Accessibility links

Кайнар хәбәр

Купка авылы халкы: "Мәктәпне бетереп авылның нигезенә балта чабалар"


Мәктәп бинасы янында җыелган авыл кешеләре

Кукмара районы Купка авылында 23 бала укыган башлангыч мәктәп яңа уку елыннан ябылырга мөмкин. Район мәгариф идарәсе мәктәп бинасы янгын, террорга каршы таләпләргә җавап бирми ди. Шуңа мәктәпне ябып, укучыларны күрше авыл мәктәбендә укытырга җыена. Авыл халкы мәктәпне ябуга каршы чыга. Азатлык хәбәрчесе авыл халкы белән очрашып, аларның фикерен тыңлады, мәгариф идарәсе җитәкчесе белән дә сөйләште.

Купка авылы уртасында урнашкан башлангыч мәктәп бинасы 1870 елда мәчет итеп төзелгән. Бина 1930 елда мәктәп итеп үзгәртелгән. Башлангыч мәктәптә быел 23 бала белем алган. 8 бала башлангычтан бишенче сыйныфка барачак, беренче сыйныфка исә тагын 8 бала киләчәк.

Купка авылы районның бетеп бара торган авылларыннан саналмый. Авылда 485 кеше яши. Шуның 120се балалар. 23 бала башлангыч мәктәптә белем ала. 36 бала җиде чакрымдагы Зур Сәрдек мәктәбенә йөреп укый.

Авылда балалар бакчасы, фельдшер пункты, клуб эшләп килә. Урамына таш юл салынган. Авыл кешесе мал асрый, итек басу белән шөгылләнә. Ярты авыл диярлек Кукмарага йөреп эшли.

Мәктәп бинасы
Мәктәп бинасы

Мәктәп бинасы санэпидстанция, янгын, террорга каршы таләпләргә җавап бирми дип мәктәпне ябарга җыенулары турында ата-аналарга узган атнада гына билгеле булган. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин ата-аналар белән очрашып балаларны күршедәге Сәрдек мәктәбенә автобус белән алып барып укыту оештырылачагын әйткән.

Авыл халкы бу хәлгә бар яклап каршы чыга. Мәктәпнең искергән булуын ата-аналар үзләре дә таный. Авылга яңа мәктәп салуны район җитәкчелегеннән елларча таләп итеп килә. Вәгъдәләр 2008 елдан бирелеп килсә дә, авылга яңа мәктәп салынмаган. Ата-аналар хәзер яңа мәктәп салу сүзенә бөтенләй ышанмый. Алар киләчәге булган авылны җитәкчелек мәктәпсез калдырып, бетерүгә таба илтә дип чаң кага.

Яңа мәктәп төзелергә тиешле җир кишәрлеге
Яңа мәктәп төзелергә тиешле җир кишәрлеге

Купка авылындагы башлангыч мәктәп Зур Сәрдек гимназиясенең филиалы санала. Бер катлы, шифр түбәле агач бинага газ кертелгән. Мәктәп янында спорт залы кебек өстәмә бина күренмәде. Ашханәсе дә шул ук мәктәп бинасында дип әйтелде. Мәктәп бикле булу сәбәпле бинаның эчке ягын күреп булмады.

Мәктәп янында узган очрашуга фикер белдерергә килгән 15 ләп ата-ананың барысы да авылдагы башлангыч мәктәпнең ябылуына каршы булуларын әйтте.

Шушы авыл кешесе Илшат Йосыфҗановның бер баласы 2нче сыйныфта укый, икенчесе балалар бакчасына йөри. Авылыбызның киләчәге бар, киләчәге бар икән аның башлангыч мәктәбе дә булырга тиеш. Яңасын төзи башласалар балаларны 1-2 елга гына күрше мәктәпкә дә йөртеп торырга була, әмма үз авылыбызда мәктәп булсын, ди ул.

Илшат Йосыфҗанов
Илшат Йосыфҗанов

"Бу мәктәп 100 еллык мәктәп. Авыл халкы әлеге мәктәп урынына яңасы салынсын дип гел әйтә килде. Бүгенгә кадәр безгә җитәкчелек, ярар програмга кертербез, дип ышандырып килде. Менә быел шалт итеп инде мәктәпне ябабыз диделәр. Без бу хәлгә бик аптырадык. Кукмараның мәгариф бүлеге мөдире килә дигәч, аның белән сөйләшергә дип берничә кеше җыелып Зур Сәрдек мәктәбенә төштек. Мәгариф бүлеге мөдире безгә мәктәпне ябырга җыенуларын әйтте. Иске агач мәктәпләрне бетереп, андагы балаларны таш мәктәпләргә туплап аларның иминлеген тәэмин итү безнең бурыч дип әйтте. Казанның 175нче гимназиясендәге атыштан соң мәктәпләрне прокурорлар тикшерә башлады диде. Без бу мәктәпне калдырсак та, янгын иминлеге, санэпидстанция таләпләренә барыбер туры килми, барыбер тиешле органнар ябып куячак дип әйтте.

Ул шул очрашуда Купка башлангыч мәктәбе кебек филиалларны тоту безнең районга зыян, төп мәктәптә барлык шартларны тудырып, монда тотылачак акчаны төп мәктәпкә салу безгә яхшырак була дип сөйләп китте. Ут, су, газга түләргә кирәк диде дә аннан сүзен борып җибәрде. Сезнең шансларны өзмибез бит әле, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп төзү проекты Мәскәүгә җибәрелде, диде.

Авылга яңа башлангыч мәктәп төзибез дип әйтәләр икән, минемчә бу иске мәктәптә әле балаларны укытырга була. Безнең өчен иң мөһиме - яңа мәктәп төзи генә башласыннар.

Без авылыбызда бер-ике бала гына булса мәктәпнең ябылуына аптырамас та идек. Ләкин безнең авылның бит үсеше бар. Мәктәбебездә хәзер 23 бала укый. Балалар бакчасыннан һәр ел 8 бала башлангычка укырга кереп бара. Димәк үсеш бар. Татарстан президенты да авылларда 3-4 бала гына яшәсә дә авылларны бетермәскә, мәктәпләрне япмаска дигән иде. Ни өчен безнең мәктәпне бетерергә җыеналар, бу безгә аңлашылмый", диде Илшат.

Рафил Хаҗиевның балалары да оныклары да шушы мәктәптә укыган. Шуңа карамастан, авылның мәктәбен бетерүгә борчылып ул да үз сүзен җиткерде.

Рафил Хаҗиев
Рафил Хаҗиев

"Авылда боз мәйданын ачканда Кукмара башлыгы белән очрашу булган иде. Ул шунда Купка балалары 2022 елда яңа мәктәптә укырлар дип ышандырган иде. Мин бүген монда эчем пошып килдем. Без заманында ВАМИНга да каршы килдек. Ул вакытта безне җиңделәр. Хәзер ВАМИН да бетте, фермабыз да бетте. Хәзер бер дигән егет-кызлар чит авылларга барып тракторда, фермаларда эшләп, чәчү чәчеп йөриләр. Хәзер менә мәктәбебезне бетерәләр. Мәктәпне бетерү ул авылның тамырына балта чабу белән бер. Мәктәп бетә икән авыл да үзлегеннән бетә. Авылга мәктәп төзү өчен кемнеңдер теләге кирәк, минемчә. Авыл халкының теләге көчле, ләкин безнең теләк белән генә бу эш барып чыкмый", диде ул.

Ике баласы Зур Сәрдек авылында укучы Рамил Закиров фикеренчә, бакчадан яңа чыккан балаларны автобус белән күрше авылга укырга җибәрү балалар өчен бер кыенлык тудырса, икенче яктан бу ата-аналарга да зур мәшәкать.

"Балаларны автобус белән йөртәбез дип әйтәләр. Безнең авылның ярты халкы читкә чыгып эшли. Әйтик, кешегә 8дә эшкә булырга кирәк. Ул баласын әзерләсенме, малын карасынмы, эшкә чыгып китсенме? Баланы әле бит каршы да аласы бар. Автобус өй саен туктап баланы алып һәм кайтарып йөрмиячәк. Авылның бер башында туктаячак та шуның белән шул. Өлгерәсең икән өлгерәсең, ә өлгермәсәң нишләргә кирәк?

Мәктәп таләпләргә туры килмичә ябылырга мөмкин ансы. Әмма бу мәктәп ябыла икән, яңа мәктәп төзелеп балаларны үз авылыбызда укытырбыз дигән гарантия юк. Мин олы балаларымның тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм, балалар чит авылда укый башлагач, аларның укулары да начарая, тәртипләре дә үзгәрә", ди Рамил Закиров.

Купка авылы фельдшеры Гөлзия Назмиева, авылыбызда яңа мәктәп төзелгән очракта гына бу мәктәп ябылсын, авылыбызда 500гә якын кеше яши, ник безнең үз мәктәбебез булмаска тиеш, дип зарын җиткерде.

Купка фельдшеры Гөлзия Назмиева
Купка фельдшеры Гөлзия Назмиева

"Беренче сыйныф баласын автобус белән Сәрдек мәктәбенә укырга йөртүгә мин шәхсән каршы. Чөнки яңгырлы, буранлы көннәр дә була. Кечкенә баланы юлга чыгарып җибәрү куркыныч дип уйлыйм. Шуңа күрә мин авылга яңа мәктәп төзелсен дим. Мәктәпнең иске булуы дөрес ансы. Янгынга каршы таләпләргә, терорга каршы таләпләргә дә туры килми диләр. Ләкин моңарчы бит балалар укыган. Моңарчы да туры килмәгән бит инде ул. Моңа кадәр безгә гел яңа мәктәп төзү турында вәгъдәләр бирделәр. Проекты төзелгән диделәр. Җитәкчелек вәгъдә биргәч без ышандык. Яңа мәктәп салырлар дип көттек. Әмма өметләребез акланмады", дип фикерләре белән уртаклашты авылның табибәсе.

Назмиева сүзләренчә, авыл халкы яңа мәктәп сорап район башлыгы исеменә хат язган. Узган сишәмбе Кукмара башлыгы Сергей Дмитриев белән очрашып та кайтканнар.

"Без бу хатны 3 нөсхәдә чыгарып авыл халкыннан имза җыйдык. Мәктәп сорап 179лап имза җыелды. Берсен электроник форматта Татарстан мәгариф министрлыгына җибәрдек. Икенче экземпляр белән главага бардык. Мәгариф бүлеге башлыгы да, авыл советы рәисе дә килде. Очрашуда мәктәп таләпләргә туры килми, ябырга кирәк, Сәрдектә белем бирү дә яхшырак була дип әйттеләр. Без балаларны Сәрдеккә җибәрүгә каршы килдек. Шунда Балыклы авылында мәктәп төзү өчен 18 миллион сум күләмендә спонсор-иганәче ярдәм иткән, шуңа анда быелдан яңа башлангыч мәктәп була дип әйтелде. Кукмара башлыгы Купкада спонсор буларак кемдер акча бирсә, быелдан ук мәктәп төзелергә мөмкин, диде. Иганәче 10%ын түләсә, мәктәп төзелергә мөмкин, 20%ын түләсә, мәктәп бүген үк төзелә башларга мөмкин дип тә әйтте. Әмма бу сүзләргә бик ышанып җитеп булмый. 2008 елдан бирле без гел ышанып килдек бит инде", ди Гөлзия ханым.

Купкада яшәүче Рамазан Зиннәтов, авылда мәктәпне бетерү нәтиҗәсендә киләчәктә балалар урыслашырга мөмкин, дип саный.

Рамазан Зиннәтов
Рамазан Зиннәтов

"Җитәкчелек Купкага мәктәп белән балалар бакчасын бергә кушып төзибез дип вәгъдәләр биреп килде. Кайчан төзеләчәк безгә мәктәп? Яңа мәктәпне төзергә кирәк. Без дә бит шушы илнең, республиканың кешеләре. Салымнарны түләп барабыз бит. Алдагы 7 елда авылда 23 бала мотлак рәвештә булачак. Әгәр дә менә бу мәктәп ябыла икән, күп бала Сәрдеккә түгел, Кукмарага укырга китәчәк. Чөнки халыкка шулай уңайрак. Авыл кешеләренең яртысы Кукмарада эшли бит. Бала Кукмарага китә икән, ул бала урыска әйләнәчәк дигән сүз. Чөнки анда урыс мохите. Минем Кукмарада оныклар яши. Алар безнең янга авылга кайткач урысча сөйләшәләр. Бу хәлне үземнән чыгып бик яхшы беләм", диде ул.

Рәхим Габитов мәктәп бетсә, авыл бетә, мәктәп авылның бер нигезен тәшкил итеп тора дип әйтте.

Рәхим Габитов
Рәхим Габитов

"Минем балалар мәктәптә укып чыктылар инде. Әмма мәктәп бетсә, авыл бетә дип уйлыйм. Авыл бетсә, татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәте тә бетә. Безне менә шушы әйберләр борчый. Кеше авылдан шәһәргә китә икән, ул күршесен дә белми, зомби кебек яши башлый. Казанның 175нче мәктәбендә булган вакыйгалар менә шуннан килеп чыга да инде. Ә авыл җирендә кеше бер-берсен белеп тора, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килә ала. Безнең шушы авыл мәктәбендә укучылар арасында Мәскәүнең Ломоносов университетына кергән балалар чыкты.

Мәктәпне ябабыз дип әйтсәләр, без берни эшли алмыйбыз. Әмма безнең балаларның язмышы белән уйнау дөрес түгел. Югарыдагы кешеләр үз балаларын безнең балалар урынына куеп карасыннар иде. Эшне менә гел шул күзлектән карарга кирәк. Кешенекенә читтән карау җайлы бит ул. Һәрбер эшкә башта үзеңне куеп карасаң, шуннан нәтиҗә чыгарырга була. Нәтиҗә чыкса кеше аннан соң уйлана башлый. Югарыдагы җитәкчеләр үзләрен безнең урынга, ата-аналар урынына куеп карасыннар иде. Менә шул вакытта тәртип була. Хөкүмәт биргән акча белән уйнап, "ура" дип кычкырып йөрергә ярамый. Шуда күрә төптән уйларга кирәк. Мин бу проблемны район күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә кузгатырга кирәк дип уйлыйм", диде ул.

Башлангыч мәктәптә 30 ел укытучы булып эшләүче Гөлсинә Зарипова да мәктәпне бетерүгә каршы булуларын әйтте.

Гөлсинә Зарипова
Гөлсинә Зарипова

"Без бу хакта ишеткәч бик аптырадык. Май урталарында район мәгариф бүлеге җитәкчесе яныбызга килде. Мәктәбегезне ремонтлагыз. Зур Сәрдек мәктәбендә конференция булачак, диде. Мәктәпнең морҗаларын рәтләгез, түбәсен карагыз диде. Чыгып киткәндә 2022 елда мәктәп һәм балалар бакчасы салыначак диде. Шуннан соң бер ике атнадан безнең мәктәпнең янгын, санэпидстанция, антитерор таләпләренә туры килмәвен һәм бу сәбәптән мәктәпне ябачакларын әйтте. Башлангыч мәктәптә эшләүче дүрт укытучыга Сәрдек мәктәбендә эш табылачак диде.

Минемчә дә балаларны Сәрдек мәктәбенә укырга җибәрү ата-ана өчен дә балалар өчен дә бер дә уңай түгел. Ул балалар әле бик кечкенә, аларны ничек итеп ышанып башка авылга чыгарып җибәрергә?", дип борчылулары белән уртаклашты Гөлсинә Зарипова.

Ләйсән Шәймәрдәнованың бер баласы укып чыккан. Икенче баласы белем ала. Өченче балабыз да шушы мәктәпкә керер дип өметләнгән идек, хәзер нәрсә булып бетер белмим инде, ди ул.

Ләйсән Шәймәрдәнова
Ләйсән Шәймәрдәнова

"Без мәктәп ябылуга каршы. Беренче сыйныф баласын ничек итеп автобус белән чит авылга чыгарып җибәрәрегә? Әти-әнисе иртән эшкә чыгып китәсе гаилә нишләргә тиеш? Аннан соң безнең авылда мәктәп балалары бетү ягында түгел бит. Балалар туып тора, бакчага кереп тора. Киләчәгебез бар дигән сүз бит бу. Яшьләребез дә авылда кала. Хәзер авылыбызда 4 балалы гаиләләребез дә бар", ди өч бала әнисе.

Роза Лотфуллина Купкага Түбән Камадан күченеп кайткан. Телне, гореф-гадәтләрне авылда саклап калырга теләгән идек, ди.

Роза Лотфуллина
Роза Лотфуллина

"Минем 6 балам бар. Авылда мәктәп булуы шуның хәтлек әйбәт бит ул. Без Түбән Камадан хәтле монда нәрсә өчен күчтек, беләсезме? Кеше шәһәрдән авылга күчүебезгә аптырый. Без авылга гореф-гадәтне, телне саклау өчен күченеп кайттык. Шәһәрдә гореф-гадәт, тел саклау бик авыр. Безне гел авылда яңа мәктәп төзеләчәк дип ышандырдылар. Моннан ары безнең бу сүзләргә ышаныч бетте", дип белдерде Роза ханым.

Фәймә Зиннәтова аяклары авыртса да, мәктәп темасы сөйләшенәчәк дип ишеткәч, бар эшен ташлап, таякка таянып булса да мәктәп янына килергә булган.

Фәймә Зиннәтова
Фәймә Зиннәтова

"Минем 5 балам бар. Барысы да шушы мәктәптә укып чыктылар. 12нче һәм 13нче оныгыбыз да шушы мәктәпкә укырга керәчәк дип тора идем.

Мәктәп ябылса, йөреп укырга тиеш булачак балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә зур авырлыклар киләчәк. Әйтик, минем балам Кукмарага йөреп эшли. 8нче яртыга Кукмарада эштә булырга тиеш. Баламның баласын автобуска кем илтә алачак соң? Мин монда авылның бетүенә йөрәгем әрнеп фикеремне әйтергә дип килергә булдым. Әгәр дә авылда башлангыч мәктәп бетә икән, авыл таралачак", ди ул.

Авыл халкының мәктәпне ябарга җыенуга кагылышлы фикерләрен ишеткәннән соң, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе, әле күптән түгел генә шушы вазифага билгеләнгән Илфат Әхмәдуллин белән дә сөйләштек.

Ул Купкадагы башлангыч мәктәп бинасы санэпидстанция, янгын, террорга каршы таләпләргә берничек тә җавап бирми, шуңа күрә хәзергә мәктәпнең эшчәнлеге туктатылып тора, дип әйтте.

Илфат Әхмәдуллин
Илфат Әхмәдуллин

"Минем көчемнән килсә, мин бүген үк Купкага яңа башлангыч мәктәп салып бирер идем. Әмма бу минем көчемнән килми. Мәктәп төзү өчен без Мәскәүгә мөрәҗәгать итәбез. Мәскәү бу җирлектә мәктәп төзергә ихтыяҗ бармы-юкмы башта шуны карый. Иң элек балаларның туу санына карый. Купкада бүген 23 бала укый. Әмма соңгы ике елда кинәт кенә туган балалар саны кимегән. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый бит.

Камышлы, Купкада мфц-мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханәдән торган бер үзәк төзү күздә тотыла. Без моны узган көз Комар җирлегендә төзедек. 40-60 миллион сумга төште. Без шушы проект белән Мәскәүгә мөрәҗәгать иттек. Әмма бу проект хәзер яңа кануннар буенча бармый. Хәзер яңа проект төзү өчен генә дә унар миллион сум акча кирәк. Ә инде бинаны салып чыгар өчен кимендә 80 миллион сум акча кирәк. Бүген без 90 миллион сум акчаны кайдан алырга тиеш?

Иске мәктәпкә килгәндә, анда балаларның белем алуы өчен шартлар юк. Иминлек паспортында бик күп җитешсезлекләр бар. Бу мәктәп ишелмәс дип беркем әйтә алмый. Морҗа башларын күрдегезме сез ул мәктәпнең? Шул морҗадан бер баланың башына кирпеч килеп төшсә яисә мәктәптә янгын чыкса, кем җавап бирәчәк? Без шуңа күрә мәктәпнең эшчәнлеген туктатып торабыз. Мөмкинлек булса, без инде аны йә төзекләндерәбез, йә яңаны салачакбыз.

Быел Купка балалары беренче сыйныфка укырга Зур Сәрдек мәктәбенә төшәчәк. Балаларны йөртү өчен автобус каралган. Мин шәхсән балаларның төп мәктәпкә автобус белән йөреп укуларында бернинди проблем күрмим. Укучылар бөтен шартлары булган мәктәптә белем алырга тиеш дип уйлыйм. Шулай ук Купка мәктәбе укытучылары да эшсез калмаячак. Аларга Зур Сәрдек мәктәбендә яисә аның филиалларындагы мәктәпләрдә эш биреләчәк.

Авыл кешеләренең "мәктәп бетсә, авыл бетә" дигән фикере белән килешмим. Купка авылы үзенә шөгыль табып яши торган авыл. Мәктәп бетеп кенә ниндидер эш урыннары да бетә дигән сүз була алмый. Аннан соң бу проблем бер Купкага гына кагылмый. Районда мондый хәлдәге тагын шундый 24 мәктәп бар", дип белдерде районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

Купка урамы
Купка урамы

Авыл халкы мәктәпне яптырмас өчен район башлыгы Сергей Дмитриев янына да барган, узган атна Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллинга да 179 кешедән имза җыеп хат юллаган.

Хатта Купка авылындагы башлангыч мәктәпнең нинди хәлдә булуы, чит мәктәпкә йөреп укуның авырлыклары, моның укуга ничек тәэсир итәчәге, балаларның яңа мәктәптә белем алу хокуклары булуы әйтелгән.

Министрдан балаларны тагын бер елга үз мәктәпләрендә калдыру һәм Купка авылында яңа мәктәп төзи башлау да соралган.

Диләрә Фәйзрахманованың авылдашлар исеменнән язган бу хатына 12 июньдә министр урынбасары Минзәлия Закирова җавап биргән. Министрлыктан килгән җавап хатында быел Татарстан мәктәпләрен капиталь ремонт програмының инде формалаштырылуы, башка финансларның каралмавы әйтелгән.

Министрлык хатында да Купка авылы балаларын Зур Сәрдек мәктәбенә йөртү өчен автобус каралуы, әлеге мәктәптә уку өчен барлык шартларның тудырылуы белдерелә. Купка авылында яшәүче балаларның тиешле һәм түләүсез белем алу хокукының бозылмавы да өстәп куелган.

Әмма министрлык хатында Купка авылында якын арада яңа мәктәп төзеләчәк дигән җөмлә юк.

Татарстанда соңгы вакытларда мәктәпләрне оптимизацияләргә тырышу очраклары еш күренә башлады. Июнь башында гына Азатлык Арча районы Шекә авылында башлангыч мәктәпне бетереп, анда укыган балаларны күрше Шушмабаш авылы мәктәбенә күчерү планнары турында язган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (10)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG