Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләрендә урыннар калмау сәбәпле кайбер балаларны ерактагы белем йортларына күчерәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров әйтүенчә, шәһәргә 30 мәктәп җитми.

2022 елның 1 сентябрендә Казан мәктәпләренә 165 мең бала һәм үсмер укырга киткән, бу былтыргы белән чагыштырганда биш мең кешегә күбрәк. Хакимиятләр әлеге мәгълүматны "эшлекле дүшәмбедә" җиткерде, дип яза "Рельное время".

Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сүзләренчә, мәктәпләр җитмәү проблемы аеруча Казанның "Салават күпере", "Солнечный город" торак комплексларында, Салмачи, Вишневка һәм Привольный бистәләрендә зур.

Әйтик "Соловьиная роща", "Сказочный лес" торак комплекслары янындагы 186нчы күптелле лицее 1224 укучыга каралган, әмма анда ике тапкыр күбрәк бала белем ала. Шуңа 100 укучыны Казанның ерактарак урнашкан мәктәпләренә күчерергә туры килгән.

182нче лицейда да шул ук хәл күзәтелә, дигән җитәкче. Биредә 1224 урын каралган, әмма 2352 бала укый.

Шәһәргә 30 мәктәп җитми, алар бер көндә барлыкка килмәячәк, дип искәрткән Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров. "2025 елга бездә 200 мең мәктәп баласы булачак", дигән ул.

Быел июль аенда Казанның Рауис Гәрәев урамында урнашкан 186нчы "Перспектива" лицеена беренче сыйныфка 90 баланы укырга алмаулары хәбәр ителгән иде. Югыйсә ул мәктәпкә вакытында гариза бирер өчен, апрель аенда ата-аналар төн буе чират көтеп, гаризаны беренче булып тапшырырга теләде.

186нчы лицейда булган хәл Казанда бердәнбер түгел. Соңгы елларда мәктәпкә керүче балалар саны арту сәбәпле, зур микрорайоннардагы мәктәпләрдә урын җитми. Сүз аеруча яңа төзелгән торак комплекслары һәм алдынгы мәктәпләр турында бара.

Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG