Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Прописка бар, ләкин мәктәптә урын юк". Беренче сыйныфка өй янындагы мәктәпкә баланы урнаштыру җиңелме?


Казан мәктәпләре 1 сыйныфка 17 меңнән бераз күбрәк баланы кабул итәргә әзер. Ләкин кайбер мәктәпләрдә урыннар җитми. Азатлык белән сөйләшкән ата-аналар өй каршында мәктәп бар, ләкин бала аңа баланы анда алмыйлар дип зарланды.

Казанда укучыларны беренче сыйныфка кабул итү тирәсендә ыгы-зыгы дәвам итә. Узган атна 90нан артык баланы Казанның 186 лицеена кабул итмәделәр булып чыкты. Ул мәктәпкә вакытында гариза бирер өчен апрель аенда ата-аналар төн буе чират көтеп, гаризаны беренче булып тапшырырга теләгән. Хәзер исә аларның кайберәүләренә урын җитми булып чыга.

Бу ата-аналарга балалары инде исемлектә булганын әйткәннәр, аларга хәтта махсус киемгә заказ да бирелгән булган. Ләкин кайдандыр 90га якын "льготалы" укучы барлыкка килгән. Уку йортына кабул итүдә аларга өстенлек бирелә дип аңлатылды. Бу мәктәпкә керә алмаган ата-аналарга исә балаларын башкаларына йөртергә тәкъдим ителгән.

186нчы лицейда булган хәл Казанда бердәнбер түгел. Соңгы елларда мәктәпкә керүче балалар саны арту сәбәпле, зур микрорайоннардагы мәктәпләрдә урын җитми. Сүз аеруча яңа төзелгән торак комплекслары һәм алдынгы мәктәпләр турында бара. Мисал өчен, Казандагы "Адымнар" мәктәбенә ел да зур конкурс булганы, анда хәтта 40 балалык сыйныфлар туплануы сер түгел.

БЫЕЛ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА КҮПМЕ БАЛА КӨТЕЛӘ?

Азатлык Казан мэриясенә һәм Казан мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп, быел беренче сыйныфка күпме бала барачак, алар өчен урыннар җитәрлекме дип сорады. Бу язма чыгу вакытына җавап әле килмәде.

Шулай да якынча вазгыятьне үз чыганакларыбыздан белешә алдык. Казанда быел яңа мәктәпләр ачылмый, шуңа күрә өстәмә уку урыннары да булмый.

  • Казан мәктәпләре 1 сыйныфка 17 меңнән бераз күбрәк бала кабул итәргә әзер.
  • Шул ук вакытта, мәктәпкә быел 15-17,5 мең бала барачак дип көтелә.

ЗАГС мәгълүматына күрә исә быел Казанда беренче сыйныфка 20 меңгә якын бала барырга мөмкин. Ләкин аларның бер өлеше башка шәһәр һәм төбәкләргә китә, кайбер ата-аналар балаларын мәктәпкә быел бирмәскә тели икән. Шуннан чыгып, 1 сыйныфка урыннар җитәргә тиеш дип өметләнәләр шәһәр башкарма комитетында.

Нинди мәктәпләрдә урын җитмәве сизелә? Азатлык белешкәнчә, иң авыр хәл ике мәктәптә күзәтелә:

  • 186нчы лицей ("Солнечный город" микрорайоны)
  • 182нче лицей ("Салават күпере" микрорайоны)

Кайбер башка мәктәпләргә керү мәсьәләсендә дә ажиотаж зур, Совет һәм Идел буе районнарында 1 сыйныфтагы буш урыннарга ихтыяҗ күзәтелә.

МӘКТӘП ӨЙ ЯНЫНДА ГЫНА, Ә БАЛА АНДА БАРА АЛМЫЙ

Ләйсән Исмәгыйлова гаиләсе белән "Салават күпере 1" торак комплексында яши. Быел балаларын беренче сыйныфка шул районда урнашкан 182нче лицейга бирергә җыенганнар. Аларның йорты теркәлү урыны нигезендә дә шул мәктәпкә карый.

Кире кагу хәбәрен ишетү авыр булды

— Баланы мәктәпкә урнаштыруның җиңел булмаячагына алдан ук әзер идем, чөнки мондый проблем бездә беренче ел гына тумый. Шуңа да карамастан, кире кагу хәбәрен ишетү авыр булды. Мәктәп өй янында гына, ә бала анда бара алмый, — дип сөйләде Азатлыкка Ләйсән ханым.

Мөдир лицейга эләгә алмаган балаларның ата-аналарына белән җыелыш оештырган һәм күрше мәктәпләрдә урыннар барлыгын, аларга махсус автобус йөртәчәген хәбәр иткән.

Исмәгыйловлар икенче көнне гаризаны "Заман" дип аталган 189нчы лицейга биреп кайткан. Лицей "Салават күпере 2" комплексында, Әлфия Афзалова урамында урнашкан.

— Шул кадәр күп кеше яшәгән районга берничә мәктәп төзергә кирәк иде. Төзелә дип әйтәләр, ләкин кайчан була ул, билгесез, — ди Ләйсән.

БУ ХӘЛ ЕЛ САЕН КАБАТЛАНА, ХӘЛ ИТЕП БУЛМЫЙМЫНИ?

Шулай ук "Салават күпере"ндә яшәүче Бариевлар гаиләсенең баласы да 182нче лицейга эләкмәгән. Аларның йорты да бу мәктәпкә карый.

— Бездән тыш тагын 170 баланы алмаганнар дип беләм. Мин инде мәгариф министрлыгына да, Казан мэры Илсур Метшинга да, Русия президенты Владимир Путинга да яздым. Татарстан мәгариф министрлыгы "көтегез, мәктәптән шалтыратырлар, аңлатырлар" диде. Мәктәп аңлатты, урын юк диде. Баланың бушлай белем алуга хокукы бозыла. Өстәмә сыйныфлар ачып булмыймыни? Бу хәл ел саен кабатлана бит, берәр ничек хәл итеп булмыймыни?, — дип сөйләде Азатлыкка баланың анасы Лилия Бариева.

Аларга 189нчы яки 188нче лицей тәкъдим ителгән. Бариевлар шулай ук "Заман" дип аталган 189нчы лицейны сайлаган.

Әле минем кечкенә балам да бар, аңа да әлегә бакча юк,

— Беренче сыйныфта аларны "Салават Күпере 1" комплексыннан "Салават күпере 2" комплексына махсус автобус йөртәчәк диделәр. Ләкин 62нче автобуста үзебезгә тагын барырга кирәк. Әле минем кечкенә балам да бар, аңа да әлегә бакча юк, шулай ук артыннан йөрергә туры киләчәк ахры, — ди Бариева.

Аның сүзләренчә, вазгыятьне тагын бер мәктәп төзеп кенә үзгәртеп була.

— Басу буш тора, инде ике ел мәктәп вәгъдә итәләр. Яки булганында өстәмә сыйныфлар ачсыннан иде. Прописка буенча 182нче лицейга караган килеш, нишләп мин башка мәктәпкә йөртергә тиеш, — ди Лилия.

ӨСТЕНЛЕКЛЕ БАЛАЛАРГА ЮЛ АЧЫК

Азатлык соравына төгәл аңлатып җавап бирмәсәләр дә, Казан мәгариф идарәсе 186нчы лицей тирәсендәге вазгыятьне "Вечерняя Казань" басмасына шәрехләде. Алар сүзләренчә, лицейга хәзергә беренче сыйныфка 306 бала кабул ителгән, шуларның 188е ташламалы укучылар, ягъни аларда мәктәпкә керүдә өстенлек бар. Калган 118 бала исә – яшәү урынына карап кабул ителгән балалар.

Мәктәп янында яшәгән балалар мәктәпкә керүдә өстенлеккә ия, ләкин беренче чиратта нәкъ льготалы укучылар кабул ителә икән. Шуңа күрә мәктәп янында яшәгән балалар да өй каршындагы лицейга эләкмәскә мөмкин. Шуңа бәйле 90га якын гаиләнең баласын лицейга кабул итә алмадылар, дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.

Бу мәктәпкә кабул ителмәгән балаларга башка мәктәпләрдә урын тәкъдим итәчәкләр. Ераграк мәктәпләргә автобуслар җибәрү мөмкинлеген дә карыйлар. Ләкин проблемның системлы булуы, елдан ел кабатлануы һәм аны чишәр өчен хакимият нинди адымнар эшләве турында аңлатма юк.

БУ ВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ, ИҢ МӨҺИМЕ — БАЛАЛАР БУЛСЫН

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Мәгариф белгече, физика-математика фәннәре кандидаты, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга ди. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди. "Чынлыкта, бу вакытлыча күренеш, мәктәпләр мондый урыннарда, соңга калып булса да, төзелә. Иң мөһиме — ул мәктәпләрдә укырлык кеше булсын", ди ул.

Белгеч тагын бер мәсьәләгә тукталды. Ул да булса, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән мәктәпләргә балаларны белемнәренә түгел, ата-аналарның кесә калынлыгына карап алырга тырышу. "Ата-аналар баланың табигатьтән бирелгән сәләте барлыгы-юклыгына игътибар итми, ничек итсә итеп, көчле мәктәпләргә бирергә тырыша. Бу балага да, мәктәпкә дә зыян гына. Кайчак гади генә мәктәптә укып чыгу яхшырак", дип сөйләде Азатлыкка Лотфуллин.

6 июльдән Татарстан мәктәпләренә кабул итүнең икенче чираты башланды. Ул барлык буш урыннар тулганчы дәвам итәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG