Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәбендә ата-аналар зарыннан соң башкорт телен укымаска рөхсәт иткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанның Салават шәһәренең 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланган. Аларга 1-11 сыйныфта башкорт телен уку - математика, урыс теле кебек үк  мәҗбүри булачак дип әйткәннәр. Медиа язып чыккач, мәктәп башкорт телен уку мәҗбүри түгел дип белдергән.

Ата-аналарның балаларыбызга башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дигән зары мәгълүмат чарасында чыкканнан соң, Башкортстанның Салават шәһәрендәге 23нче мәктәпнең укыту планына үзгәрешләр керткәннәр. Бу хакта Mkset хәбәр итә.

Укыту планында дәүләт (башкорт) теле, "Туган тел һәм әдәбият" фәне эчендә "һәм/яки" дигән тамга белән бирелә. Димәк, башкорт телен гариза нигезендә, сайлауга карап укырга мөмкин дип аңлатканнар мәктәптә.

Шулай ук белем йортында әйтүләренчә, баласына башкорт телен укытуны бөтен ата-аналар да сайламаган, шуңа күрә укыту планына үзгәрешләр керткәннәр һәм бу сәгатьне туган телне өйрәнү өчен биргәннәр. Күпчелек ата-аналар туган тел буларак урыс телен сайлаган.

1 сентябрьдә 23нче мәктәп укучыларының ата-аналары башкорт телен укырга мәҗбүр итәләр дип зарланды. Алар ата-аналар чатында язышуның скриншотын интернетта чыгарды. Язышуда укытучы 1-11 сыйныфта башкорт телен уку – математика, урыс теле кебек үк мәҗбүри булачак дип белдергән. Шул ук вакытта чыккан документта "Туган тел һәм әдәбият" фәне графасында "һәм/яки" дигән тамга юк.

2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.

Республикалардагы дәүләт телләренең барлык укучыларга укытылмавы ул телләрнең дәүләт тарафыннан яклавын юкка чыгарды. Белгечләр фикеренчә, 2017 елгы вакыйгалар башка өлкәләргә дә тәэсир итә, милли мәгариф һәм, гомумән, милли телләрнең хәле көннән көн начарлана бара.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде. Мәктәп програмында "туган тел" дигән яңа фән барлыкка килде, ата-аналар балаларының нинди тел укыячагын үзе сайлый. Туган тел буларак урыс телен дә сайларга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG