көчләре баш штабы мәгълүматынча, Донецкида Русия хәрбиләре хастаханәләрдә дәваланучы хәрби чакырылышка яраклы яшьтәге ирләрне, шул исәптән яралы булсалар да, чыгара башлаган.

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде.

Русия хәрбиләренең оккупацияләнгән җирләрдә Украина ватандашларына басымы турында моңа кадәр дә хәбәрләр булды. Аерым алганда, Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасының 1 сентябрьдә чыккан хисабында әйтелгәнчә, Украина ватандашларын еш кына башка сайлау юлыгыз юк дип, басым ясап Русиягә күченергә мәҗбүр иткәннәр.

Русиягә яки оккупацияләнгән җирләргә эләккән украиннар фильтрлау аша узган дип тә искәртелә.

Украина хөкүмәте мәгълүматларына күрә, сугыш барышында Украинаның 1,6 миллион ватандашы Русиягә мәҗбүри күчерелгән. Азатлык әлеге мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG